Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Беренче мәхәббәт

рррр

Кышкы зәмхәир суык көннәрнең берсендә тулай торакка өс башын ак бәс сарган егет килеп кергәч Мәвлия әллә нишләп китте.
Тәне буйлап эсселе суыклы дулкын сыйпап узды.Бер-береңә бер карауда гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә диләр.Вахтер апа Фирдәүсәнең кыштыр-кыштыр иске башмакларын өстерәп килгән тавышны ишетеп икеседә сөйләшудән шым булдылар.

-Кемгә керәсең энем? Дукаминтларың бармы,кайсы бүлмәгә дим, диде бер-бер артлы сораулар биреп.

Бу вакытта Мәвлия белән Илхам күз карашлары белән аңлаша иделәр.

—Өченче этажга мин апа,абый янына керәм .диде егет кызарып.Йөрәккә әмер биреп булмый шул,кыз үзенең ничек гашыйк булуын  сизмидә калды.Илхамныңда күзе төште кызга.Сирәк кенә булсада очраша башладылар.Кышлар узып ямьле җәй айлары да җитте,Мәвлия Илхамнан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый башлады.Мәхәббәт ятьмәсенә ничек кереп чорналып, чыгу юлын тапмый йөргән көннәрдә Илхамның абыйсының хатыны көенечле хәбәр җиткерде.

—Мәвлия нигә болай үз-үзеңне газаплыйсың син,безнең Илхам яшь бит әле.Кайнана да улыннан олы кызга өйләнергә рөхсәт итмәячәк.Ләкин сер итеп кенә әйтәм үзеңә…,аның синнән башка да йөргән кызлары бик күп.Җитмәсә берсе авырлыда ди әле,эшләр зурга киткәнче өйләндерик булмаса диләр.

Мәвлиянең тәнен ток суккандай калтырата,кызыштыра башлады.Эчендә кайнаган җан ачысына түзә алмый бүлмәсенә кереп китте, мендәргә капланып үкси-үкси елап шешенеп бетте.Яшәүдә гамье калмады.Дөресме икән бу сүзләр дип әрнеде йөрәк.Дөрестер…хәер үзем гаепле,йөрәктәге хисләргә ашкынырга ирек бирмәскә ,йөгәнләргә иде.Үзеңнән берничә яшькә кече  егеткә гашыйк булып бәхетле булмаячагын аңлый иде бит ул.Көндезләрен дуслары белән елмаеп көлеп сөйләшсәдә, кара төнгә кергәч мендәр почмагын тешләп елап чыкты кыз.Ничектә онытырга,кеше бәхетен урлап бәхетле була алмассың.Туачак баласы хакына оныт башыңнан чыгарып ат диде акыл, ә йөрәк буйсынырга теләмичә генә иренеп кенә ишекләрне җиде кат йозакка бикләде.Мәвлия Илхамны онытырга теләп аның белән сөйләшмәскә,килгән көннәрдәдә очрашмаска тырышты.Мөлдерәп тулган күз яшьләрен күрсәтмичә ирненнәрен  тешләп канатып бетерә иде.Бер ничә ай газапланып бераз тынычлана төшкәч иптәш кызы Ләйсән белән дискотекага чыгып киттеләр.Зал уртасына чыгып дәртле музыкага шашынып биергә кереште кызлар.Тартынып кына янына килеп бии башлаган егет танышырга теләк белдерде.Онытылу өчен бердәнбер чара иде бу.Егет үзен Рамил дип таныштырды.Берничә атна очрашкач ,Рамил белән Мәвлия бергә яшидә башладылар.Кыз нинди авырлыклар килсәдә түзеп гаиләне таркатмыйча яшәргә карар кылды.Яшь ир хатынының бер алдына бер артына төшеп,хәр капризларын үтәп йөрсәдә үзен яратмавын сизгәндер.Бер көн калмастан кино-театрларга,кафеларга йөрделәр.Бер сәбәпсездән кочак-кочак чәчәкләр,кыйммәтле бүләкләр ташыды гашыйк ир.Мәвлия авырга узгач ЗАГС ка барып язылышып законлы ир белән хатын булып яши башладылар.Бәби туарга санаулы көннәр калып барганда ире эштән исереп кайтты.Карап торышка басынкы,юаш кына күренсәдә әйткәләшергә оста иде шул.Аекның уенда исерекнең телендә дип бик белеп әйткәннәр.Бу аңлашуны күптән көткән иде хатын.Мәвлия утыр әле,син мине яратмыйсың бит.Мин күрәм тоям.Хөрмәт итәсең рәхмәт,ләкин синең йөрәген таш бит беркемнедә ярата алмыйсың.Ташлама инде син мине яме,баланы да ятим итмик аның гаебе юк бит…,диеп мыгырдана-мыгырдана өстәл почмагында башын салып йоклап китте Рамил.Мәвлиянең бу сүзләргә иседә китмәде.Карынындагы тибенгән баласын назлап-сыпырып өстәл җыярга кереште.Көннән–көн усаллана,көнләшә башлады ире.Кухняда иптәш хатыннар белән сөйләшкән сүзләргәдә бәйләнеп интектерде,элек йөргән егетләрнедә эт итеп сүкте.Хатынын үзен ташлап китәр дип курыкты.Яңа елны каршылап ун көннәр узгач Мәвлия тупырдап торган ир малай алып кайтты.Бар мәхаббәтен назын улына бирде яшь ана.Берничә айдан Рамил хатыны белән улын алып авылга кайтып төпләнде.Рамилнең тиз генә җыенып авылга күченү сәбәбен Мәвлия берничә елдан соң очраклы рәвештә генә ишетте.Класташ дуслары белән эчеп утырганда мактанып,тулай торактагы күрше кыз белән йоклап йөргәнен сөйләде ул.Хатынга ишетелгәнче кайтып киттек, диде көлеп.Без капчыкта ятмый шул.Көндә салып кайткан ир хатынына кул күтәрә,яный, теле белән теләсә ниләр әйтеп кимсетә иде.Иртән айныгач тезләнеп гафу үтенсәдә кичкә тагы шул ук хәлләр кабатланды.Күпме талпынып шәхәргә китәргә теләсәдә ир бала атасыз үсмәсен кимсенмәсен  дип тагы туктап кала иде ул.Берчак түзәр чамасы калмагач китеп өч ай торганнан соң килеп алды ире.Инде килмәс тынычладым дигән көннәрне килеп керде ул.Ап-аек иренең тәмле сүзләренә ышанып тагы кире авылга кайтырга мәҗбүр булды.Беркайчанда эчмим,сукмыйм диде бит…карап-карарбыз….

Ир үзгәрде эчеп кайтсада кул күтәрмәде ләкин теләсә нәрсә әйтеп кахәрләде.Баласын бар диптә белмәде ир ,Мәвлия дәшми иде.Ире исереп йоклап киткән көннәрдә йөрәк хисләрен кагәзь битләренә терки барды,төннәр буе хикәяләр язды.Бер кочак тормыштан алынган язмаларын район газеталарына юллый барды.Бастырса-бастырмасаларда аңа барыбер иде,кем белән  булса да эч серләрен  уртаклашасы килде.Редакция хезмәткәрләре тагыда язуын үтенеп язмаларын газетада бастыра бардылар, яңа хикәяләр язуын сорадылар.Республика буенча чыга торган конкурсларда катнашып призлы урыннар алып килде хатын.Авылдашлары беренче мәртәбә язмаларын район гәҗитендә укыгач,ай буе тинтрәткәннәр иде.Кайда булган хәл бу,каян ишеттең,кем сөйләде диеп.Кайбер куркак җаннар минедә газетага яза күрмәсен дип,аның яныннан тизрәк таю җаен карадылар.

Җир йөзендә мең төрле кеше,төрле характер шул,кайберсе үзеннән чыгыпта уйлый.Үз башыннан кайгы-хәсрәт узганнары сине аңлап хәлеңә керергә тырыша,мәрхәмәтле була .Кешенең намус белән эшләп тапкан малыннан көнләшеп нишләргә белмәгән кара эчлеләредә бик күп.Андыйлары синең баскан эзеңнән атлап кайчан абыныр икән дип көтеп йөри,мәкерле уйларын тормышка ашырырга тырышып гайбәт сата.

Мәвлия кеше сүзенә карап тормады язуын дәвам итте.Ул аның җанына яткан бердәнбер шөгел иде.Аның җиде кат йозак астына бикләнгән мәхаббәте көч бирә ,алга таба яшәргә өмет уятты.Гомер буе беренче мәхаббәте Илхамны уйлап яшәде ул.Кайчанда булса,кайда да булса очрашу насыйп булыр дип хыялланды.Редакциядән чыккач шәхәр урамнары буйлап озак йөрергә гадәтләнде.Кеше энә түгел бит югалырга,язмыш очраштырыр безне дип юрады.Илхам да аны чынлап яраткан булса эзләр идеме икән?Бәлки оныткандырда инде.Баласыда үсеп беткәндер…Бала хакына мәхаббәтеңне корбан итә аласыңмы, дип сорасалар хәзер ничек җавап бирер иде икән Мәвлия.Элек ничек әйтсә хәзердә шулай әйтер идеме икән.Әллә мәхаббәттән үзең баш тарттың бит,җәза буларак йөрәгең ташка әверелсен дидеме икән  ходай .Очсыз-кырыйсыз уйлары тыңгылык бирми Мәвлиягә.Талгын гына авылына кайтып барган автобус кисәк туктап кешеләрне төшерде.Кич тә җитеп килә ,кай арада таң ата да кич була да куя.Көтү кайтыр,сыерлар савып сөт аерасы барын авыл халкының бетмәс-төкәнмәс эшләнәсе эшләрен уйлап кайтты хатын.Яңа пешкән икмәк өстенә эле генә аерган каймак сылап,аякларын болгый-болгый чәй эчеп утырган малайларын күз алдына китереп үз алдына елмаеп куйды Мәвлия.

Еллар узып колхозлар таралачагын,эшсезлектән кире калага күченеп китәчәкләрен башынада китерми иде әле ул.

Мәхаббәткә юллар урау булсалар да,сулар кирегә акмаслар шул инде.Дистә еллар узып китсәләр дә очрашулар насыйб булмады.Гомерем буе сине генә уйлап яшәсәмдә,бу дөньяда синең барлыгыңны белеп яшәүләре үзе бер бәхет.

Миләүшә Маликова. Казан (18.02.2016)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.