Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышлар һәм ялгышлар

открытая-дверь

Үткән көннәр өчен үкенмәгез,
Аларны һич булмый кайтарып.
Хаталарым бик күп булды диеп,
Яшәмәгез берүк кайгырып.

Онытырга тырыш ялгышларны,
Ертып алгандай дәфтәр битләрен,Узган чаклар белән бәйләп торган
Өзеп ташлагыз хәтер җепләрен.

Булган хәлләр өчен кайгырмагыз,
Уйламагыз була алмаслыгын.
Күңлеңдәге хис-тойгы күленең
Берүк саклап син кал сафлыгын.

Өмет кошы яшәсен җаныңда,
Сына күрмәсен аның канаты.
Сөйгән ярың булса яннарыңда,
Киләчәгең дә булыр гел якты.

Ташлама кешеләрне ярдәмеңнән,
Белмәсәләр дә синең кадреңне.
Синең ярдәм белән даһи булулары
Рәнҗетмәсен берүк бәг(ы)реңне.

Бер музыкант моңлы итеп уйный,
Хисләр түгә язучы сүз белән.
Ә алар бит ала моң-сагышны,
Тойгыларны синең күңлеңнән.

Үткәннәр турында үкенмәгез,
Якты киләчәккә генә син ышан.
Бәхет булсын өчен гел юлдашың,
Аера бел дусны дошманнан.

Бәхетле буласың килсә тормышта,
Сүндермә күңлендә сөю учагын.
Әгәр сөйгән ярың булса яныңда,
Шунда күрерсең яшәү шатлыгын.

Үз көчеңне сынап кирәк яшәргә,
Тайпылмыйча тик туры сукмактан.
Кирәктер саклану ялгыш адымнан,
Үкенмәс өчен берүк азактан.

ДЕНИС МАНСУРОВ



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.