Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышмы бу, ялгышмы?

1594

Разия белән Фәһим бер күрешүдән гашыйк булдылар. Яшь кәләшне авылга алып кайттылар. Икәүләп матур гына оя корып җибәрделәр. Фәһим — колхозда механизатор, Разия савучы булып эшләде. Аларга бөтен авыл сокланды. Хатын таң сарысы белән эшкә торып йөгерә, аннан кайткач, өй эшләрен ялт иттереп куя, бакча үстерә, телеңне йотарлык ризыклар пешерә. Вакыты булганда, аңа ире дә булыша. Мәхәббәт җимешләре булып, дөньяга өч кыз, бер малай килә. Алар ата-ана үрнәгендә тырыш, эшчән, тәүфыйклы булып үсә.

Шул рәвешле матур гына яшәп ятканда аларны бер поселокка эшкә чакыралар. Фатир да бирәбез, дигән хәбәр Разия белән Фәһимне тәкъдимне кабул итәргә этәрә. Ни дисәң дә, бер-бер артлы үсеп килүче балаларга белем алырга да кулай булачак.

Унҗиде ел авылда яшәгәннән соң, гаилә өчен яңа урында яңа тормыш башлана. Килеп урнашу белән Фәһим — механизатор булып, Разия пекарняга эшкә урнаша. Алар пешергән икмәкне кибеттә мактый-мактый чират торып алалар. Хатын-кыздан гына торган коллективта хәлләр ал да гөл. Кызлары уку йортларында белем ала, уллары хәрби юлдан китә.

Тора-бара Разия Фәһимдә үзгәрешләр сизә башлый — ул эштән бик соң кайта, сөйләшми. Ә бераз вакыт узгач, ул иренең үзе белән бергә эшләгән бер хатын белән чуалганын ишетә. Күп тапкырлар кунак булып түрендә утырган бу хатынның кара еландай аның гаиләсенә үтеп керүе башына сыймый Разияның. Күп тә узмый, ире сөяркәсе белән совхоздан чыгып югалалар. Хатынның көннәре, төннәре ут эчендә уза. Аның башын бер генә сорау бораулый — ни өчен? Язмышмы бу, ялгышмы? Төнлә мендәргә капланып елый да, иртән торып эшкә йөгерә — балаларны кеше итәргә кирәк, тормыш мәшәкатьләре барысы да аның җилкәсенә өелә.

Кызлар, сәүдә юлыннан китеп, берәм-берәм тормыш кора башлады. Әниләренә ярдәм итеп торалар. Әтиләрен сагынуларын яшерми алар, гел яхшы якларын хәтерләп сөйләр булдылар. Разия да алар белән килеште. Баштарак бер генә көн дә яшәмәс кебек булса да, тора-бара сагыш елгасы ярларына кайтты. Ул өр-яңа йорт бетереп керде, тормышын гөл кебек итеп көтте. Менә пенсия яше дә килеп җитте, аны, бик хөрмәтләп, хезмәт ветераны исеме белән ялга озаттылар. Күз салучылар, тәкъдим ясаучылар күп булса да, ул ялгызы олыгайды. Тик күңел генә һаман Фәһимне сагынды. Нинди икән ул хәзер? Үзгәргәндер… Их, бер күрәсе иде! Аннан башка узган 20 ел дәвамында аны уйламаган бер генә көне дә булмады. Тәүге һәм соңгы мәхәббәте булып калды ул аның.

Ә беркөнне… Ишек ачылып киткәнгә караса, бусагада Фәһим басып тора. Чәчләре агарган, үзе ябык, бер кулы калтырап тора. Ул, чал башын иде дә, ишетелер-ишетелмәс кенә: “Гафу ит мине, Разия! Әгәр булдыралсаң…” — дип пышылдады. Разияның кинәт күз аллары караңгыланып китте, аяк астында идән чайкалгандай булды. “Егерме ел буена кайда йөрдең син?” дигән сүзләргә барлык әрнешен салды ул. Бераз тын торгач, газын кабызып, чәй куясы итте. “Ә балалар ни әйтер? Син бит аларның нәкъ очарга әзерләнгәндә канатларын кистең!” Дәшмәде Фәһим, тик ике күзеннән кайнар яшьләре генә акты…

Кичен өйгә балалар җыелды, алар әтиләрен сагынуларын яшермәде. Разия да, язмышым шулдыр инде, дип, Фәһимне йорттан куып чыгармады. Ире аңа: “Разия, түз инде, карлар эрер ул бервакыт, бәлки бозлары да эрер әле”, — дип ялварды, килеп-килеп үкенүләрен җиткерде. Бераздан ул тазарыбрак киткәндәй булды, йөзенә нур кунды.

Шулай ике ел узып китте.

Беркөнне Фәһим утын кисәргә дип ихатага чыгып китте. Разия чәй табынын җыярга да өлгермәде, күршесе йөгереп керде. “Фәһимнең хәле беткәнме, белмим, тик ул баядан бирле капка баганасына сөялеп тора”, диде ул. Разия чыгып йөгерде, иренең хәлен күреп, тиз генә ашыгыч ярдәм машинасын чакырды. Ләкин соң иде инде, Фәһим, Разияның күзләренә туп-туры карап торды да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Әллә рәхмәт хисләре, әллә гафу үтенү иде ул соңгы карашта…

Фәһим абыйның читтә тилмергән җаны бакыйлыкка иң якын кешеләре яныннан күчте. Аны, бөтен шартын китереп, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

Ләйлә ГАЙНУЛЛИНА. Стәрлетамак районы.

Чыганак: «Кызыл таң» 23.11.2011



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.