Әллә ничек кенә дуслашып китте Алия белән Гөлнар. Алия – авыл кызы, Казанда университетта укый. Ә шәһәрдә хисапчы булып эшләүче Гөлнар әбиләренә Казаннан кайтып йөри. Бу атнаны да авылга кайткан иде ул. Кичен дуслар очраштылар. Гөлнарның 2 ел очрашкан егете белән ташлашкан чагы. Клубта күрше авыл егетләре дә күренә. Кайтканда кызларга Ранил исемлесе иярде.