Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Әйткән сүз — аткан ук

mas7aovsjaq

Нахакка кешенең хәтерен калдыру, күңелен рәнҗетү һәрвакыт тәнкыйтьләнә. Бер генә дин дә аның ишене хупламый. Тик, кызганычка каршы, бөтен кеше дә дөрес кенә яшәп бетә алмый шул…
“Авыруың чынмы?»
– Узган ел гаиләбез өчен бик катлаулы булды. Йә беребез авырып китә, йә икенчебез, ул арада улым югары температура белән укудан кайтып ята, күршедә генә үз гаиләсе белән яшәүче кызыбызга да, оныкка да күчте. Мин эшләгән оешмада хуҗа хатын больничныйга киткәнне яратмый. Хәер, бер бездә генә шундый хәл түгел инде ул, кайда да шулай. Кемнән сорасаң да – шул. Үземә карата сүз, кырын караш буласын белеп, терелеп тә бетмичә ике көннән соң ук эшкә чыктым. Үзем эшлим, үзем көчле дарулар эчәм. Көнне ничек тә әнә шулай тарта-суза уздырам да, кичкә көчкә кайтып, караватыма авам. Иртән тагын эшкә җыенып чыгып китәм. Өч көнләп шулай үз-үземне көчләп йөрткәннән соң, организмым тәмам өзлекте. Дарулар эчеп торсам да, шифасы тимәде, кабат югары температура белән башымны күтәрә дә алмас хәлгә җиттем. Билгеле инде, тагын больничный ачасы, ятып дәваланасы булды. Инде терелеп эшкә чыгам гына дигәндә кабат улым авырып китте. Аны дәвалап эшкә чыгасы көнем тагын билгесез вакытка кичектерелде. Нишлисең, бернишләп булмый торган хәл бит. Берничә атнадан соң гына тулысынча терелеп бетеп, эшемә киттем. Җитәкченең йөзе кара янган, минем якка борылмый да. Кая ди ул исәнлекне сорап тору, савыгып беттегезме инде, ниһаять, дип теләктәштек белдереп каршы алу. Иртәнге җыелышта ук бөтен кеше каршында: “Күпме өйдә ятып була соң ул? Коллективтан оялыр идегез бераз! Үзегезнең эшне башкаларга өясез!” – дип сүкте. Аның сүзләрен ишетеп, авызымны ачып берни дә әйтә алмадым. Ничек шулай дип әйтергә кешенең теле әйләнә ала, мин шаккатам. Авырганымны, әллә ничә тапкыр ашыгыч ярдәм чакырганны белеп-ишетеп торды, ләбаса. Ә ул “өйдә яттың” ди, әйтерсең мин анда ял итеп, эштән качып яткан. Табибтан справкам булмаса ярар иде әле, ичмасам. Көне көнгә язылган, пичәте куелган язуым кулымда бит, белә. Ул вакытта нык рәнҗетте ул мине. Нахакка бит! Җитмәсә, кеше каршында әле. Ул көнне эшем эш, көнем көн булмады. Ул сүзләрдән әллә никадәр вакыт рәткә килә алмыйча йөрдем әле. Башым чат тубал кебек. Берни уйлый алмыйм. Ярый инде эштәге хатыннар аның кем икәнен белә, “Юкка бетеренмә”, – дип, мине тынычландырырга тырыштылар. Нахак сүзләрен йотып җибәрергә дә өлгермәдем, берничә көннән үзе килмәде бу. Баксаң, кызы авырып киткән моның. “Үпкәсенә салкын тидергән”, – диделәр. Минем кебек, шактый вакыт эшкә йөри алмады. Бөтен кеше шаккатты инде, салкын тидермәгән ул, синең рәнҗешең шулай кайткан, дип сөйләделәр. Җитәкче хатынның үзенә дә барып җиткәндер ул сүзләр, аның ишетмәгәне юк чөнки. Әмма хатасын таныгандырмы-юкмы, әйтә алмыйм. Яныма килеп гафу үтенүче, ярар инде, кызулап кына әйтелгән сүзләр булды, үпкәләмә, дип әйтүче булмады.

Сиринә, Питрәч

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.