Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Үкенечкә калмасын иде

9532980

“Серле телефон”га әби шалтыратып: “Яшем инде 60ка җитеп килсә дә, синдә басылып чыккан хатларны яратып укыйм. Чынлап та, һәркемнең үз язмышы: кайсысы бәхетле, кайсысы кызганычлы, үкенечлеләре дә бар… Ләкин кулыма телефон алырга бигрәк тә яшьләр көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне сәбәп булды. Үткән елларда бу бәйрәмгә карата кешеләрнең фикерләрен бастырган идегез, укыгач, үземнең фикеремне дә язарга җыенган идем дә, соңга калдым, дип язмадым. Ә быел менә “Серле телефон” булдырдыгыз, безнең өчен бу бик җайлы булды. Үзем мин һәркемнең фикерен ихтирам итәм, кеше бит үз тормышына, тәҗрибәсенә, яшәеш рәвешенә  таянып фикерли. Әйе, Изге Вәли көне мөселманнарга бөтенләй кагылмый, дип әйтүчеләр бар. Яшемә караганда, мин дә бу фикерне хупларга тиеш идем, әмма үткән тормышымны анализлагач, нигә безнең яшь чакта да мондый бәйрәм булмады икән дип уфтанып алам. Минемчә, Гашыйклар көне, беркемгә дә зарар китерми, телисең икән – бәйрәм итәсең, теләмәсәң – чираттагы гади көн итеп кабул итәсең. Ни сәбәпле әби кешенең башына мондый уй төште икән, дип гаҗәпләнәсездер. Ә хәл болай булды. Иң зур оныгым Рузиләне бик иркәләп үзем үстердем дияргә була. Әти-әнисе гел эштә, мәктәпкә, түгәрәкләргә үзем йөрттем, яшерен серләребез белән бүлештек. 9 нчы сыйныфта укыганында Гашыйклар көненә егетләрдән бик күп “валентинкалар” алгач, икәүләшеп укыдык. Ул минем белән киңәшләште. Шәһәрдә яшәгәч, хат-бүләкләрнең күбесе рус милләте егетләреннән иде. Оныгымнан әлеге егетләрнең холыклары, нәрсә белән шөгыльләнүләре, укулары турында сораштым. Аннары арадан оялчан, үзе яхшы да укымаган, әмма әнисенә ике энесен тәрбияләргә булышкан татар егетен сайларга киңәш иттем. Оныгым аның гади генә язылган открыткасына карап, кәефе бөтенләй төште, минем белән килешмәвен дә белдерде, әмма мин үз фикеремдә нык тордым, ашыкмаска, чагыштырып, барысын да сынап карарга куштым. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Рузилә мэр отрядында эшләп алырга булды. Менә шунда Рөстәм белән дуслаштылар. 11 нче сыйныфны тәмамлап кына Рөстәм армия хезмәтенә китте, Рузилә аны сагынып көтеп алды. Кайткач ул нефть һәм газ университетына читтән торып укырга керде, эшкә урнашты. Бик тырыш, тәрбияле егет булып чыкты: әнисенә булыша, энеләрен ярата, Рузиләм дә аның үтә игътибарлы булуына карап артык иркәләнә. Ахыры хәерле булып, күз-сүз генә тимәсен иде үзләренә! Аларга карыйм да, үземнең яшьлегемне искә алам. Безнең яшьлектә дә бу бәйрәм булган булса, бәлки, минем язмышым да бөтенләй башка сукмактан киткән булыр иде дим. Ни өчен дисезме? Мин авылда үстем, үсмер чактан Кәрим исемле егет белән дус булдык. Ул бик тыйнак, тыныч холыклы иде. Аның белән миңа һәрчак күңелле булды. Миңа карата җылы хисләре барын тоя идем, әмма моңа игътибар итмәскә тырыштым, ул үзе дә миңа әйтергә кыймады. Җәйге каникулларда авылга кайтсак күрешә идек, ул мине клубка алырга керә. Килүенә сыер савып сөт әзерләп куям, ул сөт ярата иде. Клубта төнгә хәтле йөрибез дә, ашыйсы килсә, ул безне, бер төркем яшьләрне, үзләренә ашарга алып керә. Әнисе безне тәмле пилмәннәр пешереп көтеп ала иде. Шул көннәрне искә төшерсәм, әле дә йөрәгем кысылып ала. Озакламый миңа бер егет ябышты һәм, төрле каршылыкларга карамыйча, бушатмады. Кияүгә чыктым, 3 бала үстердек. Ә Кәрим өйләнмичә озак йөрде. Кияүдә булсам да, ул мине ташламады, ирем белән дә дуслашты. Кызганычка каршы, ирем яшьли үлеп китте, аның кайгылы хәбәрен ишеткәч үк эзләп килде. Минем елаганны күреп, ул да күз яшьләрен тыя алмады. Әмма ачык итеп әйтте: “Кирәккән чакта, көнме-төнме, яңгыр-кар явамы, икеләнмичә чакыр мине!” – диде. Чынлап та, сүзендә торды ул. Тол икәнемне белсә дә, беркайчан да ямьсез тәкъдимнәр ясап күңелемне кыерсытмады, барын да саф күңелдән башкарды. Әмма аның да гомере кыска булып чыкты. Үлеренә бер атна вакыт калганда апам кереп бик кызыклы хәл сөйләде. Автобуста ул бер хатынны очраткан булган, минем турында сүз чыккач, әлеге хатын безнең туй көнне исенә төшереп: “Ул көнне Кәрим бик күңелсез йөрде, аракы эчми торган кеше, эчеп тә куйган иде. “Нәрсә булды?” – дип сорагач: “Бүген аның туе! Мин бит аны яратам! Ул мине яратмады!”- диде дә, кинәт үксеп еларга кереште”, — дип сөйләгән. Шул сүзләр мине уйландырды. Мин бит аның яратуын белә идем. Әгәр шунда бераз кыюрак булса, минем дә карашым, хисләрем үзгәрер иде. Ел саен ул, беренче булырга тырышып, туган көнем белән мине бер көн алда котлый иде. Шул елны шалтратмагач, нигә үзем шалтратып карамадым дип, бүген дә үземне битәрлим. Баксаң исә, ул авырып больницада яткан булган. Ә үлер көненнән өч көн алда, куркыныч төш күреп, сулыш алалмыйча, бик куркып уянган идем. Моны мин бәхилләшергә килүе булгандыр дип фаразлыйм. Ләкин хәзер инде бары тик үкенергә һәм аның якты истәлеген күңел түремдә сакларга гына калды… Яшьләргә сүзем шул: яратасыз икән, эчегездә генә сакламагыз. Гашыйклар көне, валентинкалар бүләк итү нәкъ менә кыюсызрак, оялчан егет-кызлар өчен уйлап табылгандыр. Форсаттан файдаланып калырга тырышыгыз, соңыннан үкенерлек булмасын”, — дип сөйләде Флера әби.

Рәүфә КАНГАЗИНА. (26.02.2015)

P.S. Рәсем интернеттан алынды.

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.