Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ошаш язмышлар

molot

Бу дөньяда һәр нәрсәнең
Үз бәласы, кайгысы.
Бәгырьләрне телгәли шул
Авыр язмыш кайчысы.

Кыен чишмә, елгаларга
Саеккан чакларында.
Сандугач та моңлы сайрый
Тик туган якларында.

Авыртуга түзә агач
Коелганда яфрагы.
Сукмак, юллар ямансулый
Тапталмаса туфрага.

Суккан чакта авыртадыр
Тимер сандалның тәне.
Чүкечкә дә рәхәт түгел
Күп аның да түзгәне.

Кеше кайгысына ошаш
Әйберләрнең тормышы.
Тик шатлыклардан тормый шул
Әйбер, кеше язмышы.

Авырлыкның ни икәнен
Бар әле белмәүчеләр.
Алар – кешегә кайгылар
Ясаучы, теләүчеләр.

ДЕНИС МАНСУРОВ



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.