Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

“… Туйганчы елар идем”

serdce

… Без буй җитеп килүче яшьләр. Җәен кичке уеннарга йөрибез. Чүпләм, дүртле, өчле уеннарыннан ямьле алан шау-гөр килеп тора. Авылыбызда гармунчы егетләр дә бар. Шуларның берсе минем тәүге мәхәббәтем булды. Бер кичне ул миңа: “Разия, бүген икәү бергә кайтырбыз әле, яме”, – дип пышылдады. Дуслык җепләре олы мәхәббәткә әверелде.

Без үскәндә әти-әни сүзеннән чыгу юк иде. Сөйгәнемнең әти-әнисе безнең мөнәсәбәтләргә каршы чыкты. Егетем хәрби хезмәткә китте, юллар аерылды.

Көн артыннан көн узды, мин өзелеп аңардан кош теле кадәр генә булса да хәбәр көтсәм дә, килмәде. Авылыбыз урамнарында бәлкем очрашырбыз дип өметләндем, юк, насыйп булмады. Ә күңел һаман да: “Хәерле көн, Разия!”, – дип башланган хатлар көтте. Өч елга сузылган хәрби хезмәт чорында бер генә хаты килгән булса да, мин күкләргә очар идем. Юк, оча алмадым шул, мин газап, сагыш кичеп җирдә йөрдем.

Дус кызым Галия белән авылга ялга кайткач, аның өйләнүе турында хәбәр җиткерделәр. Бар дөнья караңгылыкка чумды. Тамакта төер, күздән яшь ага, сүзсез калдым. Йөрәгем телгәләнде, бөтен өмет-хыялларым бәллүр савыт кебек челпәрәмә килде.

Вакыт –иң яхшы дәва, диләр. Бу шулай. Көннәр, еллар үтә торды, мин әкренләп үз хәлемә кайттым. Яңа дуслар барлыкка килде. Әмма алар берсе дә минем беренче мәхәббәтемә тиңләшә алмадылар. Дус кызым белән алар авылына кайткач, кичен клубта булачак ирем белән таныштык. Бер елдан соң кавыштык. Мин беренче, кабатланмас, саф хисләремне күңелемнең иң тирән җиренә яшереп, ир хатыны булып яши башладым. Хисләрем бәреп чыгып, күңелемне сагыш, сагыну биләп алырга теләсә, кулларыма шөгыль алам, эш белән онытылам, кешеләр арасында булырга тырышам. Ике балам үсә. Бар булган сөю-назымны сабыйларыма бирәм. Әмма авылыма кайткан саен яшьлек дустыма булган хисләрем яңара, бергә йөргән сукмаклардан үтәм. Тик язмыш безне очраштырмады. Бәлки шулай хәерлерәктер дә. Хисләремне тыя алмас идем. Икебезнең дә гаиләләребез таркалыр иде.

Язмышка буйсынып яшим. Ун, егерме, утыз, кырык ел – сәгать телләре гомерләрне саный тора. Балалар үсеп җитеп, башлы-күзле булдылар. Үзебез дә олыгаеп барабыз.

…Бер кайтуымда әнием синең авылга кайтып, олы, изге эш башкарганыңны әйтте, синең сәламеңне тапшырды. Кырык дүрт елдан соң беренче сәламеңне әйттеләр! Күңелем түрендәге хисләрем язгы ташкын булып бәреп чыкты.

Әй, син, олы мәхәббәтле, ялкынлы яшьлегем! Син мине күкләреңдә очырдың, давылларыңда гиздердең, утларыңда көйдердең. Көчле күкрәүле, яшенле яңгыр кебек килдең дә, киттең дә. Хәзер инде еракта, бик еракта ялтыраган яшен шикелле, күңелләрдә хатирәләр булып кына калдың. Тик…

“Киләчәктә очрашуны
Мин бик тә теләр идем.
Күкрәгеңә башым куеп
Туйганчы елар идем.”

И.ГАЛИЕВА. Ютазы районы

Чыганак: «Татарстан яшьләре» № 77 27.06.2006



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.