Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә

1371142892_alko

Адәм баласы фани дөньяда нинди генә сынауларга дучар булмый! Нәкъ менә шул вакытта гына аның тормышы, дөньяга карашы үзгәрә. Бер мизгелдә үткәннәр, хәзерге көн һәм киләчәк күз алдына килеп баса. «Ник мин?» – дигән сорауга җавап эзлисең. Әлеге язмамда, мин начар диагноз куелып та, үзләрендә яшәргә рухи көч тапкан кешеләр турында язасым килә.

Казанның бер читендә республикабызның яман шеш диспансеры барын күпләр ишетеп беләдер. Миңа ул хастаханәдә еш булырга туры килде. Бу үзе бер дөнья һәм монда кемне генә очратмыйсың. Тик барысының да күзләрендә бер сорау һәм моң-сагыш чаткысы күренә.

Табиб, шәфкать туташлары арасында да төрле кешеләр очрый. Хәлгә керә белүче, ягымлы белгечләргә ихтирам зур, әлбәттә. «Күркәләр» дә очрап тора, нишләтәсең, дөнья бит! Бу хастаханәдә ятканда, үзеңә якын дип йөргән кешеләрнең дә кем икәнен чамалый башлыйсың.

… Бер авыру хатын-кыз янына бер ир-егет көнгә икешәр тапкыр да килгәләде. Аңа 24 яшь кенә булса да, күпкырлы, һәр яктан килгән, үзе аспирантурада белем ала, биш тапкыр намаз укый, шигырьләр яза. Мин аңа бик сокланып карап утырдым. Аның өзелеп, яшь хатынның һәр карашын тотып алырга теләве, яшен күрсәтмәс өчен, башларын иеп утырулары гомеремдә дә күз алдымнан китмәс, ахры. Инсаф, безгә дә шигырьләр язып кил әле дигәч, ул менә шул шигырен алып килде. Инсаф Хәбибрахмановның иҗат җимешен сезгә дә юллыйм.

Алда сорау, артта өндәү тора,
Өтерләргә аяк чуалган.
Үргә атлаганда өтеп екты,
Ни көтәргә хәзер хыялдан?!
Бер мизгелдә йокысы да качты,
Ишек ачты ап-ак апалар.
Әйтерсең лә, гүя катып калдык,
Хафаланды ана-аталар.
Шул мизгелдә аннан-моннан йөрү,
Күрәчәктер инде, күрәсең.
Бу бер дөнья, бина гына булса да,
Теләмәстән идән үбәсең!
– Валлаһи, – дим. Ешрак ишетелә
«Аллаһ» сүзе, «Аллаһ боерса!»
Монда эләгү, ант, бик тиз икән,
Аллаһ кушса, Аллаһ боерса.
Хәйран нәрсә үз кулыңда була,
Ә ахырдан сайлау ирегең.
Югалткандай басып тик торасың,
Сабыр итеп, ахырын мизгелнең…

Роза ӘБЛИЕВА. Казан.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №15, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.