Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Биюче Нәгыймә

valeriya_nurmuhametova_prazdnik_sabantuy

Сабан туе. Халык гөр килә, көрәш дәрте белән мәйдан кызган, бала-чагалар да уеннарын тәмамлаганнар, ә бер якта гармун татарча дәртле бию көе сиптерә. Ул көйне тыңлаган бер кеше дә урынында басып кына тора алмас кебек, өздерә лә үзәкләрне бу гармун моңы. Сабантуй аланлыгында көрәштән кала барысы да бер түгәрәккә басканнар да бердәм кул чабалар, ә уртада бер генә хатын-кыз бии. Җиргә аның аягыннан тып-тып кан тама. Авыр сугыш елларында ирләр белән беррәттән гүзәл хатын-кызларыбыз да илебез өчен кан койдылар, туган яктан ерак җирләрдә башларын салдылар. Сугыш – хатын-кызмы син, батыр ир-егетме, әллә куркак җанлы ир кисәгеме – берсен дә аямады; ул бары ялагай, сатлыкҗаннарга гына вакытлыча игътибар итте. Ә инде туган якка кайтып, мин батыр диеп күкрәк киереп йөрүчеләрен авыл халкы хупламады, башка күзлектән карады.

Нәгыймә дә сугышка унсигезе тулыр-тулмас китеп барды. Ак халат киеп, яралылар тирәсендә кайнашасы килмәде аның, яшең җитмәгән, дисәләр дә, фронтка – алгы сызыкка ашкынды, чөнки әтисенеке кебек кырыс холкы, тәвәккәллеге шуны таләп итә иде. Кулына корал алып, сугышның кызу җирендә ике ел ярым йөргәч, кырык сигезнең июлендә генә тимер таяклар һәм тимер аяклар белән туган авылына кайтып керде ул. Аны анда көтүче кешесе дә, газиз әти-әнисе дә инде юк иде. Бары тик әтисе ягыннан туганнан-туган апасы Хәбирә генә, бу нигездә җанлылык сизелә башлагач, керәсе итте. Хәбирә үзен-үзе: «Туганыңның берәрсе исәндер, кереп хәлен дә белеп чыкмыйсың, Хәбирә, эчеңдә җаның юктыр»,– дип сүгә-сүгә кереп барганда, өстәл почмагында туган энесе утыра дип инәлеп китте. Текә, кырыс карашлы, чыраенда сабыйлык төсмерләре сизелеп торган туганының кызы Нәгыймәне ул көч-хәл белән генә таныды. Нәкъ шулвакыт йөрәк түрендәге бер нечкә кыл сулкылдап, туганының мондый карашыннан куркып, сабыйлык йөзендә бернинди дә шатлык нуры булмаганлыгын сизеп, йөгереп барып, аны кочагына алды. Нәгыймә бер мизгел эчендә сугышка кадәрге тормышны һәм Хәбирә апасының очраганда: «И-и, исәнме, үскәнем! Әти-әниеңнәр нихәл соң?» – диеп сорашып, һәрвакыт кесәсеннән яки сумка төбеннән берәр әйбер сузганын искә төшерде, кинәт кенә күңеле йомшап, шул арада елап күзләре кызарып баручы Хәбирә апасын кочагына алып, озак кына кысып торды да, коры гына: «Рәхмәт!» – диде.

Озын, куе чәчләрен икегә үреп салган, җил-җил атлап йөргән, аның күңеленә кай ягы беләндер «әйбәт апа» булып кереп калган туган апасы инде бирешкән иде: йөрешләре авырайган, йөзен җыерчык баскан, күзләрендә мөлдерәмә тулы моң сирпелеп торучы апа иде аның каршында. Яулык астына зур төргәк итеп җыеп куелган теге матур куе чәчләре генә: «Мин әле шул Хәбирә апаң», – дип әйтә кебек иде. Күп сораулар яудыручы Хәбирә апасы, үскәнем, дип ялгыш ычкындырды да, туганының күзенә беркавым карап торды һәм аңлады: аның каршында утыручы кырыс күзле кеше бу сүзгә мохтаҗ түгел иде. Үсү генә түгел, ул ниләр генә күрмәде һәм ниләргә генә түзмәде. Нәгыймә авыз ачып сүз әйтмәгәч, «Ярар, икенче вакыт керермен», – дия-дия, ишеккә таба атлады.

Ә Нәгыймә… аңына килеп, күзен ачып җибәрсә, чалкан яткан килеш, ак болытлар арасында күктәге төтен болытларын күрде, борынына актарылган җир исе белән бергә әче төтен, дары исе килеп керде. Башкалар кайда икән дигән уй бер секунд эчендә башыннан йөгереп үтте дә торып басарга ниятләде, ә аяклары аны тыңламады һәм тәнендә үзәк өзгеч авырту тойды.

Күз йомылды. Госпиталь. Ыңгырашулар. Саташулар. Аңына килеп, хәлен аңлагач та, Нәгыймә үз-үзенә: «Түзәргә!» – дигән ныклы уйны күңеленә беркетеп куйды. Бу уй аңа көч өстәде, яшәргә зур өмет уятты. Ике аяк та тез төбеннән тиң юк. Ә күңелдә бары тик бер уй: «Түзәргә!»

Авыр сугыш елларында, сындырганчы сыныйм дип, ачлык та бирде язмыш. Култык таяклар белән син монда ярамыйсың дип, туган якка кайтырга дигән приказ алды ул.

Ничек инде, ике аяксыз, авылдашларына кирәкмәгән йөк булып кайта ала ул. Яу кырыннан бер читтәге урыс авылында төпләнеп калды, туган авылыма кайтам, ләкин аяк белән кайтам, дигән уй аны ташламады. Кырыс холкы, ярдәмчеллеге һәм күкрәгендәге орден-медальләре аны кайда да үзен танытты, ярдәм итте.

Нәгыймә тылда да үз-үзен иркәләмәде, аяусыз булды. Аңа ат бирделәр. Ул аты белән йөк ташыды, ерак кына түгел яу кырына сугышчылар өчен кирәк-ярак алып барды.

Шулай бервакыт, иртән атын җигәргә конюх килми калды. Нигәдер Нәгыймәнең күңеле җилкенә. Сугыш кырындагыларга авылдан авылга ризык, кием-салым җыярга чыгып китәсе дә, ат җигелмәгән. Үзе дә ике көн инде авызына тәгам ризык алмаган, ул гына түгел, башкалар да Нәгыймә хәлендә, илдә ачлык бит. Ул култык таягына таянып чыкты да, көндәгечә, атына дип саклап килгән ике шакмак шикәрен каптырды, сыйпады, матур сүзләр белән иркәләп сөйләшеп алды да, таякларын җиргә ташлап, атына чүгәләргә кушып, җәһәт кенә менеп атланды. Малкай кушаматлы аты да Нәгыймәнең уй-фикерләрен белә кебек иде, авылдан чыкканчы, ул әкрен юыртып кына барды, аннан соң кушаяклап яу кырына чапты. Ат өстендә барган Нәгыймә күзен алга текәп, ләм-мим бер сүз дәшми баруын дәвам итте. Күңеленең яу кырына ашкынуын аты да сизде, күрәсең. Шартлау-гөрелтәү тавышлары атны да куркытмады, ә Нәгыймә бу тавышны ишетми дә, әйтерсең чебен-черки тавышы. Малкай хуҗасының нинди уй белән яу кырына китүен әле белми, белсә, болай ук ашкынмас та иде, бәлкем.

Көн кичкә авышкач, туктап, атын ял иттерергә уйлады да, тезәннекләргә кушып, алгы уң аякның ботына өч мәртәбә суккалап алды. Малкай аны ипләп кенә җиргә утыртты. Атын иркәләп, матур сүзләр белән сөйләшкәннән соң, йөгәне аягына уралмасын дип, колак кырыена йөгән башын эләктереп бәйләп куйды да: «Бар, ашап ал!» – дип, атын чирәмгә җибәрде. Күрәсең, алар гомер буе бергә булганнар, бер-берсен бик тиз аңлыйлар һәм ярдәмгә дә киләләр иде. Нәгыймәнең үтереп ашыйсы килгәч, җиргә ятып, әле генә борын төртеп килүче тузганакның яшь яфракларын өзеп капкалады һәм барыр юлны күзаллап, әзрәк хәл алырга кирәк дигәндәй, черем итеп алырга уйлады.

Шул арада ул төш күрә, имеш, сугышның эчендә, чолганышта калган да, аңа ике фашист мылтыгын терәп, усал итеп карыйлар. Куркып уянып китсә, ике бүре ач күзләрен текәп, ыржаешып, аны ботарларга әзер торалар иде. Ул атына, әче итеп: «Малкай!» – дип кычкырып җибәрә дә, кесәсеннән шырпы алып, җиңенә ут төртә һәм, янган кулы белән селтәнә-селтәнә, бүреләргә таба шуыша башлый. Шулвакыт аты да аңа ыргылып ярдәмгә ташлана, ләкин бар хайваннар да уттан курыкканга, Малкай да якын килергә батырчылык итми. Бүреләр уттан куркып, бераз читкә китүгә, аты тиз генә җиргә ята, Нәгыймә дә атының ялын икенче кулы белән чорнап тота да, атына атланып, ерак кына түгел күл эченә чаптыра. Шул арада пешәргә өлгергән кулы да җанны әрнетә.

Җимерек, янган, кара күмергә калган йортлар, басу-кырлар аша үтеп, ниһаять, алар яу кырында. Нәгыймә сугышчыларга ничек тә ярдәм итү йөзеннән, үзенең атын – Малкаен сугышка диеп алып килгән иде дә, насыйп булмады.

1945нче елның 8нче маена алар тагын да ныграк сөенде. Эх, аяклары да булса, Малкае тирәли сикереп-сикереп биер иде дә бит, юк шул. Ләкин алар, җиргә ятып ауный-ауный, сөенчене уртаклаштылар. Нәгыймә үзенең якын дустын – Малкаен беркая да, беркемгә дә бирмәскә һәм аны, гомумән, ташламаска диеп ант итте.

Нәгыймә тагын аңын җуйды. Госпиталь. Операцияләр. Озын юл. Туган авыл. Ә Малкаен ул кабат күрмәде.

Һәр Сабан туенда да шулай бии ул. Тез башларына беркеткән тимерләр буынны ышкып, тәнне яралый һәм канны агыза. Ә ул түзә, егылмый, бии. Йөрәктә фашистларга карата булган үч тә, Малкаеның ничә еллар көтеп-көтеп тә кайтмавы, газиз әти-әнисеннән аерылу да, чәчәк кебек яшь гомернең мәгънәсез үтүе дә, ялгыз калып, берәүгә дә файдасы тимичә яшәве дә үз-үзен аямыйча биетәдер аны. Аның кырыс холкы тагын да кырысланган, тешен кысып, түзеп яши ул. Авылдашларына үзенчә ярдәм итәргә тырышса да, аны жәллиләр. Жәлләмәсеннәр аны, елга бер килә торган Сабан туенда биесен ул, өенә кайтып, тез башын бәйләр дә тагын дөньяга чыгар, тик кызгану тулы күз карашларын гына җене сөйми аның, нигә шуны авылдашлары аңламый икән. Жәлләмәсеннәр! Түзә ул! Биесен!

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА. Мамадыш шәһәре.

Чыганак: «Безнең гәҗит» №25, 2014

P.S. Рәсем Интернеттан алынды (http://youpainter.ru/ru/painters/valeriya_nurmuhametova/paintings/7023)

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.