Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Хатларын укып юанам»

mektup

Күршебездә үскән Нурзидә турында язарга уйладым әле. Алар 4 кыз, 2 малай үстеләр. Һәммәсе уңган, тырышлар, матур тормыш корып яшиләр. Хәзер Казанда гомер итүче Нурзидә авылга чираттагы тапкыр кайткач, аның бала чаклары, мәктәп еллары турында сөйләшеп утырдык. Ул булачак ире Мөбәрәкҗан белән башлангыч сыйныфта ук дуслашуын әйтте. Үсә-үсә дуслык мәхәббәткә әйләнгән. Әйе, аларның мәхәббәт тарихы минем дә күз алдымда. Унсигез яше тулуга, Мөбәрәкҗанны армиягә алдылар. Нурзидә аны көтәргә вәгъдә биреп, озатып калды. Егет Ерак Көнчыгышта хезмәт итте. Нурзидә Казанга техникумга укырга китте. Аннан араларында сәлам хатлары йөри башлаган һәм кыз аларның барысын да җыеп барган. “Роза апа, мин сиңа Мөбәрәкҗаннан килгән хатларны укытам, нәрсә диярсең икән?” — дип, ул миңа бер пакет хат тоттырды. Юри санап карадым — 60 хат! Нурзидә ул хатлар турында “Сердәш”кә дә язарга тәкъдим итте: “Яшьләр үрнәк алсын, аларның да мәхәббәтләре безнеке кебек саф, эчкерсез, хыянәтсез булсын, исемнәребезне дә үзгәртмә”, — диде.

Матур эчтәлекле ул хатларның яртысын гына укыдым. Алар барысы да ярату, сагыну хисләре белән сугарылган. Әти-әни, якыннар, туганнар хәленә керү дә бар аларда.

“Исәнме, кадерлем! Сине сагынып, күп сәламнәр җибәрүче Түгәрәгең! Нурзидәкәй, бу арада хат язарга мөмкинлек булмады. Син оныта башлады дип, мине ачуланып ятасыңдыр инде. Әгәр алай уйласаң, бик ялгышасың. Ике елы тулганнарга приказ да чыкты. Киләсе елга бу вакытка безгә дә приказ чыгар. Күп шул әле, әйтергә генә ансат. Приказ чыккан көнне үк җибәрмиләр. Шулай да декабрьдә авылда булырмын инде. Ачуың басылдымы әле? Йә, ярар, кашыңны җыерып утырма инде. Бер генә елмай инде, кадерлем!

Синең хәлләр ничек соң? Авырмыйсыңмы? Үзеңне сакла. Укуларың ничек бара? Матурым, сезнең өйдә ни хәлләр? Печән әзерли алдыгызмы? Авыр булгандыр инде…

Нурзидәкәй, син берничә тапкыр әти-әниләргә дә мендем дигәнсең. Бер ярыктан гына карап торасы иде сине, мин ничек күзалдыма китерергә дә белмим. Син бит куркак идең. Батырым икән бит син, шулай дәвам ит. Әти-әни сораштымы соң минем турыда?

Кадерлем, ә син онытмадыңмы очраша башлавыбызга 15 июльдә 7 ел булганын?

Бүген төшкә кадәр йоклаган идем, малайлар синнән хат бар дигәч, ничек сикереп торганымны сөйләп көлдерерләр иде инде, ара ерак шул…

Авылда нинди яңалыклар бар? Үзең турыда күбрәк яз. Сине сагынам, төшемдә еш күрәм. Сиңа уңышлар, сәламәтлек телим.

Бергенәм, бүген кино карап кайттык әле. Көн җылы, һава шундый саф, кар явып тора. Без бит синең белән шундый көндә урамда йөрергә ярата идек. Ә хәзер, әнә, радиодан моңлы җырлар тапшыралар. Шундый ямансу. Синең янга тизрәк кайтасым килә. Сине генә уйлап яшим, матурым”.

Мөбәрәкҗан армиядән кайткач, Нурзидә белән бер ел очрашып йөрделәр дә, өйләнештеләр. Аннан Түбән Камада яшәделәр, бер малай, бер кыз үстерделәр. Аннан Казанга күченеп кайттылар. Тик… Мөбәрәкҗанның гомере бик кыска булды шул, нибары 45 яшьтә дөнья куйды. “Шуннан бирле газаплы көннәр башланды инде минем өчен, — ди Нурзидә. — Мөбәрәкҗанымны өзелеп сагынам. Армиядән килгән хатларын укып, үткәндәге рәхәт чакларны искә алам. Ул хатларны кадерле ядкарь итеп саклыйм, укып юанам…”

Роза ЗАҺИДУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ишки авылы.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №14, 02. 08. 2014

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.