Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ялгышасың түгелме, балакаем?

065778b27d599bd855aa89b36cd0904b_L

Яңа көн туган саен, Фирзәтнең, тәрәзә каршына басып: «И, Ходаем, нигә дип җибәрдең миңа бу сынауларны», – дип кабатлауларын әнисе ишетсә икән. Өйләнгән чакта үзенең сүзенә колак салмаган улына ничек ялваруларын исенә төшерер иде. Фирзәтнең авылда өч ел буе дуслашып йөргән Рәфиләсе белән әти-әнисе дә дуслашып беткән иде инде. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына да китермәделәр. Мәктәпне тәмамлап икесе дә авылда берәр ел эшләгәннән соң, Казанга югары уку йортларына  юл тоттылар. Тик биредә аларның дуслыгы озакка бармады шул. Тулай торакта күрше бүлмәдә яшәгән Гөлзия Фирзәтнең башын әйләндереп тә куйды. Моны үз күзләре белән күргән Рәфилә, үзенә ничек кенә авыр булуга карамастан, егете белән араларын шунда ук өзде. Фирзәт исә әнисенең: «Ялгышасың түгелме, балакаем? Хатын-кызны елатып беркемнең дә бәхетле булганы юк әле», – дигән сүзләренә игътибар да итеп тормады.

Рәфилә, укуын тәмамлауга, юллама белән башка шәһәргә китеп барды. Тик авылга кайтуга йөрәк яралары кабат яңарды. Дус кызлары Фирзәтнең башта өйләнеп кайтуы, аннары бер-бер артлы балалары тууы турындагы хәбәрне ирештерде.
…Гөлзия, олы уллары үсә төшкәч, аны урнаштыру өчен, үзе дә балалар бакчасына эшкә керә. Шунда эшләгәндә икенче баласын да алып кайта ул. Көннәрдән бер көнне Фирзәт, һәрвакыттагыча, өч айлык сабыен кулына алып сөеп, сөенә-сөенә эшкә чыгып китә. Төшке аш вакытында күршеләре аның эш урынына шалтыратып, тизрәк өйгә кайтырга кушалар. Кайтса, ни күзләре белән күрсен, йорт тирәсен халык чорнап алган. Шул чакта аларны аралап алга таба атласа, җир өстендә өч айлык нарасые ятуын күреп, кычкырып җибәрә. Фирзәт: «Нәрсә булды?» – дип сорарга да өлгерми, күршесе аңа: «Бу Гөлзиянең эше. Баласын балконнан ташлаган бит», – дип әйтеп сала. Хатынны шунда ук психик авырулар  хастаханәсенә озаталар.  Фирзәт аның соңгы көннәрдә үзен сәеррәк тотуын да сөйләп бирә. Ярты ел хастаханә юлын таптый ул. Терелеп чыкканнан соң, иренә: «Минем белән башка яшәргә теләгең булмаса, кит, Фирзәт», – дисә дә, ул чыгып китәргә ашыкмый. Гөлзия кабат балалар бакчасына урнаша. Табиблар аңа башка бала табарга рөхсәт итми. Өлкән уллары, югары уку йортын тәмамлауга, өйләнеп, башка шәһәргә китеп бара. Үз-үзен битәрләп кая барып бәрелергә белмәгән Гөлзия бервакыт транспортта бер хатын-кыз белән танышып китә. Тегесе аңа үзләренең очрашу урыны булган йортның адресын да биреп калдыра. Алар кайгы-хәсрәт күргәннәргә ярдәм итәләр, янәсе. Беренче тапкыр килүендә үк аның акча янчыгын бушаттыралар. Тора-бара өйләрендәге әйберләр дә бирегә «күчә» башлый. Фирзәт аларның кая китүен сораша башлагач, аңа: «Мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк», – дип кенә җавап кайтара. Шунда берничә ай йөргәч, Гөлзия кием-салымнарын җыеп куйганнан соң гына иренә үзенең  Себергә китәчәген әйтеп сала. Тегесе  аңа нәрсә әйтергә белми аптырап кала. Фирзәт ул йөргән урынның секта икәнен уйлап та карамый. Хатынының үзенә чиста урман һавасы кирәк дигән сүзләренә ышана ул. Күзе томаланган хатынга эше дә, ире дә кирәкми башлый. Ул Себергә киткәннән соң, туганнары Фирзәткә: «Күпме түзәргә була инде. Син нишләп аерылмыйсың?» – дип тә карыйлар. Әмма ул беркая да китми. Гөлзия ярты елдан соң кабат кайтып төшә. Ул күрсәткән хәсрәтләрдән әнисе белән апасы да гүр иясе була. Фирзәт туган авылына кайтырга да уңайсызланып яши. Авыл халкы барын да ишетеп-белеп тора бит ул. Соңгы кайтуында сеңлесенең: «Абый, Рафиләнең рәнҗешләре генә төште бит сиңа!» – дип өзгәләнүләреннән соң, үзе дә күз яшьләрен тыя алмый. Тик хәзер нишләсен, үткәннәргә юллар юк бит…

 Люция ХӘБИБУЛЛИНА

Чыганак: «Шәһри Казан»  16.01.2014


ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.