Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кызым ирләрне күралмый

get

Мин әни белән үстем, әти кечкенә чагымда арабыздан фаҗигале төстә китеп барган. Ә өч апам мәктәп тәмамлауга читкә китеп урнаша тордылар. Алар чыгып китүгә, әни мине үзе янында калырга үгетли башлады. Әнине гел кызгана идем, ләкин ул ничек кенә теләсә дә, авылда каласым килмәде, башка кызларныкы кебек, минем күңел дә шәһәргә тартылды. Апалар: “Син үз көчеңдә бит әле, ә олыгая төшкәч, ялгыз калдырмабыз”, – дип, әнине ризалаштырдылар һәм мине үзләре яши торган шәһәргә алып киттеләр. Анда техникумга укырга кердем. Китеп өч ай узуга, әни хат яудыра башлады: “Кайт, кайтмасаң үләм”. Хат саен шушы сүзләр. Укыйм да, пычак белән киселгәндәй, йөрәгем телгәләнә. Шулай итеп, әни авылда елый, мин – шәһәрдә. Бер ел укыгач, түзмәдем, укуны ташлап, әни янына кайтып киттем. Балалар бакчасына эшкә урнаштым. Үземнән өч яшькә зур егет белән йөри башладым. Эчәргә яратса да, ул миңа ошый иде. Ярты ел дуслашып йөргәннән соң, никах укытып, бергә яши башладык. Әни дә каршы килмәде. Хәер, нигә каршы килсен: бер авылда, күршеләр булып диярлек яши идек. Өйдәге эшләрне бетергәч, әнигә барып булышам, ә болай ике арада йөрүем иремә ошамый иде. Иремнән бигрәк каенанам яратмады бу гамәлемне. Әни янына барам дисәм, өйдә кара тавыш чыга иде. Берсендә ирем исерек килеш мине бик каты кыйнады, каенанам шул вакытта мине яклап бер сүз дә әйтмәде. Киресенчә, малаен хуплап торды. Түзмәдем, яшь ярымлык улымны алып, әни янына кайтып киттем.

“Әни, мине ник чакыртып кайтардың? Шәһәрдә рәхәтләнеп яшәр идем, мондый хәлләрне күрмәс идем”, – дип үкси-үкси еладым. “Илдә чыпчык үлми, итәк тулы балаң юк, берне ничек тә үстерербез”, – дип, әни мине үзенчә юатырга теләде. Ирем миңа тынычлык бирмәде, көн саен килеп тавыш чыгарды. Әни үзе дә туйды киявенең кыланмышларыннан. Һәм авылда ике ел шулай газапланып яшәгәннән соң, апамнар янына кире китеп бардым. Ә улымны, иптәш булыр, үзем үстерәм дип, әни алып калды. Үзем киттем, ә күңелем балам янында, әни янында калды. Эшкә урнаштым, хезмәт хакын алуга яртысын әнигә җибәрә башладым. Бер елдан ял алып авылга кайттым. Ирем тагын тынычлыкны бетерде. “Бергә яшик”, – дип, бәгырьләргә төште. Әни, шуны гына көткәндәй: “Әллә кушыласызмы, балагыз да ятим үсмәс иде”, – дип, мине янә авылда калырга үгетли башлады. Тел төбен тиз аңладым: әнинең мине кире җибәрәсе килми иде. Ләкин мин ирем белән кушылырга ризалашмадым. Ялым беткәч, кире киттем.

Читтә тормышны чагыштырып карыйсың икән. Миңа авылда торганда гына бөтен кеше бертөрле яшидер кебек тоела иде. Баксаң, читтә бөтенләй башка дөнья, башка тормыш икән. Кешеләр дә башка төрле. Бергә эшли торган акыллы, эшчән, эчми торган Дамир исемле егет мине беркөнне эштән озата кайткан иде. Тора-бара без аның белән аерылмас дусларга әйләндек һәм бергә яшәргә карар кылдык, никах укыттык. Бер-бер артлы ике кызыбыз туды. Ләкин тормышка сокланып, матур гына яшәгәндә ирем фаҗигале төстә вафат булды. Балалар хакына, аларны аякка бастыру өчен икешәр-өчәр эштә эшләргә туры килде. “Миңа парлап яшәү язмагандыр”, – дип боегеп йөргәндә, язмыш мине тагын сынап карарга уйлады. Күрше хатыны үзенең ерак туганы белән таныштырды. Бәлки бу никахым озын гомерле, бәхетле булыр дип өметләнгән идем. Юк, киресенчә, бәхетсезлек китерде ул: ир дигәнем кызымны мәсхәрәләп чыгып китте. Шуннан мин ирләрне күралмый башладым.

Кызлар үсеп җитте. Кече кызым кияүгә чыкты. Ә олысы егетләрне янына якын да китерми: күңелендә гомерлек яра калды. Аңлыйм. Үткәннәрне онытып, башкача яшәргә кирәклеген дә аңлатып карадым – файдасыз. Үзе кебек үк кыерсытылган кыз белән танышып, бергә яшәп яталар.Икесе дә ирләрне бар дип тә белмиләр. Башта алар өчен дус-ишләрдән, туганнардан ояла идем. Инде күндем. Үзләренә ничек ошый, шулай яшәсеннәр. Икенче кызымның ике баласы бар, мин хәзер шул оныкларымны тәрбияләү белән мәшгуль.

НӘСИМӘ. Чиләбе өлкәсе. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №50, 16.04.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.