Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Өянкеләр шавы

897993_1

Бригадир Мирсәяф кергәндә Хаҗәр әби бәрәңге бакчасы түрендәге өянкеләр янында иде. Бакчасына  чыккан саен шушы өянкеләргә карап, шуларның шаулавын тыңлап тора ул. Килен булып төшкән елны ире Кадыйр утырткан иде аларны. Утыртканда: “Бакчабызга ямь бирсеннәр, шаулап үссеннәр әле”, — дигән иде. Гомер дигәнең сизелми дә үтте. Өянкеләр дә үсте. Кочып кочак җитмәслек булып юанайдылар. Менә әкрен генә искән җилдә бихисап яфраклы ботаклары селкенгәләп ала.

Кадыйрның якты дөньядан китүенә күпме вакытлар узды. Бакча түрендә уйнап, яшь өянкеләр тирәсендә кайнашып үскән уллары да төрлесе-төрле җирдә яшәп яталар.

Әллә дөнья мәшәкате, әллә башка нәрсә сәбәп – уллары бик сирәк кайта аның. Әнә быел тагын бәрәңге казыр вакыт җитте. Ник берсе күренсен дә, ник берсе хәбәр бирсен икән.

Ире исән булса, бу йорт кешесез торыр идеме соң? Табигате белән җор, кешеләр белән тиз аралашучан Кадыйрне әллә кайлардан эзләп керерләр иде. Һич уйламаганда, көтмәгәндә бәхетсезлеккә очрады шул мәрхүм.

Кадыйр ул елны сабанчы булып эшли иде. Төнге сменага дип эшкә китте. Төн уртасы җиткәндә ярымүлек хәлендә өйгә алып кайттылар. Йөзенә, гәүдәсенә карарлык түгел, кашларына чаклы янып беткән. Соңыннан барысын да белде Хаҗәр. Беренче сменада яшләүче Сәлахи, салам эскертеннән бик ерак китмичә учак ягып, бәрәңге пешермәкче булган икән. Алар сөрелгән җирнең аргы башына киткәч, учакны җил уйнатып җибәргән дә, эскерткә ут капкан. Шул вакыт монда килеп җиткән Кадыйр янгынны сүндерергә ташлана. Әмма секунд эчендә ут урап  алган эскертне сүндерергә Кадыйрның гына көче җитәме соң?  Эскерт тә яна, эскерт белән бергә мазутлы киеменә ут капкан Кадыйр да яна башлый. Сөрелгән туфракта ятып аунау да коткармый аны. Иптәшләре килеп җиткәндә, ул инде авыр хәлдә була.  Хаҗәр, ат җиккән арбага салып, ирен учас­ток хастаханәсенә үзе илтте. Тик савыгып кайтуын гына күрергә насыйп булмады…

Өянкеләргә караган саен, Хаҗәр әбинең күңелләре әллә нишләп китә. Гүя ул өянкеләр: “Картың, улларың янында булса, син дә безнең кебек яшәр идең. Без әнә шауласак та бергә, тынып калсак та гел бергә”, — диләр кебек аңа.

Хаҗәр әби, монда икәнсең. Үзеңне эзләп, каралты-курагызның бар җиреннән карап чыктым. Кунаклар алып килдем. Әйдә, кабул ит! Көтмәгәндә әйтелгән бу хәбәрдән Хаҗәр әбинең җыерчыкларга күмелгән йөзе яктырып китте. Әллә шатлыктан, әллә каушаудан кызурак сөйләнеп, соравын ирергә ашыкты:

- Улларымның берәрсеме әллә? Кайсысы: Мөдәррисемме, Гайнетдинемме, Гаязыммы?..

Бригадир Хаҗәр әбине болай кабалана-кабалана улларын сорар дип уйламаган иде. Шунда ук “кунаклар” дип әйтеп дөрес эшләмәгәнен аңлады. Һәм Хаҗәр әбине тизрәк тынычландырырга ашыкты.

- Бу юлы улларың түгел әле. Студент кызлар алып килдем. Колхозга булышырга җибәргәннәр үзләрен. Синдә торсыннар иде. Сиңа иптәш тә булырлар, бәрәңгеңне казырга да булышырлар, диюем. Бу хәбәрдән соң Хаҗәр әби бертын сүзсез торды. Нәрсә әйтсен соң ул Мирсәяфкә?! Болай да кузгала башлаган күңелен җилкендерде генә ул аның. Ә студин дигәннәре керсеннәр. Иске булса да, бер үзенә болын кадәр өе бар ләбаса. Мирсәяф тә юкка кермәгәндер. Көймәсе комга терәлгәндә генә Хаҗәр әбисен борчырга җөрьәт итә ул.

Бик тә өлгер, бик тә тере булып чыктылар ул студент кызлар. Басудан кайталар да, аз гына буш вакытлары булдымы – бакчага чыгалар. Әнә тора башлаганнарына биш-алты көн үтмәде, әбиләренең бәрәңгесен алып, базга салып та куйдылар инде. Өйне дә ялт итеп җыештырдылар. Нәрсәгә генә тотынсалар да, булдыралар үзләре.

Араларында Әлфия дигәннәре бик тә ярдәмле булып чыкты. Кулыннан килмәгән эше юк. Нинди генә эш булмасын – һәрчак үзе башлап йөри. “Биергә, җырларга да чын артист кебек ул Әлфиягез”, — дип, клуб мөдире  Зөләйха кичә генә мактап торды әле үзен. “Улларың кайда яшиләр, кемнәр булып эшлиләр?” — дип тә башта ул кыз кызыксынды.

Тик менә шунысы: Хаҗәр әби инде күнегә, ялгызлыгын оныта гына башлаган иде, тегеләрнең китәр көннәре җитте. Электән килгән гадәт буенча Хаҗәр әби кызларга самавыр куйды, юл өстәле әзерләде. Менә кызлар киенә башладылар. Шулвакыт Әлфия: “Әби, истәлек итеп бәйләрсең. Бу бездән бүләк”, — дип, әбигә яулык тоттырды. Тагын: “Без китәбез, улларың кайтыр, каршыларга әзерлән”, — дип тә өстәде.

- Картайгач кеше күңеле йомшак була, диләр. Хак икән. Хаҗәр әбинең күз төпләре яшьләнде, тамагына төер утырды.

- Исән булыгыз, игелекле балалар булыгыз, — дигән сүзләрне көчкә генә әйтә алды ул.

Киттеләр, үзләре генә түгел, Хаҗәр әбинең тынычлыгын да  алып киттеләр алар. Кызлардан соң Хаҗәр әби җанына тынычлык, үзенә урын таба алмый иза чикте. Нәрсәгә генә тотынса да, кулы эшкә бармады аның.

Тын гына агып яткан елгага пароход кереп зур дулкыннар ясаган кебек , язмышына буйсынып, инде ялгызлыгына күнегә башлаган Хаҗәр әбинең күңел дәрьясына кызлар дулкын чыгаруын дәвам итте. Бигрәк тә  Әлфия һаман янында кайнаша, бөтерелә кебек иде аңа. Балаларының берәрсе кыз булса, Әлфиягә охшар, Әлфия кебек уңган булыр иде дигән уйлар да башына бер генә кереп чыкмады. Әнә, халыкта: “Кыз бала – анага, ир бала – атага тартым була”, — диләр бит. Хәер, уллары Кадыйренә охшамаган дип әйтә аламы соң ул? Юк бит. Кадыйре кешелекле дә, башкаларга игътибарлы да иде. Ә болар… Әнә ничә елга бер кайтып әниләренең хәлен дә белмиләр.

- Тукта әле, улларың кайтыр, каршыларга әзерлән! — дип, ник әйтте соң әле Әлфия! Юатыр, карчык кешенең күңелен тынычландырыр өчен генәме, әллә инде ни дә булса сизеп-белепме?

Бүген Хаҗәр әби гадәттәгедән иртәрәк уянды. Уянды да, үзе күргән төшне юрый башлады. Шактый киң елга, имеш. Көймәгә салып, Хаҗәр әби шул елга аша сыер алып чыга. Сыеры кымшанмый да. Кайчандыр, шушы йортка нигез салган елларны асраган сыерга охшаган, имеш. Юл төше бу!

Әлфия әйткән сүзләр тынгы бирмәү өстенә мондый “рас” төштән соң Хаҗәр әби түзмәде, симезлеге белән күзенә байтактан чалынып йөргән тавыгын суйдырды. Бөтен килеш салып казан асты. Киемнәренең дә яңаларын киде. Бу минутларда яшәреп киткәндәй хис итте ул үзен. Гүя ул ишле гаиләгә табын әзерли.

Төшке ашка кадәр байтак иде әле. Әмма сары майлары йөзеп йөргән тавык ашы өстәлгә китереп тә куелды. Борычы-тозы, икмәге-катыгы – барысы да әзер. Тик менә табынга утыручылары гына юк. Хаҗәр әби кичкә кадәр ничә тапкыр тәрәзәдән карап, ничә тапкыр капка алдына чыгып керсә дә, кайтучылар күренмәде. Үч иткәндәй көн дә кереп хәл белүче Камәр дә сугылмый бүген.

Шулай кич булды. Шулай төн җитте. Хаҗәр әби үзе уйлап чыгарган бу әкәмәттән үзен орыша-орыша йокларга ятты. Юләр, төш күрдем, имеш. Юл төше. Шулай юрап кына кайтса икән балаларың. Әлфиясе дә аның карт кешене юатам дип, көт, кайтмый калмаслар димәсә соң. Хәер, аның ни гаебе бар. Бүген-иртәгә кайтырлар димәде, көтәргә генә кушты бит ул.

Ятты. Ләкин озак йокларга туры килмәде аңа. Капка шакыган тавышка Хаҗәр әбинең болай да сак йокысы бик тиз ачылды. Өендә ут алып, капка ачарга чыкса, үз колагына үзе ышанмый торды. Тавыш бирүче кеше – кече улы Гаязы бит. Капка ачылуга ук төпчеге:

- Әни, хәлләрең ничек? Авырып торасыңмыни? — дип сүз башлады. Юлда күргән михнәт-газапларын сөйли-сөйли өйгә узды.

Таң атканда ана белән ул чөкердәшеп чәй эчеп, кичә пешкән тавык ашын ашап утыралар иде. Хәл-әхвәл алышып, күргән-белгәннәрне истә төшерә торгач, артык ашыкмаса да, үз нәүбәтендә барыбер туа торган көзге көннең җиһанга яктылык сирпүен сизми дә калдылар алар.

Төш җиткәндә Хаҗәр әбинең олы улы Мөдәррис, өйлә авышкач, уртанчысы Гайнетдин кайтып төште. Ана гаҗәпләнергә дә, гаҗәпләнмәскә дә белмәде. Әмма аңа шунысы ачык иде: болай бергә җыелуда Әлфиянең кулы уйнамый калмагандыр. Шулай булмаса, улларының барысы да бер тирәдә кайтырлар идемени дә, барысы да күрешүгә: “Әни авырып торасыңмыни?” — дип сорарлар идемени?

Хаҗәр әби шулай уйлап ялгышмаган икән. Сүзгә-сүз иярә уллары хат алуларын, шуннан соң юлга чыгуларын әйттеләр. Гаяз үзенә килгән хатны кесәсеннән алып, абыйларына күрсәтте. Сызыксыз ак кәгазь битенә тигез юллар белән язылган хат: “Сезне бәрәңге өмәсенә чакырабыз. Авыру әниегезнең дә хәлен белеп китәрсез. Сезне көтеп, кайтуыгызга ышанып калучы әниегез һәм сезгә таныш булмаган студент кыз Әлфия”, — дип тәмамланган иде.

Балаларны юлга чакырган хатларны тагын бер кат искә алудан бер мәлгә тынлык урнашты. Туганнар ирексездән бер-берсенә, аннан кыяр-кыймас кына әниләренә карап алдылар. Ул карашларда уңайсызлану да, борчылу да, ваемсызлыктан кичергән вөҗдан газабы да бар иде…

Ә Хаҗәр улларын сыйлауны дәвам итте. Озак көткән йөрәк җимешләре үз янында булудан дөньясы түгәрәк, җаны ял итә иде аның.

P.S. Авторы күрсәтелмәгән.

Чыганак: «Яңарыш» газетасы  14.11.2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.