Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Онытылмадың, Тәнзилә

83562483_1319199346_x_10b62a5311

Олыгаеп, чәчләргә чал керсә дә, беренче мәхәббәт онытылмый, күңелдән китми икән ул.

…1964 ел. Мин әле тугызынчы класста укып йөрүче унбиш яшьлек малай. Күршеләргә Үзбәкстан якларыннан бер кыз кайтты һәм күрше урыс авылы мәктәбенә укырга йөри башлады. Ә мин, интернатта яшәп, 12 чакрым ераклыктагы авылда укыйм. “Үзбәк” кызы гел күзгә чалына башлады бит. Зифа буйлы, кара күзле, кара чәчле чибәркәй. Таныштык, исеме Тәнзилә икән. Инде гел күрәсе килеп тора башлады үзен. Мине нәрсәдер алар йорты тирәсенә тарта, бәлки җае чыгып, күреп сөйләшеп торырбыз дип, гел шул тирәдә чуалам. Шушындый көзге салкын көннәрнең берсендә, шимбә кич, алар йорты тирәсендә йөргәлим. Карыйм, Тәнзилә килә! Мин дә каяндыр кайткан булып, аңа таба киттем. Мәктәптән ниндидер кичәдән кайтып килүе икән. Салкында, караңгыда дүрт чакрым юл үтеп, күшеккән. “Кая, бик каты туңгансың ахры?” – дип, кулларын тоттым. Йөрәгем әллә нишләп китте. Куллары салкын, үзләре шундый йомшак, җибәрәсем килми. “Бигрәк туңгансың бит, Тәнзилә”, – дип, янына тагын да якынрак килдем. Кулларым үзләреннән-үзләре аның биленә сарылдылар. Сулышын тоям: еш сулый, ул да дулкынлана ахрысы. Ниндидер сихри, мин моңарчы тоймаган хисләр иреннәремне аның салкын, татлы иреннәренә тидерде. Кыз үзе дә каршы килмәде. Җанда рәхәтлек, тәннең һәрбер күзәнәге аша әйтеп бетерә алмаслык ләззәт узып, аяк бармакларына кадәр төшеп китте. Бу минем беренче үбешү иде…

Шуннан Тәнзилә, кочагымнан ычкынып, өйләренә йөгерде. Мин, тылсымлы төш күргәндәй, урынымда басып калдым. Үземне әллә нинди батырлыклар кылган кешедәй, бик бәхетле тойдым.

Көннәрне санап, тагын шимбә җитүен көтә башладым. Атна узып китте. Тагын күрештек, тагын үбештек. Рәхәт, очып кына йөрим. Шулай дәртләнеп-хыялланып кыш үтеп китте, яз җитте, җәй башланды, уку тәмамланды. Тәнзилә белән очрашабыз, планнар корабыз…

Җәй урталарында, кунакка дип, Тәнзиләнең әти-әнисе кайтып төште. Һәм атна-ун көн торгач, китәргә җыендылар. Алар белән Тәнзилә дә китәргә тиешлеге ачыкланды. Бу хакта белгәч, өстемә салкын су койган кебек булды. Саубуллаштык, гомергә бергә булырбыз дип антлар бирештек.

Тәнзилә китте. Бик сагындым, күземә башка кызлар күренмәде, аларны күрәсем дә килмәде. Дөнья беткән кебек тоелды. Хатлар алыша башладык. Тәнзилә икенче елны авылга кайтмады. “Аралар ерак, әти-әни җибәрми”, – дип язды…

Унынчыны тәмамлап, Казанга укырга киттем. Тагын бер елдан армиягә алдылар. Тәнзилә белән араларны өзмәдек, хат алыштык. Ә тора-бара хатлар сирәгәйде, бераздан исә бөтенләй килми башлады.

Ике ел армиядә хезмәт итеп, туган якка әйләнеп кайттым. Әни миңа Тәнзиләнең кияүгә чыкканын, ире белән җәй көне кунакка кайтып киткәнен әйтте. Шулай итеп, бар өметем өзелде…

Акты сулар, үтте еллар. Мин дә гаилә кордым. Ике бала үстердек. Тормыш иптәшемне яратмыйм дип әйтә алмыйм, Аллага шөкер, әйбәт яшибез. Әмма беренче мәхәббәт онытылмый…

Госман ГАЛИМУЛЛИН. Түбән Кама.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №47, 22.10.2013

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.