Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмыш кыраулары

image_560412111912001555464

Алиянең тормыш юлы үзе бер сынаулар сукмагы. Аларның шатлык-куанычлар белән гөрләп торган йортлары бермәлдә кайгы-хәсрәткә төренә. Башта җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән әтисе йөрәк авыруы белән гүр иясе була. Соңыннан Ходай әнисен дә тартып ала… Минзифа апага табиблар яман шеш диагнозы куйгач, Алиягә тормыш тукталган күк була. «Нинди гөнаһларыбыз өчен безне ятим итәсең? Бердәнбер терәгебез, әниебезне тартып аласың!» – дип өзгәләнә Алия. Энесе армия сафларында булганга, авыру әнисен карау, йорт-җирне тәртиптә тоту япь-яшь кыз җилкәсенә кала. Әнисе урын өстендә озак ятмый, тиздән күзләрен мәңгегә йома.

Тормышының язында язмыш кырауларына дучар булган кыз сынмый, сыгылмый. Ул бит әле үзе өчен генә түгел, энесенә терәк булып, гомерләре иртә өзелгән әти-әнисе өчен дә яшәргә тиеш.
Вакыт үтә. Йөрәктәге кан савып торган югалту яралары да төзәлә. Кечкенәдән эш сөеп үскән, тырыш, сөйкемле, шул ук вакытта бик тыйнак кызга бер күрүдә гашыйк була Марат. Озак та үтми, гашыйклар яңа гаилә корып җибәрәләр. Ниһаять, Алиянең дә бәхет касәсе ташып торган көн килеп җитә. Маратның әти-әнисе киң күңелле киленнәрен үз кызлары кебек кабул итәләр. Алия дә каенанасы белән каенатасын бик ярата, алар аңа дөньядан иртә киткән әти-әнисен алыштыралар. Үз ата-анасына биреп җиткерә алмаган мәхәббәтен, назын, игътибарын аларга бирә кыз.
Тиздән Алия балага узганын белеп сөенә. Инде бар назыбызны балабызга бирербез, аны сөербез, яратырбыз дип хыялланып көтә яшь пар нарасыйлары тууын.  Ләкин бәхетле киләчәк якты бер хыял булып кына кала. Бер көнне Алия карынындагы баласының тынып калуын, бернинди җан әсәре сиздермәвен тоя. Табиблар сигез айлык баланы үлгән дип белдерәләр. Ана булу хыялы белән янып яшәгән Алиягә нарасыен җансыз килеш тудыру гүр газабына тиң була. Шул көннән Алия хастаханә бинасыннан чыкмый, үзе дә үлем белән көрәшә башлый. Үзләре яшәгән район табиблары кызга, бөерләре авырта дип, 10 көн дәвамында 5-6шар система куеп дәвалыйлар. Ләкин аның хәле көннән-көн авырая. Алия ашаудан кала, температурасы төшми, ябыга, күзгә күренеп сүнә бара. Якыннары «Кызны күрәләтә үтерәбез бит, Казан хастаханәсенә юллама бирегез!» – дип күпме ялынсалар да, табиблар: «Бер дә борчылмагыз, бала төшкәч була торган хәл, тиздән сәламәтләнер», – дип кенә җавап кайтаралар. Ахыр чиктә Алия, түзә алмыйча, иренең апасына: «Апа, алып кит мине моннан!» – дип ялвара башлый. Табиблар белән тарткалаша, ялвара торгач, 30 апрельдә туганнары Республика клиника хастаханәсенә юллама алалар. Шунда гына район табибларының ялгыш диагноз буенча, кызның гомерен куркыныч астына куеп, ун көн буе заяга дәвалаганнары ачыклана. Табиблар Алиянең ашказанында 4 нче стадиядәге яман шеш табалар. Алар сүзенчә, авыру 3-4 ел элек үк барлыкка килгән булган. Балага узгач кына, яман шеш тә үсеп, барлык организмга тарала башлаган. Баласының карынында үлүенең сәбәбе дә шул булган.
Алиягә икенче көнне үк операция ясыйлар. Ләкин инде соң була. Яшь килен аңына килмичә, 25 яшендә якты дөньядан китеп бара.
«Әгәр бераз иртәрәк белгән булсак, табиблар башта ук дөрес диагноз куйса, барысы да башкачарак булыр иде бит! Хәзер инде баласы да, үзе дә юк», – дип сыкрана Гөлфия апасы.
Алиянең якыннарына төсе булып көндәлеге кала. Көндәлегендә шигырьләре. Туганнарына хәзер шул шигырьләрне укып юанырга гына кала.
Алия Габитованың үләренә берничә көн кала язган шигыре:
Кулларыма алып,
Күкрәгемә кысып
Балам диеп сөя алмадым.
Өзелә үзәк, ярсып тибә йөрәк,
Сабырлыгым бүтән калмады.

Ә Алия исә, фани дөньяда баласын күкрәгенә алып кыса алмаса да, бакыйлыкта һичшиксез нарасые беләндер.

 Алисә САБИРОВА

Чыганак: «Шәһри Казан»  20.06.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.