Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Адашкан җан

5765_big_12

- Минем уз гомеремдә нинди генә күзләр белән очрашканым булмады, — дип дәвам итте сүзен яңа танышым.- Нинди генә күзләр белән һәм нинди генә халәттә… Менә синең белән җиде төн уртасында син ялгыз яшәгән фатирда чәй эчеп утырабыз… Әфлисун төсендәге мамык тәлгәшләре төшерелгән үзбәк пыяласы аның уч төлләрендә боргалануган туктал калды. - Курыккангамы, кара күзләреңне яшерергә тырышасың… Ә беләсеңме, мин бу күзләргә, үзең теләгәндә дә, кагыла алмас идем. Алдый белмәгән, адаша белмәгән күзләрдән куркам мин.

Кунагымның сул битендәге кара тал җыерылып, бөрешеп кала. Калын кашлары урынына кайта. Зур кара күзләре кебек чәч бөдрәләре бер-берсенә сыенышалар. Әллә туңа, әллә…
Җирән үзбәк пыяласында зарыккан һинд чәе аның күкләр күкрәгән табыш белән сөйләшүче тамак төбенә ыргыла.
- Гомерем буе зәңгәр күзлеләргә, сары чәчлеләргә гашыйк булып яшәдем мин… беләсең килсә, син минем хыялдагы мәгъшукаларга һич тә туры килмисең. Узең теләсәң дә, сөяркә дә итә алмас идем. Алдый белмәгән күзләрдән куркам мин. Ник ишегемә кактың, дисеңме? Ни өчендер миннән шүрләгән күзләрең белән генә чыга алам мин бу төнне.
Сары чәчле, сыек төстәге күзлеләрне яулау ир-ат өчен берни түгел.
Чын-чынлап әсир итәләр, җиңел генә синеке булалар, һәм сине өрфия томанга төреп яшәтәләр.
Мин үз өемнән еракта да кал-кара күзле хатынымның, кайсы тәрәзә төбенә утырып, мине нинди уйлар белән көткәненә кадәр белеп торам. Көн дә очрашкан сөяркәмнең кайсы, ничәнче ир-атка ишек ачканын әйтә алмыйм.
Сеңлем, булдыра алсаң, күзләремә туры кара! Сөйләгәннәремә кырыс хөкем көтәм мин алардан.
Ерак Себер аыылларында концерт куеп йөргән чак. Көннәр буе талгын елгаларда коенабыз. Җиләкнең ниндие генә юк! Кеше аягы басмаган бу як табигате тәмам әсир итте. Кайтасы көнне ничек тә сузасы килә, үз белдегебез белән маршрутларны озынайтабыз, үзгәртәбез. Шулай йөри торгач, әллә Киндеркүл, әллә башкачарак исемле зуррак кына бер авылга килеп чыктык без.
Вак борчулар белән көн үтте. Кич җитте. Инде программа шомарган. Кабатлаулар кирәкми. Әллә Казаннан ерак булганга, үзебезне көндезен дә, сәхнә артында да, төннәрен дә шактый иркен тотабыз. Тамырлар киңәеп, каннар кайнарланып киткән кебек…
Бу концерт көтмәгәнчәрәк башланды. Миннән алда чыгыш ясыйсы иптәшебез уйламаганда-көтмәгәндә җир убылган төсле юк булды. Мине сәхнәгә ашыктырып, эткәләп-төрткәләл чыгардылар.
Җәйли дә генә печән чапмадым,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннәр өзеп капмадым.
Бик күп сөйдем, җаным, күпне күрдем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Синнән матурны мин тапмадым.

Аның бәрнеттәй тавышы, чәчләремне аралап, муен чокырын йомшак кына сыйпап үтте дә, юка кофтамны санга да сукмыйча, тиргә баткан аркамнан көчле ирләр кулы кысып алгандай булды. Мин шушы җыр иясенең күзләренә терәлдем дә каттым. Тын алырга куркып, җырның азагын көттем.
Карлыганнан кара кашларың,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннән кызыл йөзләрең.
Шикәрләрдән тәмле, балдан татлы,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең.

Күңелне әйтеп бетермәслек шом, ниндидер хәвеф басты. Җыры, көе, сүзе, сүзләренә салынып бетмәгән мәгънәләре дә миңа багышлангандай тоелып, серләр чолганышында калдым.
Ә ул һаман да, әфлисун чәчәкле үзбәк пыяласын кулларында уйнаткан килеш, җырның өченче куплетын башлады. Мин дә янәдән калын гәүдәле, калын тавышлы, инде олыгаеп барган бу ирнең үзеннән дә картрак күзләренә төбәлдем.
Бара гына торгач юл буйлап,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Юл гынаем китте су буйлап.
Уйсыз гына егет түгел идем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Уй гынаем бетте сине уйлап.

- Моңга сусаган налык мине дәррәү алкышларга күмде, — дип дәвам итте ул сүзен. — Иң алгы рәткә утырган зәп-зәңгәр күлмәкле кыз гына миңа рәхмәт әйтергә ашыкмый иде. Шомырт кара күзләрен миңа текәгән дә мәрткә киткән кебек кымшанмый утыра.
Алардагы сагышның тирәнлеге, хисләренең миңа гына төбәлгәнлеге! Төн урталарында шул карашны тоеп уянып китәм дә шыбыр тиргә батам. Ничә тапкыр, үземне белештерми, шәһәрнең таш урамнары буйлап чыгыл йөгергән бар. Җырдагы юлларга чыгып йөгергән…
Мин ул күзләрне һәр сәхнәдән, дөньяның һәрбер почмагыннан эзлим. Мин эзләмәсәм, үзләре табып алырлар да: «Юл гынаем китте су буйлап…» — дип елап җибәрерләр шикелле. Хәер, ул җырны минем әле шуннан соң җырлаган да юк иде.
Нигә җырларга уйладың, дисеңме? Ул күзләрне мин бүген синең йөзләреңдә таптым. Беркемнән дә шүрләмим дигәндә, качар ярык эзләгән кара күзләреңнең алдый белмәгәнен күрдем. Теләсәң дә, аларга кагыла алмасымны аңлатасым килде.
Сәхнә артында миңа кош теле кадәр генә язу кисәге тоттыралар. «Мин Сезне басу калкасы янында көтәм. Мәдинә». Шунда ук минем күз алдыма зәл-зәңгәр күлмәкле кыз килеп баса. Клуб мөдиренә:
- Кем ул? Күрсәт! — дип, куанычымнан кычкырып җибәргәнемне дә сизми калам.
Ул, мыек телләренә аңлаешсыз бер елмаю җәел, әлеге кызга күрсәтә, һәм колагыма:
- Вакланып маташма. Турыдан бәр. Түгәрәктә йөри торган бер нәрсә шунда… — дип серле пышылдап та өлгерә.
Бу сүз кайнар тәнгә салкын су сипкән кебек тәэсир итсә дә, сиздермим. Эчемнән, гөнаһлану кемнән калмаган да, без кемнән ким, дип куям.
Мәдинә мине кешеләр ялгыз калдырган клуб ишеге төбендә үк көтә. Басу калкасына без бергә атлыйбыз. Мин аны үзем генә таба да алмас идем, ахрысы. Әллә нинди бормалы урамнар буйлап барабыз барабыз.
- Сез мине адаштырмакчы бугай, — дигән булам. Мәдинә янәшәсендә бару рәхәт.
- Юк ла. Менә болынлыктагы күлне генә күрсәтәм дә. Анда шундый матур урыннар бар! Кичке якта, айга карап, суга аягымны салындырып утырырга яратам мин. Күңелгә төрле җырлар килә. Сезнең матур табышыгызны ишеттем дә, күрсәтәсе, сөендерәсе килде. Ә чыны… Ошаттым мин Сезне!
Мәдинә кинәт туктый да, үрелеп, иреннәремнән йомшак кына үбеп ала. Авыл кызыннан мондый батырлык көтмәгән мин сукбай, кабаланып, күлмәк изүләренә үреләм. Тик Мәдинә:
- Кирәкми! — дип этеп җибәрә, ай нуры яктырткан, ялтырап күренгән басмага таба йөгерә. Нәкъ басма уртасында мин аны кабат көчле кулларым белән эләктерәм. Ул каршы тора алмый, гөрес итеп, кытыршы такталар өстенә килеп төшәбез.
…Мәдинә һаман елауда. Ул инде нинди дә булса аваз да чыгармый. Аның сулкылдавын мин басма такталарының дерелдәгәненнән тоям.
- Ник әйтмәдең? Ник кыз икәнеңне әйтмәдең? — дим мин өзгәләнеп. — Өйләнәм! Мин сиңа бүген үк өйләнәм! Менә кайтабыз да… Әниләреңә сәбәбен дә әйтми генә, хәер-фатиха сорыйбыз…
Бераздан без кайтыр юлга дип күтәреләбез. Инде тынычланды дип уйлаган Мәдинәм аңын югалтып егыла. Мин аны ике чакрым күтәреп алып кайтам. Басу капкасы янына җиткәндә, кыз күзләрен ача. Кулларымнан төшерәм дә, инде сөйләшми генә атлыйбыз. Бераздан:
- Мин сине бик тә ошаткан идем бит… Бу инде безнең өй. Башка беркайчан да… — дип, нидер сөйли генә башлый, киң итеп ачылган урыс капкадан бөеренә таянган бер апа килеп чыга.
- Аһ, ыштыр бит, гомер булмаганны, атаң ни әйтер, төнне керфек какмый чыктык! — дип чәпчергә тотына. Мәдинә яңадан, аңын югалтып, инде аның аяк астына ук егыла. Мин әле яңа гына өйләнергә вәгъдәләр биреп кайтканымны да онытып, караклыкта тотылган мәче сыман, алны-артны күрми чабам.
Кая барганымны, ни булганны белештерми чабам. Һәм… әлеге су янына килеп чыгам. Ә басма өстендә… чәчләрен иңнәренә таратып Мәдинә утыра!
- Юл гынаем китте су буйлап… — дип җырлый ул. Кирегә йөгерәм. Тагын адашам. Мине, таң аткач, хәлдән тайган килеш егылган җирдән табып алалар. Өстемдә — бөгәрләнеп беткән чалбар, яшелләнеп беткән күлмәк, йөзем — яшьле туфракта. Куркыныч бер төш кебек узган төнне мин аңлый алмый торам. Якынайган клуб мөдирен күрү генә айнытып җибәрә. Барып якасына ябышам:
- Ник кыз игәнлеген әйтмәдең?
Ул бер дә исе китмәгән кыяфәттә:
- Минеке булмаганга! — дип җабап бирә. Бугазга тыгылган төерне аңа төкереп ташласы килә, иптәшләрем төялгән автобуска сикереп менәм дә:
- Шофер, мөмкин кадәр тизрәк! — дип әмер бирәм. Бу урыннан качасы, бу төнне онытасы килә.
Басу капкасын чыгып, бераз баргач, уңга бормаланып киткән юлга карыйм. Анда шул ук зәңгәр күлмәктән башын кыңгыр игән Мәдинә басып тора. Ерактан миңа аның күзләре күренми. Әмма мин аларны тоям. Алдарга өйрәнмәгән ул күзләргә ни дияргә белмим.
Гашыйк идемме мин аңарга? Юк! Рәнҗетергә теләдемме? Юк! Нинди кыргый хис мине адаштырды?
Ә нигә өйләнмәдең, диярсең? Анысын да белмим. Нинди уйлар белән чыгып баскан ул әлеге сукмакка?..
Мин чирек гасыр Киндеркүл якларына аяк басмадым. Чирек гасыр! Шулай да бервакыт, бөтен батырлыгымны җыеп, мин шул авылга барып чыктым. Инде клуб мөдире икенче. Мәдинә турында аннан сорашырга кыюлыгым җитмәде. Концерт башланыр алдыннан, пәрдәдән кечкенә генә тишек бөреп, залга күз ташладым. Иң беренче рәттә зәп-зәңгәр күлмәкле нәкъ Мәдинә төсле кыз утыра. Бәлки, туташ, бәлки, ханымдыр. Миңа начар булып китте. Сәхнәгә чыгарлык хәл калмаган иде. Алып баручы, бер артистыбыз авырып китте, дип белдерде. Концерт тәмамланыр алдыннан, соңгы көчемне туплап, мин пәрдә кырына килдем. Залда әлеге кыз утырган бердәнбер урын буш иде… (дәвамын укырга…)

Рифә Рахман

PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.