Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Дус дигәнем көндәш икән

d50189f639008c9286ef7b1af2c936fd_L

Әллә ничек кенә дуслашып китте Алия белән Гөлнар. Алия – авыл кызы, Казанда университетта укый. Ә шәһәрдә хисапчы булып эшләүче Гөлнар әбиләренә Казаннан  кайтып йөри. Бу атнаны да авылга кайткан иде ул. Кичен дуслар очраштылар. Гөлнарның 2 ел очрашкан егете белән ташлашкан чагы. Клубта күрше авыл егетләре дә күренә. Кайтканда кызларга Ранил исемлесе иярде. Кунак кызын ошаткан икән. Егетнең мәхәббәте дустына төшүгә Алия генә сөенмәде…

Ранил авылда эшли, әнисе белән генә яши. Алиянең җәйге каникул вакыты булганга, атна буе аның белән клубта сөйләшеп-көлешеп йөри, шимбә көнне Гөлнар кайта. Ранилнең башы тәмам әйләнде, кайсы кызны сайларга белми йөдәде ул. Гөлнар кайтмаганда, гел Алия янына чаба. Гөлнар исә аны чын күңеленнән ярата иде. Аларның уртак балалары булырга тиеш. Эшләр болайга киткәч, Ранилнең Гөлнарга өйләнми чарасы калмады. Авылдан китеп, Гөлнарлар фатирына күченде егет. Кызның әти-әнисе кияүгә әйбәт кенә эш тә табып бирделәр, өс-башын да карадылар. Үзләренә аерым бүлмә. Торсыннар гына, бала ятим булмасын. Ир бала да бит, җитмәсә. Ранилнең күп кыланмышларын күрмәмешкә салышты алар.
Алиянең генә беркем белән дә җитди мөнәсәбәте булмады. Ул кияүгә чыкмады. Менә беркөнне Ранилне базарда очратты. Ранил аның ялгыз булуыннан файдаланып калырга ашыкты. Ул бертөрлелектән туйган иде. Алар кабат очраша башладылар. Авылга кайтулар ешайды. Алия, күпме генә теләсә дә, аны гаиләсеннән тиз генә аера алмады. Ранил улын бик ярата шул. Гаиләсеннән китсә, баланы күрсәтмәсләр, дигән уй куркыта аны. Тик тора-бара Алия Ранилне гаиләсеннән барыбер аерды. Алар фатир алып торып яши башладылар. Икесе дә эшләгәндә ярый иде, бала тугач, авырга туры килде. Ранилнең ирекле яшисе килә. Алия белмәгәндә, беренче улы янына да бара. Гөлнар да, бала әтисен белеп үссен, дигән фикердә.
Шәһәрдә тормышны рәтли алмагач, Ранил белән Алия авылга әниләре йортына кайтып төштеләр. Каенана гына икенче киленне ачык чырай белән каршы алмады. Беренче оныгын күрә алмауда да гел Алияне гаепләде. Алиянең малае да өченче яшь белән бара инде. Авылда да, районда да эш юк киленгә. Ранил эшләгәненең яртысын Гөлнарга биреп бара, дөресрәге, ул сорап ала. Казанда эшләгән ир авылга көн дә кайтмый, Гөлнар янында кала… Авылга кайтуына бик үкенә Алия. Ранилнең шулай ике гаилә арасында йөрүе күпмегә барыр икән?!

 Таңсылу РАМАЗАНОВА

Чыганак: «Шәһри Казан»  12.12.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.