Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кешенекен җимереп бәхетле булам димә

hjmfvl7ao9e

Минем абый – алтын кеше. Беркайда укымаса да, махсус белем алмаса да, әллә ниләр эшләп чыга ала ул. Үзе электрик, үзе кирпичтән менә дигән итеп стена күтәрә, түбә яба, бүлмә эчләренә ялт иттереп ремонт ясый, катлаулы җиһаз җыя ала. Тегеләй-болай гына түгел, бөтен эшләгән эше җиренә җиткән, бик пөхтә дә килеп чыга аның. Укыган кеше ул кадәрле булдыра алмый, чын.
Әмма бер тискәре ягы шушы бөтен уңганлыгын сыза да ташлый инде абыйның. Вакыты-вакыты белән башын ташлап эчә торган гадәте бар аның. Йөзәрләгән мең акча эшли үзе. Тик бер эчә башладымы – бетте инде, бөтен акчасын аракыга, кабымлыкка тота да бетерә. Ул эчкән чакта акча бирми кара – анысы икенче бер бәла. Айныгач икеләтә, өчләтә кайтара ул аны. Башын күтәрмичә эшли, бүтән эчмим дип, антлар бирә. Әмма билгеле бер вакыттан соң башындагы бер шөребе бушый да, барысы да яңабаштан кабатлана.
Атналар буе бер айнымыйча эчеп ятуына карамастан, абыйга чират. Бөтенесе дә: “Кайчан терелер инде, аны гына көтәбез”, – дип торалар. Эшчеләр, төрле шабашниклар, ремонт бригадалары күп ул. Әмма кеше ияләшкән кешедән эшләтә бит инде. Эшләп кенә китми ул чөнки, 10 ел гарантия дә бирә.
Беренче хатыны белән бик яратышып өйләнештеләр алар. Абый хатынын яратты, хатыны абый өчен үлеп торды. Исерек чагында да ярата иде ул аны. Ачуланса да, яратканы әллә кайдан күренеп тора иде. Шуңа да безгә әлләни зарланмады килен. Юлларын табып, ничектер күндереп кодировкага алып бара иде, кирәкле табибларын табып сөйләшеп кайта иде. Ләкин бергә-бергә унбиш ел яшәгәннән соң барыбер аерылыштылар алар. Бөтен туганнар аптырадык инде. Бик матур, бер-берсенә килешле пар иде алар чөнки. Табак-савыт беребезнеке дә шалтырамыйча гына тормый инде ул. Әмма алар бу дәрәҗәгә үк барып җитәрләр дип беребез дә уйламаган идек. Баксаң, абый бер ел буена башка хатын белән йөргән икән. Аерылышуы да шуның аркасында булды. Чынлап та үзе гайшыйк булганмы, сөяркәсе өйрәтеп, басымчалык иткәнме – кыскасы, хатыныннан аерылды, сөяркәсенә өйләнде абый.
Бусы белән дә байтак яшиләр инде, ялгышмасам, тугызынчы елларындыр. Бертуганнар булсак та, без абыйның тормышына кысыла алмыйбыз бит инде. Һәр кешенең үз башы, үз тормышы. Әмма аралашудан туктаганыбыз юк. Шунысы гаҗәп, менә беренче хатыны 15 ел яшәп, абыйдан бер-ике тапкыр зарланганы булды микән? Ә монысы гел башка. Икенче хатынга өйләндем дә, үзгәрдем булмый бит ул. Эшләве дә, вакыты-вакыты белән онытылып эчүе дә үз урынында абыйның. Салып ята торган көннәрдә хатыны көн-төн шалтырата безгә. Сәгатьләр буе зарлана, берни эшләми, баларга исе дә китми, алкаш дип, сүгә дә сүгә инде ирен. Әле бу көннәрдә, шундый матур май аенда да абыйның тагын “шундыйрак” чагы. Һәм тагын хатыны тарафыннан бертуктаусыз зарланулар ишетеп яшим. Бүген түзмәдем әле. Эчемдәгесен бик әйбәтләп кенә әйттем үзенә. “Кеше гаиләсен җимереп, бәхетле булам дип уйлаган идеңме әллә, җаныкаем? Менә дигән итеп яшәгән ир белән хатын арасына кереп кысылдың бит. Беркем дә мәҗбүр итмәгәндер шулай эшләргә, үзең гаепле!” – дидем. Чынлыгында да шулай уйлыйм мин. Бала-чага түгел бит, кырыгы тулып килгәндә хатын-кызда бераз гына акыл булырга тиеш, ләбаса! Кем хатын аертып, үзенә өйләндерә инде? Әле шуннан соң бәхетле тормыш көтәргә өметләнә! “Инде кияүгә чыккансың икән, зарланып шалтыратасы булма! Әле яңа эчә башлаган кеше түгел ул, гел шундый булды абый. Әмма синең кебек зарланучы юк иде әле”, – дидем. Бөтенләй эчмәсә дә, бәхетле буласылары юк аларның, иманым камил. Талаш өчен башка сәбәп чыгачак. Сәбәбе дә гади генә аның – кеше гаиләсен җимереп, бәхетле булам димә! Өлешеңә тигән көмешең инде, җаныкаем! Тешеңне кысасың да, иреңнең айныганын көтеп яшисең.

Гүзәлия, Балтачтан.

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.