Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Иң зур ялгышым

get

“Ирле тормыш рәхәтме, ирсезме?” дигән язманы укыгач (“Т.Я.”, 29 гыйнвар), үземнең ир белән узган 45 ел тормышым күз алдымнан үтте. Мин бу иремә 26 яшемдә – беренче ирем белән аерылгач, 5 яшьлек улым белән чыктым. Яши башлап, 5-6 ай узуга ул үзенең кемлеген күрсәтә башлады. Нәтиҗәдә, 7 айлык авырым белән ташлап чыгып китте. 2-3 ел хатын эзләгәч, үзенең кодачасы белән яши башлады. Кызым тугач, безне алырга да килмәде. Таныклык алу өчен дә судка бирергә кирәк булды. “Кем ясаган – шул алсын таныклыкны, әтисе исеме урынына шуның исемен яздыр уйнаштан туган балага”, – дип мыскыллады. Эчкән саен килеп тавышланып, сугышып китә иде. Кодачасы белән тора башлагач кына безне тынычлыкта калдырды.

Кызым беренче класска кергәнче шулай тынычлап яшәдек. Мәктәпкә керер алдыннан кызым нык кына авырды. Әтисе моны ишетеп, больницага килгән. Мәктәптә укый башлагач, очрашып, тагын сөйләшкәннәр. Баланы шунда үгетләп: “Кызым, әниең кайтарса, без бергә торыр идек, бүтән эчмәс тә идем”, – дигән. Бала беркөнне миңа: “Әни, әйдә, әти безнең белән яшәсен, минем дә әтиле буласым килә, ул бүтән эчмим дә, сугышмыйм да дип әйтә”, – диде. Гомеремдәге иң зур ялгышлыгымны эшләдем – шул бала сүзе белән, кем икәнен белә торып, яңадан шул кешене кабул иттем. Шундый булып туган кеше үзгәрәмени инде?! 3-4 ай гына эчмичә йөрде дә, тагын аракы, тагын шул ук кабәхәт тел. Нинди әшәке сүз белә – шуларны әйтеп түбәнсетә иде.

1977 елның октябрендә улым туды. Роддомга да бөтен җирем күгәргән-янган килеш киттем. Миннән түгел бу балаң дип, чәчтән тотып, стенага бәрә иде. Менә шушы мәхшәрдә ике баланы үстерергә кирәк. Ә зур улым, аңардан куркып, әнием янында үсте. Сигезенче классны тәмамлагач кына минем яныма килде, анда да ял көннәренә әбисе янына китә иде.

Еллар үтте. Бәйрәм алларыннан кара хәсрәт: өч көн алдан эчә башлый, аннан ун көнсез айнымый, эчсә йокламый, балаларга, миңа бәйләнә. Аптырагач, ике баланы алып чыгып китеп, үземнең туганнарда аның айныганын көтеп ята идек.

Менә шулай үсте балалар. Улым урамга ияләште, исерек әтисен күрмәс өчен өйгә дә сирәк кайта башлады. Кызым югары уку йортын тәмамлады, хәзерге көндә зур урында эшли, ике бала үстерә. Ә улым наркотик белән дуслашты. Дәвалап карасак та файдасы булмады. Ул вакытта кызым да, мин дә бизнес белән шөгыльләнә идек, бик зур акчаларыбыз җилгә очты. Улымны 24 яшендә җир куенына салып куйдык. Шуннан соң да ирем, ул малай минеке булмаган икән бит дип, рәнҗетте.

Шушындый мәхшәрдә 45 ел гомерем узды. Үзем дә эшләмичә тормадым: мал асрадым, ике фатир алдым, йорт салдык. 40 ел хезмәт стажым бар. Эшкә килгәндә, ул да эшләде хөкүмәт эшендә, акчасын да кайтарды, әмма аның куанычы да, бәрәкәте дә булмады. Балаларына үрнәк әти булмады, бигрәк тә улыма әти ярдәме кирәк вакытта ул айнымады. Хәзерге вакытта ул эчми, әмма эчкән вакытындагыдан да әшәке телле, сугышырга да күп сорамый. Өйдәге эш бөтенләе белән минем өстә. Аның эше – диванга ятып, телевизор карау. Берәр эш кушсаң – кара тавыш, берәр ярамаганрак сүз әйтсәң – тагын тавыш.

Минем дә хәзер сәламәтлегем бик яхшыдан түгел. Күпме чыдарга мөмкин ди?! Күптән түгел зур улым кинәт кенә йөрәк белән үлде, ике баласы, хатыны калды. Бу хәсрәттән мин бигрәк тә беттем. Ә ир уйлап та бирмәде. Ул үзе чирләгәндә мин аны үлеп беткән җиреннән үлемнән алып калдым, Казан больницасында яныннан китмичә ай ярым карадым. Миңа да быел 75 яшь тула.

Менә шулай “рәхәт” ул ирле тормыш. Ирләрнең барысы да андый түгел анысы. Әмма картайгач иреннән аерылган кешегә аптырамыйм. Мондый ир белән картлыгыңны уздыру – ул бит зур җәза.

Ирле тормыш рәхәтме, әллә ялгыз яшәүме? Бу сорауга мин үземнең язмыштан чыгып җавап бирәм – әлбәттә, ялгызлык, тынычлык.

Г. әбиегез. Адресым редакция өчен генә.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №40, 27.03.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.