Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Үкенечләр — урман…

4442_big_b_4ea07f3cdb72a3e5dc943a25ceee01c1

Ул миңа берсендә, радиога хат язып, үзенең туган көненә җыр тапшыруларын сорарга кушкан иде. Зөфәр Билалов җырлый ул җырны. Сез дә беләсездер, “йөгерә-йөгерә кереп адаштым” дигән юллар бар анда. Блокнотыма ул чакта сөйләшкән сүзләребезне дә язып куйганмын. “Сугыш башланганда миңа 18 яшь тә тулмаган иде әле, наным, — дип сөйләп утырган ул миңа. - Әтине алдылар, әни белән икебезгә дүрт бала белән калдык. Ат җигеп тә, үгез җигеп тә эшләдем, окоп казырга да җибәрделәр.Бар теләгәнем — сугышлар гына булмасын, балам! Җизнәгез генә иртә китте, 32 ел гына торып калдык. Вафатына уналтынчы ел китсә дә, аны уйламаган көнем юк минем. Моңсу шул, бик моңсу. Җырдагыча, урманнарга кереп адашкан кебек кенә булды шул…
Малайлардан, кызлардан ризамын. Өч ул, ике кыз үстердек, бар да гаиләлеләр…”
Мин боларны радиога язасы хатыма кирәк булыр дип теркәп куйганмындыр инде. Үтенечен онытмадым да, башта уку, имтиханнар, аннан эш, гаилә мәшәкатьләре белән үти дә алмадым. Мин моны яңадан кичә искә төшердем. Ә ике көн элек 87 яшьлек ул ананы баудан өзеп төшерделәр.
Намаз яшендәге карчыкның үз-үзенә кул салуы, дөньядан мордар булып китүе Галимә апа яшәгән бистә халкын тетрәндерде генә дисәм, аз булыр. Соңгы язуын калдырмаса да, әбинең нигә болай эшләве берәүгә дә сер түгел. “Малайларга, киленнәргә, кызларга артык кашык булудан ардым, муенга элмәк салып котылсам гына”, — дигән сүзләрне таныш-белешләренә, күршеләренә генә түгел, ул хәтта инде кызларына да әйткәләгән булган. “Андый сүз сөйләмә, шайтан кулыңа бау тоттырыр”, — дип ачуланганнар үзен. Түзәр чамасы, чыннан да, калмаган, күрәсең. Соңгы вакытларда таягына таянып күбрәк урам тирәсендә йөргән ул, ашау-эчүе дә күршеләрендә узган, соңгы тапкыр бер ай элек аны юындыручылар да тагын булган.
Ана күңеле киң шул миңа — дип    сөйләп    утырган иде. Сер бирәсе, белгертәсе килмәгәндер инде.
Мәет өстендә сүз күп булды. Каенанасын башын элмәккә тыгуга кадәр китереп җиткергән киленне гаепләделәр, бердәнбер әниләрен үзләренә сыендыра алмаган кызларына шаккатылар, бер хатыннарына хуҗа була белмәгән улларын ачуландылар.
Ана кеше дөньядан үзе җан иңдергән балаларына рәнҗеп, үпкә белән китте. Җыелган халык мәрхүмәне озатканда кызларының елап калуларын да яратмады. Җеназа өстендә елап, үкенеп кенә үткәннәрне кире кайтара алмыйсың. Аналарның кадерен алар исән чакта белергә кирәк.
“Галимәне Ходай бу гөнаһысы өчен кичерер, балалары гына мондый зур рәнҗеш белән ничек яшәп бетәрләр хәзер?!” — дигән сүзләрне дә күп әйттеләр. (дәвамын укырга…)

Н. ГАНИЕВА, Казан.

PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.