Гөлҗәннәт белән Сария маңгайга – маңгай, күзгә-күз очраштылар. Сариянең төксе чырае хатынның бөтен гәүдәсен, әйтерсең лә, куырып алды: — Ник килдең? Нәрсәң калган монда сиңа, мәетне рәнҗетеп йөрмәсәң… -Ул минем дә ирем иде бит. Әйе, шулай диде Гөлҗәннәт. Шул мизгелдә аның бөтен тормышы язгы аҗагандай сызылып үтте.