Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Парлы килеш парсыз булганбыз…»

15-polosa-500x281

Бүген ял көне иде. Рәмилә йокыдан кояш белән бергә уянды. Юынып, өс-башын тәртипкә китерде дә иртәнге чәйне әзерләргә кереште. Аның исәбе – ирен һәм балаларын нинди дә булса таба ашы белән сыйлау иде. Ул коймак пешерергә тотынды. Бергәләшеп чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчкәннән соң, ире белән улы хуҗалык эшләрен караштырырга чыгып киттеләр, ә кызы базарда, кибетләрдә йөреп кайтырга булды.

Рәмилә, табынны җыештырып, савыт-сабаны юып алгач, радиоалгычны кабызды, буш вакытларында, аеруча ял көннәрендә, «Юлдаш» каналын тыңларга ярата ул. Радио тыңлый-тыңлый, уйларына бирелеп, бераз тәрәзәдән карап торды. Тышта – яз, табигатьнең кышкы йокыдан уянган мәле.

Озакламый радиода ял концерты башланды. Бер җыр тапшырдылар, аннары икенчесен. Ә өченчегә диктор исемен һәм авторларын әйтеп, моңарчы таныш булмаган өр-яңа җырны ягымлы, моңлы тавышлы җырчылар дуэт белән башкарачакларын игълан итте.

– Кара син аны, нинди матур җыр бит бу! Тукта әле, тукта, «Гомер юлын парлы килеш парсыз үткәнбез» дип җырлый түгелме соң алар?..

Бу юлларны ишетүгә хатынның сулышы, йөрәк тибеше ешайды, күзләрендә кайнар яшь тамчылары ялтырады һәм ул хәлсезләнеп йомшак кәнәфигә барып утырды.

– Кара әле син аларны, минем язмышым турында каян белеп җырлыйлар икән?! Югыйсә, инде чирек гасыр вакыт үтсә дә, үземнең беренче мәхәббәтем турында беркемгә дә, хәтта уртак түшәкне бүлешеп гомер иткән иремә дә сөйләгәнем, күңелемне бушатканым булмады бит минем, – дип сөйләнде ул.

…Рәмилә гаиләдә бер генә бала иде. Әти-әнисе канаты астында иркәләнеп, назланып, шул ук вакытта эш сөючән, уңган, кыю кыз булып үсеп җитте, кечкенәдән сатучы булырга хыялланды. Теләгенә иреште дә: һөнәрчелек училищесында белем алып, сатучы һөнәрен үзләштерде. Аннары бөтенләй күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка – чит җиргә эшкә җибәрделәр. Биредә ул Фәрит исемле егет белән танышты.

– Менә күрерсең әле, сөеклем, бездән дә бәхетле пар булмаячак бу дөньяда, – дип еш кабатлый иде Фәрит, Рәмиләсен күкрәгенә кысып кочаклап.

Тиздән алар икесе дә югары уку йортларына укырга керде. Кыз үз һөнәре буенча укуын дәвам итсә, кечкенәдән техника «җене» кагылган егет инженерлык юлын сайлады.

Эх язмыш, язмыш дип әйтергә яратабыз. Чыннан да шулай шул. Тормыш корып бергә яшәү насыйп булмады аларга. Икенче курста укыганда 22 яшьлек егет авариягә эләгеп һәлак булды.

…Утыз яше тулганчы диярлек, беркемне дә үз янына якын җибәрмәде Рәмилә. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшли генә башлаган еллары иде бугай, ул әти-әнисе янына кунакка кайтты. Шулчак якыннары: «Гомер буе ялгызың яшәп булмый, үз парыңны табып, тормышка чыгу ягын карарга кирәк!» – дип җайлап кына үгетләгәннәр иде үзен, әллә киңәшләре килештеме, әллә язмыш кушуымы, икенче елны ук, гөрләтеп туй ясап, кияүгә чыкты. Ире акыллы, сабыр, тыйнак кеше булды, гомер итеп бер авыр сүз дә әйтмәде. Алмадай ике бала үстерделәр, байлыкта-муллыкта яшәделәр. Ә менә бүген… Радиодан тапшырылган үзәкләрне өзәрлек, бәгырьләргә үтеп керерлек шул моңлы җырны аның инде менә ничәмә дистә еллар буена күкрәк читлегендә томаланып яшәгән хисләр өермәсен кузгатып җибәрде, эчке дөньясының астын-өскә китерде.

Хатынның кинәт хәле начарланды: ул бер янды, бер туңды, күз аллары караңгыланды, тыны кысылды, тәмам хәле беткәндәй тоелды. Күз алдында яшьлек мәхәббәте – Фәрите пәйда булды. Ул ихлас куанып, ягымлы елмаеп, кулларын изәп, сөйгәнен үз янына чакыра иде. Рәмилә, соңгы көчен җыеп:

– Сөеклем, элек син: «Бездән дә бәхетле пар булмаячак бу дөньяда», – дия идеңме әле? Беләм, чыннан да, бездән дә бәхетлерәк пар булмаячак! Тик бу дөньяда түгел, ахирәттә без иң бәхетле пар булачакбыз, – дип уттай янган иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып пышылдады да күзләрен мәңгелеккә йомды…

Рәфил САМАТОВ,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстан, Дүртөйле районы

Р.S.Чыганак: «Безнең гәҗит» №1, 2017



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.