Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Белгән булсам

2fgw9y5fnkm

Ничә кешегә барганым бар, бөтенесе дә беравыздан: “Кызыңда – каргыш», – дип әйтәләр. Бик көчлене салганнар ди, чыгарып та булмый. Ышаныргамы, юкмы – белмим дә инде. Кемгә ни зыяны тигән кызымның?
Бик акыллы кыз булып үсте югыйсә, университетлар бетерде. Хәзер аңа 34 яшь инде, эшкә дә урнаша алмый, кияүгә дә чыга алмый. Кисәк кенә еларга тотына, елый да елый, өйдән чыкмый. Табиблар психикасы бозылган дип әйтә. Бәләкәй чакта да, яшь чакта да әйбәт кенә иде. Яшьрәк чагында егетләр белән бераз йөрде әле. Йөри-йөри дә, гайрәте чигеп, беркемне дә күрәсем килми дип туктый. Хәзер бөтенләй йөрми, бизде. Кисәк кенә эче поша башлый. Бервакыт, үләсе килеп, агулар эчеп бетергән иде, көчкә алып калдык. “Бернинди рәхәтлек күрмим мин бу дөньяда”, – дип, чыдый алмый башлый. Нәрсә эшләргә белми. Бер кешене дә күрәсе килми. Инвалидлык ясатмакчы булган идек, бирмәделәр. Чөнки карап торышка менә дигән кыз, аны берәү дә авыру дип әйтми. Ял итәргә диңгезгә дә алып барганым бар, анда да аңа ошамады, елап тик йөрде. Бала хакына барысын да эшләргә әзер инде үзем, тик файдасын гына күрмим.
Әлмәт – газ эчендә утыра торган шәһәр, психикага шуның да йогынтысы бардыр, дип тә әйтәләр. Алай дисәң, кеше күп яши бит инде монда, туганнар, дуслар арасында алай елап чирләүчеләр бүтән юк. Шәһәрне ташлап чыгып китегез, һаваны алыштырыгыз дип әйтәләр. Менә без кисәк кенә кая күтәрелеп китә алыйк инде? Шушында эшләдек. Фатир алдык, гомер иттек, курыкмыйча кая гына чыгып китәсең? Кая көтеп торалар ди инде безне? Хәзер Әлмәттә фатирны сатып та булмый, танышларыбыз сатарга җыенган иде, һаман барып чыкмый.
Тагын бер кызыбыз бар – анысына да быел 30 яшь тула инде. Анысы да кияүдә түгел. Ул кызыбыз бездән аерым яши хет, әйбәт кенә эше бар, тыныч холыклы, апасы шикелле еламый. Ләкин кияүгә чыга алмый. Ничә караучыга бардым: “Үзегезгә салынган бозым балаларга каты итеп төшкән. Югыйсә, ул кызларыгыз кияүгә чыгарга тиешле булып дөньяга килгән булган”, – дип әйтәләр. Барысы да шул бер сүзне сөйли. Хактан да, ирем белән өйләнешкәндә, безгә каршы чыгучылар күп булды, аерырга теләделәр. Иремнең туганнары каршы төшкән иде. Хәзер бергә яшәсәк тә, әлләни матур яшәдек дип мактана алмыйм. Минем иремнең үзләренең авылларыннан йөргән кызы булган, мин аны белмәдем. Без шәһәргә барыбыз да авыллардан килеп урнашкан кешеләр бит инде, шәһәрдә таныштык, шушында йөреп киттек. Авылларында, миңа кадәр ни булганын каян белим? Үзе дә сөйләмәде. Ул кыз бик каты елаган, ирем аны авылда калдырып килгән булган. Ә шәһәрдә инде минем белән йөри башлады. Аннары өйләнешергә уйладык, ләкин көтмәгәндә авылдагылар каршы төште. Шул чакта гына мин теге авыл кызы турында ишеттем. Мине бик яратмадылар инде, чөнки авылдагы кызны кызгандылар, миңа аеручы дип кенә карадылар. Мин бит ул кыз турында йөри башлаганда берни белмәгән идем. Ирем әйтмәгән иде бит ул миңа, соңыннан гына әйтте, ләкин ул вакытта мин авырлы идем инде. Минем ни гаебем бар? Ул кыз аннары кияүгә чыккан, балалар тапкан, шунда авылда яши диделәр. Бәлки янына барып, тәүбә итеп, сөйләшеп карарга микән, “Белмәдем бит синең турында”, – дип ачылырга микән? Шуның каргышы, тискәре энергиясе төшеп ятмый микән минем балаларыма?

Әлмәт шәһәре.

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.