Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мәхәббәтнең күзе сукыр

0_d464e_e8ec1d4d_XL

Кипшереп ярылган иреннәрен ялап «су» дип ыңгырашты Марина. Ул үзенең күпме кайда ятканын аңламады. Үтереп сызлаган аяк-кулларга түзеп булмый. Башы әйләнеп ара-тирә аңын да җуеп ала иде кыз. Ярыктан төшкән сүрән кояш яктысыннан кайда ятканын абайламак  булып карады. Ниндидер тарлавык яки чокырга ошаганмы соң әйтүе кыен. Имгәнгән гәүдәнең кычкырырлык чамасы булмаганлыктан, ыңграшу авазы яңгырап кире үзенә кайтты. Өч көн була дигәндә тарлавык авызыннан кара шәүлә аңа таба шуышты. МЧС хезмәткәрләре Маринаның аңсыз гәүдәсен бәйләп өскә күтәрделәр. Җенле дигән данлыклы урынны чечен халкы урап уза гомумән бу тирәдән йөрмиләр иде. Шуңа да карамастан уйнап йөргән балалар чокырдан килгән ыңгырашу авазына зурларны ярдәмгә чакыралар. Кызны бик авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Врачларның зур тырышлыклары аркасында кыз берничә тәүлектән соң күзләрен ача. Прокуратура хемәткәрләренә үзенен Марина түгел Мәрьям исемле икәнен, соңгы тапкыр ире белән бала көтүен әйтеп сөйләшкәннән соң машиналарына утырып кибеткә дип чыгып китүләрен  генә хәтерләвен әйтте. Грозныйдан берничә чакрым ераклыктагы җенле чокырга ничек барып төшүен берничек тә аңлата алмады. Мәрьямнең ире Асланны әзләү башланды. Аның кайда, кем булып әшләвен кайчан соңгы тапкыр күрешүләрен тикшерделәр. Краснодарскийда югары уку йортында  укыганда   таныштылар Аслан белән Марина. Биш ел буе бер-берсенә гашыйк булып йөргәннән соң укуларын      тәмамлап никах укытып бергә яши дә башладылар. Ирен яратудан башы-күзе томаланган Марина мөселман диненә күчеп исемен Мәрьямгә алыштырды, яулык япты. Чөнки  үзе үскән гаиләдә тәрбия ирне атаны хөрмәтләндерүгә юнәлдерелгән иде. Ире Асланның һәр сүзе закон иде. Гомумән чечняда хатын-кызга каршы сүз әйтү кырын карау тыела. Ире Мәскәүгә барып урнашып соңыннан хатынын кайтып алырга    ышандырып китеп тә барды. Поезда барганда Аслан чибәр генә кыз белән танышып китә. Мәскәүнең үзендә яшәүче кыз Элинага  ул үзенең өйләнгән булуын белгертми. Кыз аны бай атасы янына эшкә урнаштыра, яшәргә аерым бер бүлмә бирә. Кичләрен яшерен рәвештә очраша башлыйлар. Аслан чечняда үзен өзелеп көткән хатыннан ничек кенә котылып бу бай марҗасына өйләнергә дип баш вата. Шундый зур байлыкның  шома гына үз кулына керәчәгенә өметләнә ул. Сөяркәсенең әнисе аркылы туганыма кирәк иде дип йокы даруы сората, Грозныйга кайтып китә. Мәрьям ирен бик сагынып  каршы ала тәмле ризыклар пешереп  өстәл әзерли. Ире белән чәй әчкәндә үзенең авырга узуын тиздән әти булачагын әйтә. Үз чынаягындагы чәйдә  күп дозада йокы даруы салынганын белми дә кала. Аслан хатынын балага киемнәр алабыз дип алып чыгып китә. Алдан планлаштырган гамәлләрен тормышка ашырырга карар кыла, кеше йөрми торган җенле чокырга ташласаң тапмаслар дип уйлый. Хатынның йоклап китүен озак көтәргә туры килми. Берничә метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән гәүдәнең тавышын  бераз тыңлап торганнан соң, бер нинди курку жәлләү хисе булмаган таш бәгеръле ир сөяркәсе янына китеп бара. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән бу бәндә кеше дип аталырга хокукы булмаса да типтереп  яши бирә. Мәрьямнең сәламәтлеге акрынлап үз хәленә кайта, авырына зыян тими диярлек. Авырлы вакытта әниләрне фәрештәләр үз канаты астына ала диюләре дөрес ахры. Ул сәламәт кыз бала таба. Әти-әнисе янына кайта. Кияүгә чыгып киткәннән бирле кайтып күренмәгән кызларын шатланып каршы алалар. Тоткын кебек яшәгән елларын, башыннан кичергәннәрен елый-елый әнисенә сөйли. Асланны  табып кулга алалар суд була. Хатынының күзенә туры карарга кыймыйча гына кат-кат гафу итүен сорый. Сөяркәсе Элинаның дус кызы белән ятакта тотылганнан  соң хурлыклы рәвештә өйләреннән куылып, эт типкесендә интегеп кайчан кылган җинәятем ачылыр да килеп тотарлар дип куркып дерелдәп яши. Бер рәхәтнең – бер михнәте булла шул. Һәр эшләгән гамәлләребез өчен яхшымы ул яманмы җавап тотарга туры килә.

Миләүшә Маликова. Казан (05.11.2014)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.