Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ник килдең?

i (1)

       Гөлҗәннәт белән Сария маңгайга – маңгай, күзгә-күз очраштылар. Сариянең төксе чырае хатынның бөтен гәүдәсен, әйтерсең лә, куырып алды:

   — Ник килдең?  Нәрсәң калган монда сиңа, мәетне рәнҗетеп йөрмәсәң…

  -Ул минем дә ирем иде бит. Әйе, шулай диде Гөлҗәннәт. Шул мизгелдә аның бөтен тормышы  язгы аҗагандай сызылып үтте.

   Әнә йорттан өстенә көрән калын бизәкле одеал япкан мәетне алып чыктылар. Инсаф мәңгелек сәфәренә китеп бара. Озатырга килүче халык әллә ни күп түгел: ике кызы, ике хатыны, бертуган сеңлесе, 1-2 күршесе. Мәетне юганчы да чыраена карамады хатын, Инсафны бары тик матур итеп кенә хәтерендә сакларга теләдеме, үзе дә аңламады бу гамәлен. Аның миен 2 генә сүз бораулады,  аны гомер буе озата баручы, канлы яшь түктерүче, бәхеткә дә китерүче шул ике сүз: “Ник килдең?”

      Гөлҗәннәт әнкәсенә кадерле бер кыз булып үсте. Кешедән матуррак киенде, тиңдәшләреннән алда  егетләрнең игътибарын үзенә каратты. Әнисе чәче белән җир себерсә себерде, кызын ялгыз үстерсә дә, авылда бер итеп йөртәсе килде. 18е тулар–тулмас, Гөлҗәннәт, йөри торган кызыннан аерттырып, Инсафка ябышып та чыкты. Сария белән инде өйләнешергә сүз куешкан Инсафның кинәт кенә яңа мәктәпне тәмамлаган кызга өйләнүенә хәйран калып, авыл гөж итте. Гөлҗәннәтне әнисе дә аңламады хәтта. Көтү куганда, Инсаф бикәчләп яткан йортка, төне буе елап чыккангамы, күзләре кызарып шешенгән  Сария килеп керде. Нишләргә дә дә белмичә басып торган  Инсафны артка төртеп, Гөлҗәннәт кызга  мыскыллы  караш  ташлады:

-Ник килдең?

-Инсаф, мин, мин,- диде Сария яшенә буылып. Тик җавап ишетмәде. Чебеш эләктергән карчыга шикелле, Гөлҗәннәт аның саен гайрәтләнде:

-Аңа синең кирәгең юк. Авылның иң чибәр егете авылның гүзәл кызына булырга тиеш, син йомранга түгел.

    Гөлҗәннәт белән Инсаф ярыйсы гына яшәп киттеләр. Әнисе мәктәптәге белеш-танышлары белән сөйләшеп, Җәннәтне лаборант итеп эшкә урнаштырды. Бер-бер артлы кызлары Әлфидә белән Рәфидә туды. Инсаф заводка  шофер  булып эшкә урнашты, шуннан ике бүлмәле фатир да бирделәр үзләренә. Җәннәт читтән торып институтка укырга керде, укытучы булмакчы исәбе. 5 ел бик матур яшәделәр, әйтерсең лә, алар тормышында Сария булмады да. Ә Сария бар иде шул. Ул Җәннәт “Йомран” кушаматы такса да, күрше авылның бик чибәр, бик уңган егете Илданга кияүгә чыкты. Илданы, җитмәсә, зур бер оешма җитәкчесе дә. Җәннәтнең эче пошты пошуын, карале, алама тәре, нинди шәп кешегә тап булды бит, ә?!

       Вакыт үзенекен итте, Сария дә, Җәннәт тә  ара –тирә  базарда күрешүдән гайре, очрашмадылар, икесе ике гаилә булып яши бирделәр. Ләкин… Әнә шул ләкин бөтен тормышның астын-өскә китерде. Сария декрет ялыннан соң, Инсаф эшли торган заводка эшкә урнашты. Юллары завод капкасы төбендә һәр көн кисешә торгач, Инсаф түзмәде, Сариягә сүз катты:

   -Сария, аңлашасы иде безгә! Хатын аңа тутырып карады, әмма  ләм-мим.

    -Сария, мин сине онытмадым, сине күргән саен, йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә, мин сине эштән соң көтеп торам бүген.

  -Уйлармын,- диде Сария дә, йөрәгенең әллә кайсы бер почмагында пыскып яткан  учакка өреп куйдылармыни, битләре алланып, күзләре очкынланып китте. Сменасын үткәрә алмыйча, теңкәсе корды Сариянең. Эштән соң, Инсаф аны машинасында авылына кадәр озатып куйды. Өйләренә кадәр ярамасын аңлый, авыл читендәге  күл буенда, саубуллаштылар. Менә шул очрашудан соң, алар, үзләре яшьлектә югалткан мәхәббәтләрен табуга  сөенеп, һәр көн, эш бетүгә, күл буенда күрешә торган булып киттеләр. Камышлы  һәм балыклы күл аларның серләрен, гыйшкын гаиләләреннән дә, ят күзләрдән дә яшерде. Юк шул, авыл мең күзле ул, берсе күрмәсә, икенчесе күрә, өченчесе…

    Соңгы вакытта Инсафның өйгә соңарып кайтуына аптыраган Гөлҗәннәт, иренең күлмәген юганда кесәсеннән Сария фотосы килеп чыкты. Яңа төшкән, артына: “Иң беренче һәм мәңгелек мәхәббәтемә”,- дип язылган. 1989 нчы ел. Әллә нишләп китте, хатын, ишектән килеп  кергән ирен дә абайламый калды.

    -Икенче тыгылма минем кесәләргә, -дип, Инсаф, фотоны тартып та алды, Гөлҗәннәтнең  йөзенә сугып та җибәрде. Ничек килеп кергән булса, шул тизлек белән күздән дә югалды. Ул көнне туйганчы үкседе хатын. Җитмәсә, Инсаф суккан яңагы шешеп, күгәреп чыкты.

   -Я алла, иртәгә бу йөз белән ничек мәктәпкә барырга, көне буе ничә күз күрәчәк бит аны. Барды мәктәпкә Гөлҗәннәт, сораучыларга, әнинең базыннан  бәрәңге  алганда, егылып төштем, дип алдады. Ләкин  күңелне алдап булмый икән шул. Әле генә җәннәт кебек тоелган тормышы тәмуг газапларына әйләнде Гөлҗәннәтнең. Ире Инсаф көн аралаш исереп кайта, өйдә тавыш куптара. Хатыннан  гел гаеп кенә эзли торган булып китте. Түзде Җәннәт, мәктәптә сиздерергә курыкты, әнисенә сөйләсә, үзен гаепләр дип уйлады. Этле-мәчеле тагын шулай 10 ел яшәделәр. Ә беркөнне…

     Квартира ишеге ачык иде. Хатын ишек төбендә  үзенә таныш кызыл чемоданны күреп, аптырап китте. Залда кочаклашып утырган Сария белән Инсафны күргәч, өнсез калды.

   -Ник килдең? — диде ул Сариягә. Безнең тормышны җимергәнең генә җитмәдеме сиңа, әнкә эт!

  -Әйберләреңне Сария тутырды әнә чемоданыңа, атлат анаң янына, — дип акырды аңа ир кисәге. Ире исерек иде. Гөлҗәннәт ирнең кыяфәтеннән үк куркып, чемоданын алып, үкси-үкси йорт алдына чыкты. Ярабби, әле ярый балалар өйдә чак түгел, каникул вакытлары, әнисендә иделәр. Җәннәт әнисе янына бу килеш кайтырга оялды, чемоданын күтәреп, күрше авылдагы Сарияләргә китте. “Иренә сөйләп бирәм, теләсә нишләтсен, гаиләмне таркатырга  юл куймам” — дип уйлады. Югыйсә, Сария белән Илданның да ике кызы, бер уллары үсеп килә ич.

     Хатын килеп кергәндә, Илдан кухняда кечкенә улын ашатып утыра иде. Малай киреләнә, ашамаска итә, әнисен таптыра.

  -Ник килдең? — дип каршылады аны Илдан.

- Беләм мин барысын да.

  -Тамагы  туйды Сариянең, директорны алкаш шәфирюгага  алмаштырды эт җан. Сездәме?

    -Әйе,- диюдән башка чарасы калмады Гөлҗәннәтнең.

 -Миңа нишләргә? Кая барыйм?

   -Телисең икән, бер кичкә бездә кун, аннары уйлашырбыз. Хатын кызыл чемоданын ишек төбенә куеп, түргә узды.

   -Ә минем балалар кая барыр?

   -Клуб  кадәр йортта аларга да урын табылыр, — диде Илдан.

      Көтмәгәндә-уйламаганда, Сариянең ире Илдан белән шулай яшәп киттеләр алар. Илдан  балаларын  Сариягә бирмәде. Гөлҗәннәт  Сариянең яңа мәктәпкә кергән улына да, кызларына да, үз кызларына да әни булып китте. Илданның  үзен  яратмавын сизсә дә, белдермәде, эчтән тынды. Бергәләп яңа йорт тергезделәр. Тик уртак балалары гына булмады, йөккә калган берсе төшә барды.

     Сария белән Инсаф сөю хисеннән генә түгел, аракыдан да исереп, балаларга исләре китмичә генә яши бирделәр. Инсаф үләргә 1 ай калганда кызларын чакыртты: “Күрәсем дә, бәхилләшәсем дә килә” — дип аңлатты. Кызлары инде икесе дә кияүдә, балалары бар. Гафу итәрләрме алар әтиләрен. Зур кызы Әлфидә әтисен таныш докторларына да, багучыларга да алып барды. Бер баруда, кызы әнисен дә ияртте, тик ир Гөлҗәннәткә авыз ачып бер сүз әйтмәде. Саргайган йөзенә мескен елмаю чыгарып, кызы белән генә сөйләште…

  -Ник  килдең? Минем мескен чагымны күрәсең килдеме? Юк, мин мескен түгел. Телим икән сине бернәрсәсез калдырам, иремне дә, йортыгызны да, байлыгың  белән  бәхетеңне дә тартып алам — дип ысылдады Сария. Гөлҗәннәт уйларыннан айнып китте. Бер мизгелгә  үзенең кызыл чемодан күтәреп, авыл башында  басып торуы күз алдына килде. Тагынмы? Юк, юк, бер сынык шырпы да бирәчәк түгел ул.

    Әнә Мәет мәңгелеккә китеп бара. Аңа инде ике хатынның берсе дә кирәк түгел хәзер…

      Гөлҗәннәтнең күңелен әйтеп бетергесез моңсулык биләп алды. Ничә еллар йөрәгендә йөрткән әрнү катыш үпкәләре бер мизгелдә юкка чыкты.

Рәфидә машинасына кереп утыргач та, кызы белән сөйләшүне, юатуны кирәк тапмады, үз уйларына чумып, кайтуын белде. Алар кайтып кергәндә, Илдан  йорт эчендәге кечкенә өйләреннән иске-москы әйберләрне җыештырып ята иде. Ишектән башын тыгып кына:

   -Киттеме баҗай? О, вәт байлык ә! Бер үземә ике хатын хәзер, беренче хатыным да үземә артты… син дә… менә бит! Сез — ике юха елан минем тормышны  пыран-заран китереп  бетердегез! — дип лачт иттереп җиргә төкерде дә, кече өйгә кереп китте. Ишек төбендә  авызын ачкан кызыл чемодан гына “Мине кая куясыз?” дигәндәй, шыксыз җәелеп  ятуын белде. Гөлҗәннәт иренең кәефе юклыгын аңлады, Инсафны соңгы юлга озата баруын яратмады булса кирәк! Хатынның үзенең дә аягы тартмады тартуын, кызлары бик үтенгәч кенә ризалашкан иде югыйсә… Кызларына нинди булса да, әти-әти бит инде ул! Анда киткәннәр кире кайтмый, нишләп Илдан  аңламый шуны… Чит кешене дә соңгы юлга озатырга баралар ич! Кызы Рәфидә өйгә керәсе итмәде, болай да җеннәре тузган Илданга күңел карчкысы булып утырасы килмәде. “Мин дус кызларда кунам, әни!” — диде дә, машинасына утырып, китеп тә барды. Гөлҗәннәт иске өй ишек төбендә кыйшаеп торган кызыл чемоданның тузанын каккалап алды да, чоланга шүрлеккә кертеп куйды. Нишләптер якын иде аңа бу чемодан. Баштарак кешелеккә генә кия торган киемнәре шунда саклангангамы, әллә кияүгә чыккач та, Инсафның  алып кайткан беренче бүләге булгангамы — бер дә ташлыйсы килмәде. Күпме хәтирәләр шул кызыл чемодан белән бәйләнгән икән ич! Чемоданның эчке кесәсенә тыгылып та карады. Анда Инсаф белән сабантуйда төшкән фотосы сакланып калган. Кечкенә генә, саргаеп беткән фотоны кулына алып, иснәп тә карады. Әйтерсең лә, анда яшьлегенең иң матур, иң бәхетле көннәренең кояшлы, җәйле, чәчәкле исе сеңеп калган!

     -Нәрсә кылтаеп каттың монда, бар, аш куй, үлгән артыннан үлеп булмас!

Хыялларына чумып басып торган Җәннәтне Илданның коры тавышы айнытып җибәрде.

-Эшкә китәсем бар, Казаннан делегация килә… Эшем кешеләре! Минем синең шикелле юкны бушка әйләндереп йөрергә вакытым  да, теләгем дә юк! Илдан өс-башын каккалап алды да олы өйгә кереп китте… Җәннәт һаман урыныннан кузгала алмый басып торуын белде. Нинди корт чаккан ирен? Иртән ярыйсы гына кәефле иде бит!

       Төшке ашны сөйләшмичә генә ашадылар. Гөлҗәннәт икенче каттагы авыру әнисенә аш менгезгәндә генә, инде киенеп эшкә җыенучы Илдан тагын бер җеннәрен туздырып алды:

-Нәрсә, анаң патшабикә булганмы әллә, аска төшеп ашасын, йөрмә эскә аш ташып, — дип соңгы укларын атты да, ишекне бар көенә шап иттереп, өйдән чыгып китте.

     Җәннәт урын өстендә яткан әнисен торгызып утыртты. Артына 2 мендәр терәтеп куйды да, акрын гына аш ашатырга тотынды. Соңгы арада әнисенең хәтере бик начарлангач, үзләренә алып кайтырга күндергән иде шул Илданны.

     Бервакыт, мәктәптә дәресләре иртәрәк беткәч, әнисенең хәлен белеп кайтырга булды. Такси чакыртты да, авылга чыгып китте. Капканы ачып җибәрсә, йорт эчендә кышкы суыкта бер кат күлмәктән басып торучы яланбашлы әнисен күреп, йөрәге кысып куйды.

- Өйдән куып чыгардылар, кертмиләр мине! — дип сөйләнгән әнисе Гөлҗәннәтне дә танымыйча изаланды.

- Син кем кызы буласың соң, нишләп килдең? Өйдәгеләр чакырдымы сине? -дип әллә ниләр сөйләп аптыратты. Әнисенең хәтере бөтенләй ялгышкан, ябык гәүдәсенә чак кына эленеп торган юка күлмәгенең изүләре чишелгән. Җәннәт кочаклап диярлек әнисен өйгә алып керде. Өйдәге газ миче дә сүнгән булып чыкты. Салкынлыктан болай да шыксызланып күренгән өйдә нур калмаган иде: анда-монда күлмәк-күнчек тузып ята, түрдәге серванттан бөтен табак-савыт чыгып беткән. Кайсы ватылып идәнгә тузган, кайсы тәрәз төбендә, кайсы өстәлдә чәчелеп ята. “Болай булмый, әнине үзем белән алып китәргә кирәк, Илданга шалтыратыйм әле” — дип уйлады Җәннәт. Иренә шалтыраткан иде, тегесе: “Пенсиясен энең ала бит, анасын да үзе алып китеп карасын! Коттеджында анасына бер почмак табар”, — дип сүзне кыска тотты.

     Инде нишләргә? Әнине кая куярга? Алай да энесе Фиданга шалтыратып карарга булды Җәннәт.

-Алло, алло, Фидан! Әни саташкан бит монда! Җәннәтнең тыны кысылды, әйтер сүзләрен таба алмый газапланды. Өе боз кебек, штурм булган кебек монда, үзе өстенә киенми, башын дулатып чаба, мине танымый. Монда калдырсам, катып үлә бит ул хәзер. Безгә алып кайтырга Илдан риза түгел. Нишләргә инде? Син кайтып ала алмыйсыңмы? Энесе беравык эндәшми торды.

    -Бүген булмас. Сөембикәгә бик күп кунаклар килә, шуларны каршылыйсым бар. Аннары, бездә аны кем карар соң? Мин бит көне-төне ресторанда.

   — Соң, Фидан, әни монда катып үлсә, даныбыз бөтен Татарстанга таралачак бит! Гәҗиткә мактанырга булганда, әни кирәкте сезгә, акчасын алып торасың, ә карыйсыгыз килми! — дип, Җәннәт телефонга үксеп елап җибәрде. Энесе кабат җавап кайтармады. Телефондагы тавыш тынды. Хатын берничә тапкыр шалтыратып караса да, телефонны кабат алучы булмады. Гөлҗәннәт каршы яктагы Сатирә апаларга кереп карарга булды.

     Әнисе авырмаган чакта, Сатирә белән бөтенләй аралашмадылар. Күрше хатын әтисенең сугышка кадәр өйләнеп киткән беренче хатыны иде шул. Никяхлы хатыны! Язылышып-нитеп тормаганнар. Сатирә ир сугышка чыгып киткәндә, көмәнле булып калган. Ире китеп, биш ай узуга, тупырдаттырып бер ир бала тапкан. Ир сугышта 3 бармагын калдырса да, туган авылына исән-имин кайтып егылган. Тире белән сөяк кенә калган ирен нинди үләннәр белән тәрбияләгәндер — Сатирә Фатихны аякка бастырган. Мәктәпкә ир-ат кулы кирәк булгандыр инде, аны хуҗалык мөдире итеп эшкә алганнар. Җәннәтнең әнисе дә мәктәптә идән юып, мичләр ягып торган чак. Көннәрдән бер көнне Фатих Сатирәгә:

   — Сатирә җаным, ачуланма, мин Хәтирәләргә күчәм, ул миннән йөкле, менә-менә табарга тора, — дип хатынын өнсез калдырган. Халык теленә гайбәтләре күптән кергән булса да, ышанмаган хатын, ир авызыннан үзе ишеткәч, ни дияргә дә белмәгән.

   — Соң үзең уйлап кара, хатын, Хәтирәнең кеме дә юк бит, әтисе сугышта үлгән, әнисе дә гүр иясе, ялгызы гына балабызны ничек үстерер соң ул? Мин сиңа да булышырмын, улыбызны карашырмын, — дигән дә, Фатих фронттан киеп кайткан солдат шинелен куенына кыстырып каршыдагы Хәтирәгә күченгән.

    Гөлҗәннәт бу хәлләрне сул як күршеләре Бәрия ападан ишетеп белгәнгә, Сатирә апасының болдырында туктап калды. Йортта тәртип. Сатирә апа улы Фәрид, киленнәре Назилә, оныклары белән яши иде. Бер карасаң, Фәрид аның бертуганы да бит! Әтиләре уртак! Сатирә апасы йортына аяк басарга әнисеннән рөхсәт булмаганга, аралашмадылар алар бу нигездәге кешеләр белән. Көнләште әнисе, бик көнләште Сатирәдән. Бер мәктәптә эшләсәләр дә, кара-каршы очрашмаска тырышалар иде. Сатирә башлангыч сыйныфларда укытты, ә Хәтирә идән юуудан ары уза алмады. Урамда Фатихның улы белән сөйләшеп торганын күрсә дә, өйдә тавыш-гауга куптара иде. Мәктәптә Сатирә укыткан классның мичен ничә тапкыр күмере белән ябып куйган чаклары булды, исереп егылмасмы, янәсе!

    Гөлҗәннәт ишек төбендә уйланып торды. “Керергәме, юкмы? Сатирә апа кире борып чыгарса, хурлыгына ничек түзәр?” Шулчак капка ачылды, Фәрид кайткан икән.

-Ә, Җәннәт, нинди җилләр ташлады?

-Исәнме, Фәрид абый? Менә сезгә керешем иде. Бик зур үтенечем бар иде.

-Соң гозер-үтенечне ишек төбендә әйтмиләрдер, кер әйдә!

-Сатирә ападан оялам. Гомердә аяк басмаган көе.

-Значит, үтенечең бик зур, безнең ихатага килеп егылгач! — диде Фәрид көрсенеп. Гөлҗәннәтне култыгыннан эләктереп өйгә алып керде.

- Әни, мин кунак белән кайттым! Чәең куй! Түр яктан ак яулыгын артка тартып бәйләгән, зәңгәрсу күлмәкле Сатирә апа килеп чыкты. Гөлҗәннәт ни әйтергә дә белми, куырылып килде.

    -Я, ишек төбендә торма! Ни дисәң дә син сеңелкәш ич инде минем, әйдә түрдән уз, әтиең нигезе ич монда! Мондый кунакка бераз аптырабрак калса да, Сатирә дә сүзсез калмады:

   — Нәрсә, Җәннәт, Хәтирә югалмагандыр ич? Бу арада гел урамда, йортта ялангач чаба. Кичә дә төнлә күрше Бәрия белән чак кына өенә кертә алдык,-дип сөйләп алды.

    — И Сатирә апа — диде дә Җәннәт сулкылдап елап җибәрде.

    -Каяле, күрше, өстеңне салып, түргә уз! Сөйлә, ни булды? Бер ике-өч көн бар инде, Хәтирә акылга җиңеләйгәнгә. Кичә дә буран дулаганда, урамга ялангач чыгып, безнең якка таяк болгап торды. Миннән кача, Бәриягә әйттем, ул кереп, мичләрегезне кабызып, яткырып чыкты үзен. Бүген күзгә-башка күренмәде үзе. Тагын ни булган?

     -Мине дә танымый әни. Кемдер куа ди, өйгә кермичә аптыратты. Өй эчен танырлык түгел, бөтен нәрсәне туздырган. “Алып кайтыйк”, — дип иремә шалтыраткан идем, Илдан риза булмады. Энем Фидан да кайта алмыйм гына диде. Аптыраган, әнине кая илтим инде, Сатирә апа? Соң монда калдырып китсәм, катып үлә бит ул берүзе! Сезгә аптыраганга кердем инде, әллә мәйтәм иртәгә кадәр генә сезгә кертеп булмасмы икән әнине димен, сез каршы килмәсәгез инде?!

    — Белмим дә инде, Җәннәт балам, керер микән ул безгә, гомерлек дошман күрде бит ул мине?

   Шул вакыт Фәрид тамагын кырды да, ике сөйләргә урын калдырмыйча:

  -Хәзер үзем керәм дә алып чыгам Хәтирә апаны. Күршедә торып катып үлсә, әтинең рухы рәнҗеп ятар миңа. Все, ике сөйләмибез. Җәннәт белән Фәрид Хәтирәләргә кереп киттеләр. Хатын бераз тынычланган, тик кадакланган сыман һаман тәрәзәгә карап утыруында булды.

   — Әни, менә улың Фидан (Фәрид үзен шулай дип әйтергә кушты) алырга кайтты, әйдә киен әле, мин озатышам, — диде Җәннәт. Хәтирә карышмый гына киенде дә, Фәрид белән Гөлҗәннәткә ияреп, Сатирәләргә керде. Күршесе кергәнче, үзе йоклый торган бүлмәгә урын җәйгән Сатирә, керүчеләрне ишек ачып каршылады.

     -Кичкә каршы, үзең дә әниең янында бездә кунып кит соң, Җәннәт! — диде ул, икеләнергә урын калдырмыйча. Җәннәт Илданга шалтыратып, авылда кунарга калуын әйтте. Ничә еллар сүз алышмаган ике күрше — Сатирә белән Гөлҗәннәт төне буе сөйләшеп чыктылар. Күрше апасы әтисе Фатих белән төшкән бердәнбер фотоны стенкасында әле дә саклый икән-алып күрсәтте. Фронттан язган берничә хатында улы Фәрид турында сорашкан.”Кайткач та, бөтен авыл көнләшерлек итеп яшәрбез,Сатирәм”-дип язган булган.Әтисенең төзек хәрефләр белән язган, дары, төтен, тәмәке исе сеңгән саргаеп беткән хатларын күргәч, ирексездән елады да елады Җәннәт. Сатирә апасы бик яраткан икән бит аның әтисен, әйтәм аны башка тормышка чыкмады. Ә әнисе Сатирә апасы кадәр яраттымы икән Фатих әтисен? Юктыр, мөгаен!

   Таң атты. Өйгә төче коймак исе таралды. Кухнядан инде әллә кайчан торган , берничә таба коймак пешерергә өлгергән Сатирә тавышы ишетелде:

    -Мәктәбеңә киткәнче,чәй эчеп кит әйдә! Әниең өчен кайгырма, кайчан җаең чыгар, шунда килеп алырсыз, бездә торып торыр,-диде ул.

    Гөлҗәннәт шулкадәр олы йөрәкле хатынга ни дип җавап кайтарырга да белмәде..Монда үз улы, кияве баш тартканда, көндәшен үз караватында йоклаткан күрше Сатирә апасыннан да әйбәтрәк хатын авылда юктыр сыман тоелды аңа.

     Ул чакта Хәтирә көндәшендә атна артык яшәде.Улы Фидан төрле сәбәпләр табып, кайтып күренмәде, ә Җәннәткә ире ризалык бирми аптыратты. Карчыкның урамда ялангач чабып йөрүләре эзсез узмаган иде, үпкәләренә салкын тидергән. Җәннәт, шәһәрдәге табиблар белән сөйләшеп, әнисен хастаханәгә урнаштырды.Үзе һәр көнне мәктәптән соң, әнисен күреп чыга, хәле азрак кына үзгәрүгә дә сөенә. Карчык бер ай ятты. Йөткерүләре бетмәсә дә, аңы яхшыра төште, кызын, оныкларын танырлык булды. Инде иртәгә чыгарырга тиешле көнне, Гөлҗәннәт кабат иренә сүз кузгатты:

-Илдан җаным, әнине үзебезгә алый кайтыйк инде,тагын авылга кайтарып куйсак, кешедән оят бит!”Өч катлы өйләренә авыру аналары сыймаган” диячәкләр,сине дә бөтен район белә, миңа да укучыларым алдында уңайсыз. Илданның йөзенә ризасызлык галәмәте чыкса да, теш арасыннан кысылып, сытылып, күңелне җылытырдай сүз чыкты:

-Ярар.Тик минем күземә күренеп йөрмәсен, әнә өске каттагы склад бүлмәсен арчы да, шунда урнаштыр!-диде.Гөлҗәннәт каршы җавап кайтармады.Склад бүлмәсе кечкенәсен кечкенә инде, анда бер карават кына сыя, тәрәзәсе сыерчык оясы тишеге кадәр генә! Монысына да бик шатланды Җәннәт. Илдан өйдә юк чагында бераз һавага-залга алып чыгар, яктылык күрсәтер анысы әнисенә.Тик өйдә генә булсын! Әнисен алып кайтырга таксига шалтыратып,инде өйдән чыгып китәм дип торганда, ишектә кыңгырау чыңлады.Кем булыр икән?

        Ишек төбендә Сария басып тора иде.

   -Ник килдең?(Ну шушы ,телдән китмәс сүзләр, гел авыздан чыга да тора!)

   -Илдан өйдәме?

   -Өйдә булса, нигә ул сиңа?

  -Сиңа отчет бирергә килмәдем, Илданны чакыр бар! Җәннәт ни дияргә дә белмәде.Ире Инсафны күмгәннән бирле Сария белән күзгә-күз болай очрашканнары булмаган иде әле.Ирне чакырырга булды.

   Илдан белән Сариянең кызып-кызып сөйләшүеннән, алар өчен уртак ниндидер проблема барын аңлады Җәннәт.Такси килде.Җәннәт ире белән көндәше арасыннан узып барганда гына, Сариянең:

   -Шыр дивана тещаң белән себеркеңә вакытың бар, ә үз кызыңның язмышы кыл өстендә, уйламыйсың, алла каргаган адәм син, Илдан!-дигән сүзләрен ишетте.Гөлҗәннәт юл буе уйланып барды.Илданның төпчек кызы наркотик белән эләккән мәллә?Төнге клубларга йөрергә бик ярата шул!Беркайда эшләми генә,әтисе җилкәсен кимереп ята ул кыз,әзергә бәзер, Илдан квартира алып бирде, йөргән егете наркоман дигәннәр иде шул…тартты,батырды бугай кызны да…Гөлҗәннәт Илданның төпчек кызы Илүсәне кызганып куйды, хатынга иң яхшы карашлы бала булды ул, югыйсә.

   Әнисе хастаханәдән чыгып, Җәннәтләрдә яши башлауга ай артык узды.Хәтирә аягына басты. Кызы белән кияве өйдә юк чагында зур йортның бөтен бүлмәләрен карап чыга, кухняга төшеп ашый-эчә,тик кияве кайткач кына, кызы ашны өске катка менгезә.шулай күпме яшәгән булырлар иде,Хәтирә өстендә тагын тынгысыз давыллар уйный башлады.”Ирләре сугыштан кайтып үлүче толларга хөкүмәт квартира, я йорт төзеп бирә икән “дигән хәбәр таралды.Кызы Гөлҗәннәт белән улы Фидан арасында тагын бәхәс купты.

   -Квартираны Казаннан алабыз,пропискага минем олы малайны кертербез,-диде Фидан.

-Ә ник әле синең малай керергә тиеш анда,әнине мин карыйм бит,син түгел,-дип җаваплады Җәннәт тә.

-Сиңа авылдгы хан сараегыз гына җитмиме?-дип тарткалашты энесе.

-Ул сарайда безгә әллә урын булачак, әллә юк әле,-диде хатын.-Әнә йортка зур ремонт кузгата ирем,”Анаңны теләсәң кая куй, мин өске катка реконструкция ясыйм, “-ди бит!

-Әнине үземә алып киләм, квартираны да үземә яздырам ,-дип тарткалашты энесе.

  -Оятың бармы синең, Фидан, болай да ничә елдан бирле әнинең пенсиясен син алып барасың бит!-диде Җәннәт. Ачудан кулындагы кесә телефонын диванга ыргытты, әйтерсең лә бар начар хәбәрне җиткерүдә шул телефон гаепле иде!

     “Нәрсә җитми бу энесенә? Ярты авыл сыярлык өйләре, кибетләре бар, дүртәүләшеп эшлиләр, ә акчага һаман туймыйлар! Йортларын җыештырып торучы хезмәтчеләренә түләргә китәме әни пенсиясе, кая куялар?”Җәннәтнең җен ачулары чыкты.

-Алла, алла гынам ла,-дип ачыргаланып кычкырган тавышка сискәнеп китте хатын.Залдан атылып чыкты, әнисе бугай!

-И аллам,нигә болай кадерсез иттең мине?-дип өзгәләнеп, аскы катта баскыч төбендә Хәтирә елый иде.

    Гөлҗәннәт йөгереп диярлек баскычтан төшеп, идәндә яткан әнисен күтәреп торгызды.Карчыкның сул як бите шешеп чыккан.

-Егылдыңмы әллә , әни? Җәннәт әнисен кухняга алып керде.Суыткычтан боз кисәге алып, карчыкның шешеп киткән битенә куйды, әрнүе азрак булса да басылыр.Чәйнектән кайнар чәй агызып бирде.Хәтирәнең бите бик әрни иде булса кирәк:

-И ходаем, ник кенә болай газаплыйсың мине, ник кенә җаннарымны алмыйсың икән?-дип туктаусыз кабатлый. Карчык өске каттагы бәрдәфтән чыккач та, башы әйләнеп киткән. Баскыч буйлап аска төшә башлаган.Егылмаска стенага тотынып төшкән. Кулына нидер тотып өскә менеп килүче кияве төшеп килүче карчыкны күргән дә  котырган:

-Ичмасам, дөмекмәдең дә, җен карчыгы, яңа обойны нишләттең инде дип битенә каты гына сугып җибәргән икән.Күп кирәкмени искән җилдән дә аварга торган карчыкка-шул сугудан кортка баскычтан  аска тәгәрәгән.Гөлҗәннәт әнисенең күлмәген күтәреп караган иде-тәне чирканып китте-Хәтирәнең аркалары кара янып чыккан!Хатын йөгереп ире янына менде.

-Нинди начарлык эшләде әни сиңа, ник кыйныйсың аны?Оятсыз, ыштыр бит!Карт кешегә кул күтәрергә ничек йөрәгең җитте?Юкка гына качмаган синең Сарияң минем иремә, син аны да дөмбәсләп торгансыңдыр, мин генә кыйнатып тормадым сиңа, җир бит!-дип бар әрнүен иренә күчерде.

-Тамагың туйдымы, әнкә эт!Себерке! Рәтле хатын булсаң, миңа артмаган булыр идең син!Анаң бик кадерле икән, атлат аның йортына.Кызыл чемоданың сарайда тора. Сәләмәләрең төя дә, элдерт минем өйдән!-дип җикерде ир.

    Ир белән хатынның арасы суына башлауга бер Хәтирә генә сәбәпче түгел лә!Гөлҗәннәт инде ничә айдан бирле сизенә:иренең сөяркәсе бар!

     Илданның күлмәк –чалбарларын юарга тотынган саен шул хыянәт серләре күзенә чалына аның: я чалбар балаклары кушылган урыннар хатын-кызларның чәченә сиптергән ялтыравыклары белән бизәлгән була, я күлмәк якаларында калын кызыл иреннәрнең матур бизәкләре кайта.Әле яңа өйне төзеп кергәннәренә берничә ел гына, ә өйдә быел тагын капиталь ремонт кузгатты.Ремонт өчен кирәк-яракларны алырга барганда да хатынга сүз кушмады.

-Синең вкусың деревенщина, минем матур, заманча ремонт ясыйсым килә,-дип, кемгәдер шалтыратты да үзе генә чыгып китте.Гөлҗәннәт ялгызы гына китапханәгә йокларга күченде.Аш-су әзерли, аерым ашыйлар, аерым йоклый, мунчаны да аерым керә торган булып киттеләр.

     Хан сарае кебек өйдә сүз алышыр кеше юк.Я алла, нинди тормыш инде бу?!Җәннәт әнисенә биреләчәк квартира артыннан йөри башлады.Әле бер документ,әле икенчесен юнәтте.Май башларында булырга тиеш диделәр.Әнисе белән бергә үзен дә пропискага кертергә булды.

     Ремонт төгәлләнергә 1-2 көн вакыт калгандыр,Җәннәт мунча тәрәзәләре юып йөри иде.Кечкенә Рекс өрүенәмунча ишегеннән башын тыгып карады, ни күрсен,Илданы ак чәчләрен туздырган ,очып торган җиңелчә кыска сап-сары күлмәкле бер кыз белән капкадан кереп килә.Ят кеше диптер,Рекс туктаусыз өрә дә өрә.Илдан гына:

-Рекс, я,хуҗабикәне шулай каршылыйлармы,ну-ка,бар ояңа!-дип Җәннәтнең өнен алды.Ничек мунча ишегеннән башын тыккан булса,шулай ук кире дә алды.

-Арысланым,мунчагызда кеше бармы әллә?

-Ә аны әйтәсеңме,өйләрне җыештырып торучы хатын килгәндер,-диде Илдан.Яшь бикәчне биленнән эләктереп йорт ихатасындагы баскычка күтәреп менде дә, өй ишеген ачып :

-Әйдә,Зара!Үз өеңә атлап кергән кебек уз!-диде.

Җәннәтнең йөрәге эшләүдән туктады сыман тоелды.”Ярабби, өй җыючы диме? Җир убылса, шунда төшеп китәр иде хатын.Ул бит…ул бит Илданның 15 ел торган хатыны!Әйтәм аны Гөлҗәннәтне 15елдан бирле йортка пропискага кертмәде,”Мин йортны малайга калдырачакмын.Ул бит инде аны синең кызлар белән бүлешә алмый,бигайбә”-диде дә,кабат сүз кузгатырлык итмәде.Менә ышан син ирләргә!Чү,туктале, нишләп мин урамнан кергән бер чәчтәпигә йорт бирим ди.Хәзер үк өйгә кереп куып чыгарырга кирәк! Уйларының җебен тартырга өлгермәде Җәннәт,мунчага дуылдап Илдан килеп керде.Мунча алдындагы өске шүрлектә торгна кызыл чемоданны  хатын алдына ыргытты:

     -Менә миңа килгәндәге байлыгың.Аласың да минем өйдән чыгып китәсең.Йортка керергә,Зара белән талашырга уйлама да!Сугып үтерермен!Чүпрәк-чапракларыңны Зара киткәч кереп алырсың.Ул ремонт барышын гына карарга керде, китә 10 минуттан.Башың тыгасы булма!Ишеттеңме, анаң бүлмәсен пока бикләп куйдым.

        Мунча чоланында рәхәтләнеп туйганчы елады Җәннәт.Кем гаепле?Бер-берсен өзелеп яраткан Сария белән Инсафны аерган өчен ходай тәгаләнең җәзасымы бу?Нәрсәгә кеше арасына, кеше өлешенә,бәхетенә кысылырга кирәк булган аңа?Ник акыл бирүчесе булмаган?Ә кем бирсен?Әнисеме?Соң бит күршесендә яшәгән матур,төзек гаиләне бәхетсез иткән Хәтирә кызына акыл бирә алган булыр идеме?Гомер буе Сатирәнең яманатын, булмаган гайбәтләрен саткан , Фәрид абыйсын күрә торып ятим иткән ич әнисе!

    ”И әни, әни!”дип үкседе дә үкседе Җәннәт.-Бөтен бәлаләр дә синнән башланадыр,күрәсең!

Үз баласын җил-яңгырдан, яман күзләрдән, ачы сүзләрдән һәр ана да саклый.Никләр генә мине тормышка аяк баскан чакта ялгышуларымнан араламадың, Әни?!Бу хәтле үк бәхетсез булмаган булыр идем!Я, нәрсәгә ирештем инде мин?Авылның бер дигән чибәр егетен үземнеке итәм имеш?Инсафны сариясеннән аерып алам ,имеш!Юк,юк менә хәзер Инсаф,суга төшкәндәй юк булды, беребезгә дә юк! Илданга килеп , ни кырдым инде? Ничә тапкыр йөккә узып та,уртак балабыз дөньяга аваз сала алмады,Сария күз яшьләре тоткандыр мине, шул, шул гына рәнҗегән, каргагандыр.”

    Бакчадагы 3 алмагач шул туа алмый калган сабыйлары төсе ич!Балага узган саен,Илданы алмагач утыртты, алмагачлар исән, инде буй җибәреп киләләр, икесе чәчәк тә аткан әнә,ә сабыйлары?….Җәннәт тагын күз яшьләренә ирек бирде-алар бите буйлап ерганаклар ясап,актылар да актылар…

       ”Бала да таба алмаган хатын миңа нигә?”дип әйткәли торгач, Илдан читләште бит, суынды…баштарак елларда яхшы гына тордылар ич югыйсә, җәйләр җиткән саен диңгезенә, ял йортларына да алып барды ире.Соңгы ике елда гына Җәннәтсез, ялгызы гына йөри башлады.Хәер, ялгызы гына түгелдер инде!Бөтенләй үк начар да тормаганнар икән бит!Килгән елны ук хатын-кызның төшенә дә кермгән затлы тунын кайтарып тоттырды, аякларына –бер дигән сапогиларын!Гөлҗәннәт үзе эшли торган мәктәптә көязләнеп кенә,”Менә мин!” дигәндәй, кырт-кырт басып узганда, күпләрнең йөрәге янгандыр. Башка укытучылар 5-6 сәгатен коры-сары белән уздырганда,Җәннәт сумкасыннан әле алмасын, әле грушасын чыгарыр,өйдән махсус савытта алып килгән тәмле ризыкларын ашыкмый гына, кеше кызыктырып , озаклап ашар иде…аның шулай тәмле итеп ашап утыруына түзә алмый, эчендә бүреләр улаган кайберәүләр укытучылар бүлмәсеннән чыгып китәрләр иде. Һәр атнада берәр матур яңа кием киеп килергә ияләшеп киткән, чәчләрен , тырнакларын атна саен төрле төсләргә буяткан,гел башкаларның аңа кызыгып кына караган чакларын сагыну авыр иде хатынга, бик авыр иде.Их, шул бәхетле елларны кире кайтарып булса икән! Бәлки аңа мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшләренең рәнҗеше төшкәндер?Теле бәйләмәгән иде шул Җәннәтнең,теләсә кемгә уйламый-нитми әшәке сүзләрне олавы белән аудара иде…И, әни, никләр генә мине шундый итеп үстердең икән син?!Азрак башкаларга да баш ияргә кирәк булгандыр!

Бигрәк күп икән ич ялгышулар!..Инсаф белән, Илдан белән яшәгән тормышта…Туганнар белән мөнәсәбәтләрдә…нинди тормыш соң бу,я Аллам,бар гаеп үземдә микән әллә?

Бер- беребезне һич рәнҗетергә ярамыйдыр, ялгышлар аркасында бәхетсез язмышлар языладыр. “Рәнҗешкә пәрдә юк”диюләре хактыр!Ул бер көн килеп иң якын кешеләреңә төшә.Өебездә матур,җылы сүзләр әйтелмәгәнгә дә бик күптәннән икән бит!Ачулы йорттан бәрәкәт кача шул!”Булган хәлләрдә үзем генә гаепледер!Яраббем,гөнахларымны ничек кичерим?Авыру әнине алып бүген кая барып керим мин?Кызларымамы?Олы кызым әтисенең үлемендә мине гаепли,кечесе әбисен яратмый..Ә әнине кая куйыйм?Ул бит нинди генә булса да Әни ләбаса!”

  Җәннәтнең уйлары ерып чыккысыз күп,авыр иде…Зара киткәнне көткән  10 минут бөтен бер гомер озынлыгы тоелды аңа.Ишек тавышы ишетелде.әнә сары күлмәкне кочаклаган ире чыгып килә.Илдан акбашка туктаусыз елмая,матур сүзләрен тезә:

-Матурым,1-2 көннән бар эшләр дә бетәчәк монда.Алмагачлар шау чәчәктә булачак.Сине үзең кебек гүзәл лаләләр каршы алыр, әнә ич, ачылып киләләр!-дип тротуар читләп утыртылган ал, кызыл,сары лаләләргә күрсәтте ире.-Яле,йомшак алсу кабартмаларыңны бер пәп итим,бер генә!

-Юк, юк, иреннәремнең штрихын бозасың ,-диде Зара.”Менә кем бизәкләре төшә торган булган икән иренең күлмәк якаларына!”-Җәннәтнең тәне буйлап ток йөгерде, ачуы торган саен зурая, кабара барды.“Мин ул чәчәкләрне Зара өчен утыртмадым, болар китүгә өзеп атачакмын, алмагачларның да бөтен чәчәкләрен коеп бетерәчәкмен, ул алмагачларда минем ничә еллык күз яшьләрем ләбаса!”-дип уйлап куйды мунча чоланындагы Җәннәт.Аның йөгереп чыгып, әлеге акбашлы чибәр кызның чәчләреннән умырасы, сары кояш сыман күлмәген өстеннән каерып төшерәсе килде.”Түз,түз, йөрәгем!”дип үзен тынычландырырга тырышты хатын.

  Капка ябылды.Гөлҗәннәткә йорт капкасы гына түгел, Илдан белән бергә корган затлы мәһабәт сарайның да аның өчен ишекләре, капкалары ябылган сыман тоелды.Ул чоланнан чыгып былтыр көзен утыртып калдырган , инде чәчәккә төймәләнгән лалә чәчәкләре янына килде…Аышыга-ашыга, әле берсен, әле икенчесен йолкып атты, аннан  ап-ак чәчәккә күмелеп утырган, 3 алмагачка якынайды. Алмагачларның әле берсен, әле икенчесен  бар көченә дер селкетте: җиргә ап-ак палас җәйделәрмени –түтәлләр өсте ак чәчәкләргә күмелде. Җәннәтнең чәнчеп-чәнчеп йөрәге авыртырга тотынды, ни эшләгәнен үзе дә аңламастан өйгә йөгереп керде. Бүлмәләргә Зараның затлы хушбуй исе эленеп калган иде. Хатын башта кухняның, аннан башка бүлмәләрнең тәрәзләрен ачып чыкты.

Әнисе торган бүлмәнең ишеген тартып карады..Ишек бикле .Димәк.Илдан ачмаган.Ачкычы кайда булыр икән, әгәр кесәсендә алып китсә, әнисе бүлмәдә тынчыгып үләчәк бит! Җәннәт запас ачкычлар саклана торган шкафның ишеге ачты да ,тиешле ачкычны эзләп тапты.Нишләп куллары дерелди әле,”Ач,ач тизрәк!”…

   Бүлмә бик тынчу,әнисе лычма суга төшкән.күлмәген сыгып алмалы булган!

-Кызым, Җәннәт, алып кит мине авылга, нигеземдә җан бирәсем килә…әтие..ң..дә…төшемә керде бүген…бергә печән алып кайтканбыз да …шуның өстендә ятып торабыз икән..и рәхәт…и хуш исләре! Гомер булмаганча,карчык үз аңында иде! Җәннәт әнисенең юеш күлмәген салдырып, корыны кидерде.

- Әни, әйдә битеңне юдырып килим,тора аласыңмы, барырбыз, менә чәй эчеп алыйк та, кайтырбыз нигезеңә!-дияргә көч тапты…әле генә ду килеп чәчәкләр ботарлап йөргән димәссең дә!

   Гөлҗәннәт инде әллә кайчан юылып бетеп, машинада яткан керләрне янбакчага эләргә чыкты.”Тукта,нишләп күл буена халык җыелган ул,берәр нәрсә булганмы әллә?Берәрсенең кош-корты югалган дисәм, бу чаклы халык булмас!Әнә күл буеннан күршесе Гөлбану менеп килә, сорарга кирәк булыр,ни майтаралар анда?”

  Хатын керләрен элеп бетергәч тә, йгә кермичә,күршесен көтеп алды.

-Гөлбану, күлдән ни эзлиләр?Халык нишли анда?

-Ни эзләсеннәр-Сарияне!

-Ни булган Сариягә?

-Бүген иртә таңнан шунда күл буенда елап утырганын күргәннәр…Үзе исерек ди..Соңгы араларда салгалый иде диләр ирләр…Шул, теге  Инсаф белән очрашкан иянкеләре төбендә утыра икән.Күлгә казларын төшергән Айфук сөйләшкән аның белән.

-Нишләп утырасың монда иртә таңнан?-дигән.

-Менә Инсаф чакырды,аны көтеп утырам,-дип әйтеп әйткән.

-Инсафың үлгәнгә биш былтыр бит инде,ничек чакырсын ?-ди икән Айфук.

-Чакырды инде,чакырды..монда күрешәбез ич без,-дигән  Сария.-Әнә ич килә!-дигән дә күлгә сикергән.Айфук аны “Су керәме бу тиле?”дип кенә уйлаган башта..май башында су коенмас кеше…Көтә, карап тора бераз.Юк ,йөзеп чыкмаган Сария.Менә шул!

Җәннәтнең тәне эсселе-суыклы булып китте.Авызында әйләндереп сыңар сүз әйтә алмады.”Нинди көн булды соң бүген?” Зара,Илдан,әни,Сария…

-Менә шул!Водолазлар килгән…эзлиләр..юк Сария!Күл дә әллә ни тирән түгел бит инде! Кая олаккандыр?!

-Табарлар, и Сария,үз башына йөргән икән! Әле бит мине “урамда калдырам” дип йөргән иде!…”Кара теләк үз башыңа “дип белми әйтмиләрдер шул…Җәннәт өйгә керде.Әнисенә бу хәбәрне сөйләмәскә булды.Тыныч кына, сөйләшмичә генә чәй эчтеләр.Хатын ни актан, ни карадан берни кузгатмады,әнисе дә азрак тынычлана төшкән сыман.Җәннәт өстәл җыештырырга тотынгач кына:

-Кызым, миңа теге яшел җирлекле күлмәкне кидерерсең авылга кайтканда,атагыз яшел төс ярата иде…Аның янына ул яратканча барасым килә…Карчык авыр көрсенеп куйды.Аннары яулык очы белән күзләрен сөртеп куйды.

-Әни, ни сөйлисең инде! Сиңа азрак булса да рәхәттә яшәргә ярыйдыр ич!Менә берәр айдан йортны өлгертәләр,бергәләп күчәрбез Казанга, пенсиядә килеш мин дә эшләп йөрмәм, синең янда торырмын.

-Ник син дә китәсеңме?Кияүне кем карар?

-Караучысы да, акчасын савучысы да табылыр ,әни,кайгырма!-диде дә, Җәннәт киемнәр җыя башлады.Әнисенә алмашка берничә күлмәк, яулык,оекбашлар алды.Капка төбенә чыгып утырса кияр өчен җылы камзулын да тыкты.Әйберләрне җыештырып бетергәч тә,кайбер чәй кирәк-яракларын барлады, аннары такси чакырды.Йортның тәрәзәләрен ябып чыкканда, кабат күл буена күзе төште, халык әле дә таралмаган иде.Димәк,Сарияне тапмаганнар! Ул арада телефон шалтырады,такси килгән икән!

  Капканы биклим дигәндә генә, Илданның улы килеп керде.

-Җәннәт әни(Рузил Гөлҗәннәтне шулай әйтергә күнеккән иде,үз әнисе ташлап чыгып киткәндә аңа 5 кенә яше иде бит, аны Җәннәт тәрбияләп үстерде),Сария әни турында ишеткәнсеңдер?

-Ишеттем.

-Соң таба алмыйлар бит!Кеп-кечкенә күлдә юкка чыкты Сария әни.Менә әти янына килгән идем, бәлки авылдан кешеләр күлнең  без белмәгән берәр хикмәтле урынын беләдер?Сез кая җыендыгыз болай әби белән?

-Авылга,әни бит нигеземә кайтам,- ди.Әтиеңә беркем кирәкмәстер бу көннәрдә, ниндидер Зараны алып кайтты ул,үзем дә көне буе мунчада утырдым.

-Зара?Казаннанмы?Соң Казандагы кафега алды бит ул аны..Менә мин дә эшсез йөрим хәзер.Кафе Зара кулында хәзер,мин товар кайтарам и все.Рузил лачт иттереп җиргә төкерде.Ачуланып сигарет кабызды.

-Рузил балам, мин әнине ялыктырдым.Күрәсеңме хәле тагын үзгәрергә тора.Китик инде без.Монда калсаң, ишекләрне бикләп китәрсең, әтиеңне көтә калсаң…

-Юк инде, нишләп монда утырыйм мин,Сария әнине табарга бит инде күл төбеннән.

 Гөлҗәннәт Хәтирә карчыкны таксига кертеп урнаштырды да кузгалып киттеләр.Таксист егет Гөлҗәннәтнең укучысы булып чыкты.Юлда мәктәп еллары турында хәтирәләр яңарды.Руслан –Җәннәтнең иң күп каныккан, орышкан укучысы икән.Дәрестән качкан, имтиханга килмичә аптыраткан чакларын искә төшереп, Руслан бер көлдереп алды.әмма ..Җәннәтнең авыз читләре азрак сер бирмичә елмайса да, эче кайный, аптырау катыш борчулары бөтен тәнен көйдерә иде.

   Гөлҗәннәтнең уйлары гаҗәп озын,бер йомгакка гына төйнәрлек түгел иде.Әгәр әнисе белән ул-бу була калса, сугыш толларына бирелә торган фатирны нишләтерләр икән?Энесе Фидан тагын квартир даулап йөрсә? Илдан Зарага өйләнеп, өйгә кертмәсә? Казанга китәргә туры килсә, Илдан белән бергә салган йортны ничек бүлергә?Уйларның очына чыкканчы, авылга кайтып та җиттеләр.Таксист егет оялып тормады,күзен дә йоммыйча ике бәя сорады:

-Мәктәптә чакта мине обежайть  иткәннәр өчен компенсация, Жаннет Фатиховна!-диде.

    Гөлҗәннәтнең бәхәскә кереп торасы килмәде, күзләрен мут елмайтып торган егеткә 500 не чыгарып тоттырды.Таксист юлчыларны зәңгәр төтенгә күмеп китеп тә барды.

    Туган нигез!..”Мине оныттыгыз, озак кайтмадыгыз!”дигәндәй моңаеп торган сыңар каенлы өй тагын да басылган, кечерәеп калган кебек.Илданның мунчасы да бу өйдән затрак, яңарак, матуррак һәм биегрәк иде шул!Капкадагы йозакны ачып, Җәннәт әнисен култыклап йорт баскычына утыртты.

-И бу баскычларны көнгә икешәр ышкый идем бит.юкә мунчала.ком белән…сап-сары була иде.-дип куйды хәтирә. Бигрәк каралганнар инде…Карчык берар дәшми торды дакинәт кенә:

-Атагыз өйдә юк бугай, ишектә йозак тора.

-Әни ,тагын саташа башладың бугай, әти үлгәнгә бик күптән бит инде,Әни!Җәннәт кулындагы сумкаларын түбән баскычка куйды да,йорт ишеген ачып җибәрде.Борынга тынчу,күгәрек  бүрәнә исе,тузан исе килеп бәрелде.”Әллә әнине монда керткәнче,өйне юып чыгарыйммы икән, соң ярты ел җыелмаган, ягылмаган йорт бит!Туктале,Сатирә апаларга кереп карыйм,әнине берәр сәгатькә генә кертеп торып булмасмы,өйне җыеп-юып чыгарганчы гына”-дип,өй ишеген кабат ябып куйды.

-Әни, әйдә ,әти сине каршы йортта көтеп тора бугай,-дип ялганларга мәҗбүр булды.

-Шулаймы,Фатихым кайтканмы мине алырга,әйткән иде шул..кайтам.киенеп куй дип….

     Гөлҗәннәт әнисен култыклап торгызды да каршы яктагы әтисенең төп нигенә-Сатирә апаларына таба атлады.Капка келәсен уңайсызланып кына күтәрде хатын.Сабый чакта әнисе котыртып ,аз буятмады сыер тизәкләренә бу капка баганаларын…Хәтирә зур чиләккә сыер,тавык тизәкләрен изәр иде дә:

-Атасыз каласыгыз килмәсә,барыгыз бу чиләктәге нәҗесне капка баганаларына сылап килегез, шулай кирәк!-дип, Җәннәт белән Фиданны чиләк тоттырып,караңгы төшкәч тә, Сатирәләргә куа.икенче көнне торганда,Җәннәт атына карый,баганалар тагын сап-сары,чип-чиста, юылган була…Үзе ничә тапкыр тизәк сылаган баганадагы келәне күтәрә бүген Җәннәт.Гел начарлык кына теләп,гомер буе көнләшеп яшәгән көндәшен күрше Сатирә апасына сыендырмакчы!Ай-һай кырыс та, серле дә бу тормыш дигәннәре!Дошманың алдына да тезләндерә теләсә.Җәннәтләр кергәндә сатирә йорт эчендәге эскәмиядә яңа җыеп кайткан май үләннәрен аралап утыра иде.

-И,күршеләр кайткан икән!Әйдә узыгыз!Әле менә урман авызыннан төрле май үләннәре җыйдым-тузганагын,юасын,үги ана яфрагы,чабыр,мең яфрак..Бергә киптереп куям мин шулай..-Нихәл, Хәтирә!

-Фатихым кайткан икән ич,үзе кая соң әле?

     Сатирәнең тәне дерелдәп куйды.Фатих исеме гомер буе аның йөрәк ярасы да булды ләбаса!Сатирә Җәннәткә күтәрелеп карады.Гөлҗәннәт кенә:

-Әни, син менә күршең белән сөйләшә тор ,мин өйне җыеп-юып чыгарыйм әле.шулай бит,Сатирә апа?-хатынның күрше апасыннан”Әнием беразга сезнең өйдә утырып торсын инде”-дип соравы иде. Аңлады Сатирә.Җәннәт әнисен эскәмиядә күрше апасы янында утыртып калдырды да, өйләренә чыкты.

  Йортка чыккач та, өйнең урам як тәрәзәләрен ачып җибәрде.Урамнан капка төбендә үскән тузганаклы яшел чирәм исе кереп,борынны кытыклады. Ал бакчада үсеп чыккан яшь кычыткан Җәннәткә балачак хәтирәләрен яңартты.Коеның суы нихәл икән, алырлыкмы?Түр якта стенада эленеп калган халатын күреп алды хатын.Өс-башын алыштырды да, бакчага суга чыгып китте.Бакча коесыннан су ташыган үсмер чаклары,  каен ышыгында кич утырулар хәтердә яңарды.Сулы чиләк белән узганда, Җәннәт тә яшь каен кәүсәләренә кагылып узды…Яфраклар, каеныбыз яшәргән,нигез генә….Гөлҗәннәтнең күзләренә яшь тулды.Әнисенең соңгы теләген үтәргә алынмаса,әле кайчан кайтыр иде.

    Өйрәнелгән гадәт  буенча, Җәннәт башта тәрәзләрне, аннан өстәл өсләрен, карават башларын сөртте.Түрдәге сервант башында  аңа елмаеп бер кыз карап тора. Озын толымнарын үреп салган, кара җирлектәге ап-ак чәчәкләр төшкән күлмәкле кыз-17яшьлек Гөлҗәннәт аңа елмаеп, күз кыса, эшләрен күзәтеп тора сыман. Зурайтылган фотоның читләренә чәчәкләр төшерелгән.Җәннәт үзе ясаган иде аларны.

    Идәннәрнең паласларын кагып ,өйнең идәннәрен юып алгач.һава да үзгәреп китте сыман.Хәзер чәй куеп җибәрер.Үз нигезендә әнисенә дә күңелле булып китәр.Урам як тәрәзәләрен ябарга дип килгәндә,Сатирә апалары капка төбенә кара Тойота кайтып туктады.Машинаның ачык ишегеннән бик матур җыр агыла:

Алмагачны алмалары бизи,
Кешеләрне-күркәм эшләре!
Бер-береңә яхшылыклар кылыйк,
Беребез дә күктән төшмәде!

Җир -Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә,
Тик без генә калмыйк югалып!

      Гөлҗәннәтнең күзләре тагын чыланды.Шушы нигездә тәпи атлап киткән нәни кызчык ,әйтерсең лә, Җәннәтнең кулларыннан тартып урамга-бакчага чакыра.Хатын тәрәзәсен ябарга да онытып,җыр канатларында ераклардан урап кайтты.сатирә апаларының өй алды яз җиттеме ап-ак чәчәккә күмелә иде.Әнисенә бик еш әйткәне хәтердә:

-Әни, нишләп без дә өй алдына алмагач утыртмыйбыз ул, бигрәк матур бит, алмалары да тәмле!Әнә Фәрид абыйлар кич рәхәтләнеп алма белән сыйлана, кайчак миңа да биргәли әле башка кызлар белән беррәттән.

-Кара аны, алардан тагын берәр нәрсә аласы булсаңмы,сыртыңны каезлармын!-шулай дип кисәтә әнисе.

Чү, капкада Сатирә апа күренде! Әни, әнигә берәр хәл булганмы әллә?

-Җәннәт балам,тизрәк,тизрәк,анда әниең!….

Гөлҗәннәт абына –сөртенә күршеләренә чапты.Йорт эчендәге эскәмия янына Фәрид абыйсы тезләнгән.Эскәмиягә тараткан май үләннәренә башын куеп, Хәтирә авыр тын ала иде.Аңында,үз аңында иде әле әнисе:

-Сатирә…мине…га..фу..ит..син….бәхил……лә..ты..ныч..лап..китим..Фа..ти..хым яны.на…

-Син нәрсә инде, Хәтирә,бәхил,бәхил! Фәрид , бөтен тормышларын пыран-заран китергән Хәтирәнең башын ике кулына терәтеп ,өскәрәк күтәрде:

-Әле өеңә чыгасың, бергәләп чәйләр эчәрбез.Әнинең үлән чәйләре бик шифалы була,-дип сөйләнгәләде.

-Әни, әни, я инде авылга кайткач кына…Хәтирәнең башы салынып төште,ул Җәннәтнең соңгы сүзләрен ишетмәде.Гөлҗәннәт белән Сатирә киңәштеләр дә,карчыкны үз нигезенә алып чыгарга булдылар.

   Әле генә алмагач чәчәге исләре кереп тулган өйгә Хәтирәнең чак кына суына башлаган гәүдәсе кайтты.Гөлҗәннәт аптырап калды.Кемгә шалтыратырга?Илданга шалтыратса да килмәс.Фиданга шалтыратып әйтергә кирәктер!

   Хәтирәне авыл зиратына үз нигезеннән алып киттеләр.Әнисенең соңгы теләген үти алуына күңеле бераз тынычланды Җәннәтнең. Хәтирәне озатырга килүчеләр арасында Илдан күренмәде.Тәмле телле килен дә кайтмады. Әнисен күмеп кайткач, Фидан гына Казанда өлгерәчәк квартира хакында сүз кузгатты.

-Фидан,әнинең кабер туфрагы да суынмаган ләбаса.ә син мал бүлешәсең.оятың бармы синең?

-Нәрсә ,мин әнинең үги малае түгел ич, аңардан миңа да өлеш тиеш!-

-Менә төп нигездәге йорт сиңа булыр!

-Нишлим мин бу сәләмә ишелергә торган йорт белән?

-Квартир документларын алып кайтырга кушты хатын.

-Соң бит квартира әни исемендә, аның васыяте дә миңа иде,-дип Җәннәт кычкырып елап җибәрде.Фидан апасын юатмады, диванда яткан күн портфелен эләктерде дә, чыгып машинасын кабызды.

Гөлҗәннәт тә,  энесен озатасы итмәде.Ике туган  иң газиз кешеләрен-әниләрен мәңгелеккә озаткан көнне шулай салкын гына саубуллаштылар.Кем уйлаган бит бу көннең соңгы көн,соңгы күрешү икәнен?!

     Гөлҗәннәтне төн уртасында кесә телефоны шалтыравы уятты.

-Апа, Фидан…ул юк инде! Килен тавышы икән.

-Ничек юк, кайтмадымы?Соң төштән соң ук кайтып китте ич ул!.

Җавап бирүче булмады.Җәннәт, кабалана-кабалана, Фиданның олы улы номерын җыйды.

-Алло,алло,Роберт акыллым, нинди хәбәр бу,әтиең кайтмадымыни?

-Әти авариягә очраган бүген…менә әле реанимациядә үлде. Макулово тавында  бәрелешкәннәр…

 Гөлҗәннәт урыннан сикереп үк торды.Өй эче әнисеннән башка болай да ятимләнеп калган иде, хәзер инде бигрәк шыксыз да,кайгы сөременә уралган калын урман шикелле тоелды.Түшәмдә янган сыңар лампочка да Гөлҗәннәткә кызганып күз кыса сыман.Берничә көн элек кенә өйнең һәр бүрәнәсенә яратып,сагынып караган хатынның өй эчендә бер минут та каласы килмәде.

“Я,алла,бигрәк яраткан бәндәң икәнмен,нинди генә сынаулар атмадың бер балаңа ?”-дип , хатын ачыргаланып еларга тотынды.

Җәннәт инде кабаттан урынына ята алмады.Өйдә дә кала алмый иде.Капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.Кызларының әле берсенә, әле икенчесенә шалтыратты,төн уртасы дип тормады.Рәфидәсе генә:

-Әни төнлә чыгып китә алмыйм, яктыргач та приеду,не беспокойся!Пока абыйны өйләренә алып кайтканчы всеравно  обед җитәр,успеешь,-дип ьавап кайтарды.

    Их, канатлары булсамы, беркемне көтеп тормый,туганы янына барып җитәр иде.”Кеше төсле саубуллашмадык та бит,Фидан энем,үкенечләргә генә калды!Нәрсә бу тормышта туганлыктан мал кыйммәтрәк була башлады микәнни? Әнә , калды бит! Тегендә баргач, “йортың ничә катлы иде?” дип сорамыйлар? “Кешеләргә, якыннарыңа , газиз әти-әниеңә нинди яхшылыклар эшләдең?”- диярләр.Озак уйланып утырды Җәннәт.Аркасына суык беленә башлаган иде инде, каршы якта капка ачылды.Фәрид икән.Нишләп болай иртәләгән әле,таң беленеп кенә килә бит!Күршесе, эскәмиядә утырган Гөлҗәннәтне күреп,аптырамады.Әнисен күмеп кайткач та,йокы кермидер дип юрады.

-Хәерле иртә ,Җәннәт!Ялгызың монда утырганчы,безгә кер  хет, әнинең чәе кайнаган, мине озатырга торды,барыбер ятмый ул хәзер,-диде.Җәннәт урам аша гына кайгылы хәбәрен җиткерә алмасына ышанып,күрше абыйсы янына атлады.Бу араларда күргән хәсрәтләреннән кечерәеп.сулып калган иде хатын.

-Фәрид абый, и Фәрид абый!- диде дә,ирне аптырашта калдырып,аның күкрәгенә башын куеп, иңгелдәп елап җибәрде.Фәрид берара ни дияргә белми торганда, капкадан Сатирә килеп чыкты.Улына юл сәфәренә күчтәнәчләр чыгаруы икән!

-Гөлҗәннәт, балам, сабыр бул, әниеңнең рухын тынычлыкта калдыр!Иртә таңнан алай кычкырып еларга ярыймыни, борчылма,уздырышырбыз Хәтирәнең ашларын.

-И Сатирә апакаем,әни өстенә энекәш тә өстәлде бит менә,төнлә авариядә Фидан үлгән! Сатирә белән Фәрид Җәннәткә бераз аптырабрак карадылар, янәсе , моның белән ул-бу булмагандыр бит!

-Төнлә шалтыратты килен.Макыл тавында бәрелешкәннәр!Ашыгулары юкка булмаган икән энемнең!Сатирә Җәннәтне аркасыннан кагып:

-Соң менә Фәрид абыең Казанга җыена бит, нишләп монда торасың,  җыен да, утырып кит тизрәк!Гөлҗәннәт капка төпләрендәге эскәмиядән сумкасын алып килде дә, юлга кузгалдылар.

    -Балакайларым, исән-имин барып җитегез, юл фәрештәләре сакласын үзегезне!-дип теләп калды Сатирә апасы. Берничә авыл арасын сөйләшмичә генә бардылар. Аннары Фәрид радионы кабызды.Ул гел шулай юлда йөргәндә я музыка, я радио тыңлап йөрергә ярата, акрын гына уйланып, ил-көндәге яңалыкларны тыңлап, бар нәрсәдән хәбәрдар булып…Яшь егет кыска хәбәрләрне укып бетергәч тә, радиода аның яраткан җырын куйдылар. Бик яратты әле ул бу “Алмагачлар”җырын.Әйтерсең лә, бу җыр бөтен кеше турында һәм ир, җырлаучыга кушылып, үзе дә акрын гына көйләп бара башлады. Бик акрын. Артта утырып баручы Җәннәт тә:

-Фәрид абый ,бераз көчәйт әле радиоңны,1 минутка гына булса да бу кайгыларымны онытып торырмын, дигәч, радионың тавышын арттырыбрак куйды. Җырның беренче аккордлары ук, инде кайгы-хәсрәтләр белән тулган сагыш буасын ерып җибәрде-ул акрын гына елый иде.

Алмагачны алмалары бизи,
Кешеләрне-күркәм эшләре!
Бер-береңә яхшылыклар кылыйк,
Беребез дә күктән төшмәде!

   Фәрид хатынны тынычландырырга ашыкмады.Еласын иркенләп, күңелен бушатсын, кайчак елау кешеләрнең җаннарын да сафландырып җибәрә ич.Җәннәт җыр тынганчы, үзен аптыратып,җанын коеп торган уйларын күз яшьләре итеп агызды.”Яхшылык, яхшылык, и гомернең чикле икәнен уйласак иде дә бит!”Җәннәтнең  бала көткән саен Илдан белән утырткан алмагачлары күз алдына килде.Бер,ике,өч…авылга китәр алдыннан нишләп рәнҗетте инде ул алмагачларын, я нишләде ул? Бөтен чәчәкләрен койды ләбаса! Көзгә аның алмагачлары да алма бирмәсләр, юк, бирмәсләр ! Үзе дер селкеткән  алмагачлары аңа рәнҗеделәр, күрәсең! Менә бит 1-2 көн эчендә иң кадерле кешеләрен югалтты.

Ә җыр Гөлҗәннәтнең бәгыренә үтеп керде:

Кешеләр дә-алма кебек бит без-
Бар өлгергән чаклар, бар, була!
Үзәгебез кортланмасын ләкин,
Гел борчылып яшим мин шуңа-

     Әйе, замана малларына күмелеп, мүкләндек бугай шул!Үзе аз булса да, әнисе Хәтирәгә кадер –хөрмәтен күрсәтә алды сыман, ә үз кызлары? Я айга ничә тапкыр кайталар алар, ничә тапкыр телефоннан шалтыраталар? Җәннәт үзе шалтыратмаса, атналар буе тавыш –тыннары юк бит!Алма кебек шул без, өлгерәбез дә тәгәрәп китәбез…беркемне, бернәрнәсәне дә уйлый белмибез…замана гына гаеплеме икән моңа? Күңелебездә ”байлык“, ”көнчелек”дигән кортлар утыра бугай…Үзәгебезне кимереп…Шул байлык дия-дия иң матур сыйфатларыбызны да җуйдык бугай. Я менә Фиданга әни фатиры кирәкме хәзер? Аңа бит ике метр җир җитәчәк!Патша сарае кебек йорты бар өстенә минем белән фатир бүлешә! Менә шул сараеңда патшабикәң типтереп яшәр хәзер,ә сиңа –шымытыр! Ярый ла кабереңә килеп чәчәкләр куйса?! Дөрес җырлый бу егет, бик дөрес!

       Гөлҗәннәт, әнисен юганда, су салышып торган иде.Бик-бик йомшак иде Хәтирәнең тәне.Шунда юучының: “Бу Хәтирә апа тагын берәрсен үзе белән иптәшкә алыр”-дип әйткәне исенә төште.Мәет юучы юкка әйтмәгән,күрәсең, әнисе  үзе белән Фиданны да алып китте ич бакыйлыкка!

-Кайсы урамга туктыйбыз?-Фәриднең тавышы Җәннәтне  уйларыннан айнып җибәрде.

-Юк,керәсе түгел.Шушы урамда торалар.Әнә кешеләр җыелган капка төбенә туктыйбыз.Машина бик затлы итеп ,бизәкләп,түбә-чырдаклары әллә ничә төрле почмаклы төсле тәрәзләр белән бизәлгән ,сары кирпечтән салынган өч катлы йорт янына килеп туктадылар.Аерым үссәләр дә, аралашмасалар да,Фидан бит –Фәриднең дә энесе, икесе дә –Фатих малайлары!Бу йортка үз гомерендә аяк басканы юк иде аның.”Дөнья –куласа,әйләнә дә бер баса”диләрме әле, язмыш менә Фиданның мәетен күрергә,озатышырга язган икән!Җәннәт өйгә узды,Фәрид бер төркем ирләр белән капка төбендә басып калды.Өйдә җыелган халык арасыннан Җәннәт таныш чалымнар эзләде.Тәхлил тартып утыручылар арасында да хатын белгән кешеләрен күрмәде-чит-ятлар җыелган булса кирәк.Мәетне залга куймаганнар, йокы бүлмәсендә карават өстендә әле кичә генә Гөлҗәннәт белән бәхәсләшеп,орышынып чыгып киткән энесе ята.Өстенә ак простыня ябып,корсак турысына зур сугым пычагы куйганнар.Бите ак яулык белән ияк турысыннан башкача тарттырып бәйләнгән, маңгаенда кан белән укмашкан тирән яра эзе бар.Йөзе әллә ни мазар зәңгәрләнеп тора.Җәннәт, акрын гына үксеп,энесенең простыня эчендәге кулларын эзләде. Ышаныр өчен, тотып карыйсы килде-Фиданның куллары сап-салкын иде.Уң кулы калын бинт белән бәйләнгән, күрәсең, бик тирән җәрәхәт булгандыр,кан бинт аша да саркып чыккан.Энесенең баш очында утырган киленгә ни актан,ни карадан бер сүз әйтмәде, юатмады да.Фидан исән чакта ук Гөлҗәннәтне гел яманлап сөйләгән, Хәтирәне теләгәнчә мыскыллаган киленне хатын өнәп бетерми иде.

Шул чак каршы тарафта утырган абыстайның сүзләре колагына керде:

   — Әгәр дә иманлы бәндә «Аятель- Көрси» укып, кабер әһелләренә дога кылса, Аллаһы Тәгалә бөтен иманлы мәрхүмнәрнең каберләрен кояш чыгыштан алып батуга кадәр булган киңлектәге кырык төрле нур белән балкы­тыр.Җәннәт соңгы елларда өйрәнгән бар догаларын хәтердә яңартты.Башкаларга игътибар итмәстән эчтән генә белгәннәрен укыды.

Мәетне юуу тиз башкарылды. Юганнан соң энесенең чыраена карарга Җәннәтнең йөрәге җитмәде.Хәер,ул гына түгел,уллары да әтиләренең йөзен карамадылар.

     Җеназаны урамга алып чыктылар. Җеназа намазын укырга килгән имам алга чыгып басты.Калган ир-атлар имам артында өч рәткә тезелделәр.4 тапкыр “Аллаху әкбәр”не әйттеләр дә,ирләрнең белгәннәре имам артыннан доганы кабатлады: “Сөбхәнәкәл-ләһүммә вә бихәмдикә вә тәбәрәкәсмүка вә тагалә җәддүкә вә лә иләһә гайрукә”.Җәннәт капка баганасына сөялеп, күңеленнән энесенең белеп һәм белмичә кылган гөнахлары өчен Ходайдан гафу сорады.Энесенең үз йорты янында торырга  күп вакыты калмаган-әнә ич тәкбир әйттеләр, аннары салават укыдылар да, җеназаны җирдән алып, якыннары иңнәренә күтәреп зыяратка юнәлделәр.

    Өйдә калган хатын-кызлар эш бүлеште:кемдер ишек төбеннән түргә таба идән юып китте,кемдер чүпрәк-чапракны чайкады,кемдер мәет юуу белән бәйле чүпрәк-сабыннарны бакчага алып чыгып, чыршы төбенә күмде, җеназаны гүргә иңдергәнче эшләнә торган бар эш тиз генә башкарылды.Абыйларын озатырга Гөлҗәннәтнең  ике кызы да килде.Кечкенәсе генә:

-Әни, сине бүген кая кайтарыйм инде-авылгамы,әллә Илдан абый янынамы дип борчуга салды.Җәннәт ире янына кайтып,сөйләшеп карага уйлады.бәлки аңлашырлар?

-Өемә.Минем бер генә өем,-диде ул кызына.Күршеләре чәй эчәргә алып чыкты.Фиданнарда өч көн ашап эчәргә ярамаганын белгәнгә, кызлары да , Җәннәт тә каршы килеп тормадылар, тиз генә чәйләделәр дә юлга кузгалдылар.

      Юл бик газаплы,озын тоелды хатынга.Кызы ике колагына да наушниклар кигән,ниндидер чит ил музыкасы тыңлап кайта. Җәннәт үз уйлары диңгезенә чумган иде.Төн газабымы,әллә ике көн эчендә булган югалтулар хәсрәтеме басты аны-күзләрен йомды.

     Менә бакчада йөри имеш.Үзе өзеп аткан лаләләр урынында биек-биек тигәнәкләр үскән, ә ул яз саен соклана торган алмагачлары урынында корыган каен агачлары үсеп утыра имеш.Шунда тигәнәкләргә берәү су сибеп йөри кебек.Өйгә керә торган тротуар буйларын биек булып үскән кычытканнар сырып алган.Узам дигәндә генә, Җәннәтне шундый чагып алдылар-ул сикереп куйды.Фу,төш икән ләбаса!

     Гөлҗәннәтне тагын борчулы уйлар урап алды:ире ни дияр,Зара аларда микән,Сарияне таптылармы икән?Кайтып җиттеләр.Хатынның йөрәге күкрәгеннән чыгарлык булып тибә,аяклары җиңелчә генә дерелди.Капка төбендә кеше-кара, машина-фәлән күренми, димәк , Илдан өйдә юк.

   Капканы ачып,эчкә уздылар.Йорт эче,бакча тирәсе Җәннәт югында сулышы киселгән кортканы хәтерләтә:тротуарлар тузанга баткан,өзелгән лалә чәчәкләренең сабаклары инде саргаеп кибеп бара, сыңар алмагачта коелмыйча калган берничә чәчәк кенә мондагы манзараларның шахиты буып Җәннәткә күз кыса.Җиргә коелган алмагач чәчәкләре тузан,туфрак белән укмашып, сарылы-каралы палас барлыкка китергәннәр.Әллә Җәннәт киткәнне бирле,бу өйгә аяк басучы булмаганмы?

  Өйгә керделәр. Борынга тынчу һава килеп бәрелде.3-4 көн ишек-тәрәзәләре ачылмаган йорт: “Мине җилләтегез,гөлләремә һава кирәк,тыным кысыла!”-ди сыман!

-Әни,син киткәч тә,Илдан абый монда кайтып кермәгәнме әллә?

   Гөлҗәннәт кухняга керде. Юк бугай шул!Соңгы тапкыр әнисе белән шушы кухняда алтын йөгертелгән чынаяклардан чәй эчкәннәр иде.Җәннәт,ашыгып, аларны чайкарга оныткан-чынаякларда чәй сарысы утырып эзләре дугаланып тора.”И әни җаным,чәй эчкән чынаягыңда синең авыз тәмнәрең дә эленеп калгандыр әле!”-дип кулына әнисе утырган яктагы чынаякны алды.Иснәп карады.Сары чәй юшкыны утырган чынаяктан бик-бик якын ис-әнисе исе килә сыман тоелды. “Әни, әни бәгърем!”Гөлҗәннәтнең йөрәге кысып куйды. Юк,бу чынаякны юарга ярамый, җыеп куярга кирәк, әнинең соңгы тамчы истәлеге булыр!

-Кызым,бүлмәләрнең тәрәзләрен ачып чык әле.

  Җәннәтнең кайтканын күреп торганмы,артларыннан ук күршеләре гөлбану килеп керде.

-Нихәл ,кайттыгызмы, күрше?Әниең дә үлеп киткән икән!Гүрләре нурлы булсын инде!Фидан турында да ишеттек, авылда хәбәр тиз йөри бит!Кичә менә Сарияне җирләделәр,таптылар бит, күлдә баткан трактор астындагы тимергә эләгеп торган,тәннәре бик кара яшел иде, исләнә башлаган.Мин карамадым. Баруын бардым ,күрше булып яшәдек бит ни дисәң дә! Илдан кайтмады менә,улыгыз гына теге Зарасы белән Казанда эчеп ята дип сөйләде.

     Корыган җиргә калдырачак әле аны ул кәнтәй.Үзең нәрсә соң,нишлисез инде, разводка бирәсеңме, йортны нишләтәсез? Калдырма ул кәнтәйгә! Бүл, бүл, син килгәч, салдыгыз бит, синең дә полный өлеш бар монда!

      Гөлҗәннәттә йорт бүлү кайгысы юк иде.Илдан йөрер- йөрер дә,тынычланып , бәлки яңадан бергә торып китәрләр. Кемдә табак-савыт шалтырамаган да, кем гаилә җебе өзелергә җиткәндә, кабат ялганып китмәгән әле,ялгаучылары гына сабыр булсын.

    Вакыт үлчәүләре исән кешеләрнең гомерләрен үлчәп торды.Җәннәт әнисенең ашларын  Хәтирәнең җеназасы чыккан нигездә уздырды.Түр башына соңгы арада бар хәсрәтләрен уртаклашкан Сатирә апасын утыртты.Күрше апасы да көндәшенең бәйрәмнәре дип тормады, ни кирәк булса,шуның белән бик теләп булышты,бәлешләренә чаклы ясап кертте.Фәрид абыйсы район үзәгеннән кирәк –яракларын алышып кайтты.Җәннәтнең булышыр кешесе дә шул күршеләре генә булып чыкты.Кече кызы атнаның 6 көнендә дә төнгә кадәр эштә,олы кызы “менә табам, менә табам”дип бәби көтә.

      Илдан 2 атна инде Казанда хастаханәдә ята,эчү яхшыга илтми шул-бөерләренә приступ булган.Улы кичен кереп Казан хәбәрләрен ирештереп китә үзе.Зара Казандагы кафены сатып җибәргән,әтисе янына бөтенләй дә килеп басмый икән,бар булган акчаларын җыештырган да Италиягә ялга китеп барган.Әлбәттә,үзе генә түгел,кафеда эшләгән бармен егет белән чуалуын бар да белеп торган,тик әтисе генә күрергә теләмәгән.”Хәзер менә бармакларын тешләп ята хастаханәдә,”- дип сөйләде уллары.

     Җәннәт Илданны Фәрид абыйсы белән бергә барып алды.Тегесе аны-моны әйтеп карышып  та тормады.Илдан булган хәлләрдән соң азрак кыенсыну кичердеме, әллә үзенең хәлләре бик мөшкел идеме-исәнлек-саулыктан гайре берни сөйләшмәде.Фәрид абыйсы һәрвакыттагыча радионы кабызып җибәрде.Таныш түгел бер егет әйбәт кенә сиптерә:

Газаплы үкенеч калмасын
Урталай өзелеп язмышлар.
Син мине,мин сине югалтмыйк,
Ясамыйк төзәлмәс ялгышлар!

Телләрдә тирбәлә берүк сүз:
“Соңарма,соңарма,соңарма!”
Бәхеткә һәркемнең үз юлы,
Бәхет бит тик безнең кулларда.!

    Илдан юл буе уйланып кайтты.Ара-тирә Җәннәттән өйдәге хәлләрне сораштырып куя.Җәннәт тә берни булмагандай.иренә теләп,шатланып җавап бирә.Бакчадагы,өйдәге тәртип турында дәртләнеп сөйләп ала.Тыныч кына җыр тыңлап кайткан Фәрид абыйсы араларына кысылып сыңар сүз дә әйтми, ир белән хатын арасына керергә ярамаганын яхшы аңлый.Абыйсының кулы җиңел булды-Җәннәт белән Илдан  ярыйсы гына яшәп киттеләр .Җәннәт бакчага чыккан саен, 3 алмагачның берсендә өлгереп килүче ике пар алмага кызыгып та, аптырап та карый.Хатын дер селкеткәндә ,коелмый калган чәчәкләр алмага әйләнде бит әнә!”Бу пар алмалар бәлки безнең гаиләбезгә дә бәхет китерер-Илданым белән матур гына яшәрбез әле, яшәрбез!”дип,алмагачны кочаклады.Тәрәзәдән хатынының сәер бу халәтенә сокланып, Илдан елмаеп карап тора иде.

АЛТЫНБИКӘ (Гөлнур Айзат) (09.01.2015)

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.