Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Раил нәрсә уйлый икән?

get (1)

Ирем үлгәнгә инде ун елдан артык вакыт узды. Балалар үсеп, үз тормышларын кордылар. Алар янымда чакта ялгызлыкның нәрсә икәнен белмәгәнмен икән. Ә хәзер җиде төн урталарында уянып, таң атканчы керфек тә какмаган вакытларым ешайды. Шул чакларда гомер йомгакларымны сүтә-сүтә хәлдән таям. Кайда ничек итсәм бәхетле буласы идем икән дим. Яшь чагымда авылның бер чибәре идем. Артымнан йөрергә теләүче егетләр күп булды, ләкин нигәдер берсенә дә күңелем төшмәде. Сабакташым Раил үзенең чибәрлеге, шаянлыгы, көч-куәте белән башкалардан аерылып тора иде. Кызлар Раилгә гашыйк булып, үзләре аның артыннан йөрделәр. Ә чибәр сабакташым үз дәрәҗәсен белеп, масаеп кына, әле берсе белән йөрде, әле икенчесен култыклап китте. Ә көннәрдән бер көнне мине кич белән очрашуга чакырды. Аңа карата битараф булмасам да, тәкъдимен кире кактым. Бер чакырды бу, ике, өч… Беркөнне исә аулак урында тотып алды да: “Нәҗибә, мин сине яратам бит. Нигә минем белән очрашмыйсың? Бүген чык яме!” – диде. Каршы бер сүз дә әйтмәдем. Иптәш кызлар, сабакташлар Раилнең минем белән йөрергә теләгәнен тиз сизеп алдылар. Дус кызым Нурия: “Күпме кыз Раил дип яна-көя, ә син, чибәрлегең белән масаеп, аңа борылып та карамаган буласың. Инде ничә айлар сиңа ялынып йөри, ярата ул сине”, – дигәч, мин аңа серемне чиштем: “Дөресен әйткәндә, Раил ошый миңа. Ләкин үзенә гашыйк итәр дә, ташлап китәр дип куркам. Күпме кызлар белән йөрде бит инде ул. Башлый да ташлый. Әгәр хисләремне белсә, Нәҗибәне дә үземнеке иттем дип, башкаларга көлеп сөйләр иде”.

Мәктәпне тәмамлагач, төрлебез төрле якларга таралыштык. Раил, җинаять кылып, төрмәгә эләкте. Аннан да миңа мәхәббәт хатлары язып торды. Сирәк булса да мин дә җавап язгаладым. Ул иреккә чыкканда мин тормышта идем инде. Ирем әйбәт кенә кеше иде. Минем өчен, балалар өчен өзелеп торды. Тормышны җигелеп тартты. Тик ир канаты астында ышыкланып озак яшәргә генә насыйп булмады: әҗәл аны бездән тартып алды. Балалар үстереп, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп гомер узганын сизми дә калганмын. Ирем үлгәндә миңа нибары утыз яшь иде. Сөеп-сөелеп яшәр чак. Ә мин шул гомердән бирле салкын мендәргә башымны салып, ялгызлыкның әче яшьләренә чыланып ятам. Соңгы вакытларда күз алдыма гел Раил килеп баса. Кайчакларда аның белән төннәр буе “сөйләшәм”. Төрмәдән чыккач югалып калмаган ул. Ипләп кенә үз эшен башлап җибәргән. Тора-бара югарыга үрмәләгән. Хәзер инде ул зур түрә. Минем туган тиешле сеңлемә өйләнде, балалары бар. Бөтен яктан бик әйбәт кеше булып чыкты. Кайчакларда бәйрәмнәрдә туганнар белән бергә җыелышканда Раил белән очрашырга туры килә. Аның күзләрендә миңа үпкә дә, әйтелмәгән сүзләр дә, җавапсыз мәхәббәт сагышы да бар кебек тоела. Минем күзләрдән ул нәрсә укыйдыр, белмим. Беркайчан да ачыктан-ачык сөйләшкәнебез булмады. Кайчакларда Раилне кочып алып, иңнәренә башымны салып, бар дөньямны онытасым килә. Ул ниләр уйлый икән минем хакта? “Менә, мине санламыйча йөргән идең, ялгызлыкта интек инде хәзер”, – ди микән? Их, кемгә кияүгә чыгып бәхетле буласыңны алдан белсәң иде ул…

НӘҖИБӘ М. Чаллы.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №43, 02.04.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.