Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Өч сүз бәйләме

l_b41354ee

“Мин яратам сине!”-дисең,
Гап-гади итеп.
Белсәң иде,ул сүзләрне
Мин ничек көттем…
Ул сүзләрнең һәр хәрефен
Чәчкәдән үрдем.
Күңелемнең яктысына
Аларны төрдем.
Йөрәгемнең бар җылысын
Куштым сүзләргә.
Урадым мин ул сүзләрне
Татлы хисләргә.
Иң матур көйгә салдым,
Назыма бәйләдем…
Менә шундый тылсым булды
Өч сүз бәйләме.
Күңелем сәйләне…
Йөрәгем сере…
Мин
Яратам
Сине…

ЛИЛИЯ ЗАМАЛИЕВА



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.