Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кайту

img_29035886_3707_1

Бүген якшәмбе, ял көне. Шуңамы, барысы да йоклый. Хәтта йонлач песи дә башкаларны уятмыйм дигәндәй, кымшанмый да, әбисенең аяк очында бөгәрләнеп йоклавын дәвам итә. Сания уянып китте дә, йөгереп, Бибинур карчык йоклый торган бүлмәгә керде. Көн яктырып беткән, ничек озак йокланды соң бүген? Гомер иткән кайнанасы соңгы елда бик биреште шул. Ике тапкыр инде йөрәк өянәгеннән алып калдылар. Көннәренең санаулы икәнен сизгәч, килене аңа әйтмичә генә кызы Гөлүсәгә хәбәр итмәкче булды. — Әни авырып тора, кайтып китәсеңме әллә? — Кайталмам шул. Бирәчәгем дә бар… Юлга акча тагын кемнән сорыйм икән? Бибинур карчыкны йоклый дип уйлаган Сания ул көнне ялгышты шул. Акыл сизгерлеген җуймаган ана ул сөйләшүне ишетеп калды. Кайтыр баласы булган ана соңгы сулышына кадәр баласының кайтуын көтә, диләр бит. Гөлүсәнең кайтмасын белгәнгәме, якшәмбе иртәнгә тыныч кына мәңгелеккә йоклап киткән иде ул. Сания ни әйтергә белми аптырап калды. Бибинур карчык бер кулын юрган эченә тыккан, икенчесен чыгарган хәлдә учын йомарлап кыскан һәм күзләрен йомган. Ә йөзе килененә нидер бирергә теләгән кыяфәттә катып калган. Сания аның кулын тотты, караса, суынып та өлгермәгән учында йөзлек акчалар… «И, мескенем, пенсиямне керткән көнне үземә күрсәтегез дия иде, керткән саен йөз сум җыеп барган икән», — дип уйлалы Сания. Гөлүсәнең язмышы авыр булды шул. Ирле тормыш белән рәхәт күрмәде. Ахыры, дус кызына ияреп Себергә чыгып китте. Кара сакалы үзеннән калмады дигәндәй, анда да тормышы мантып китә алмады. Кайтырга тырышырмын, акча салып торыгыз әле, дисә дә, җибәргән булырлар иде югыйсә. — Үлеп йоклаганмын бүген, — дип сөйләнә-сөйләнә, Илшат торып чыкты. — Бүген өебезгә үлем кергән шул, әнине бөтенләйгә үк алып киткән, — диде Сания үксеп. — Кайтып җитмәсә, җылы туфрагына ятып булса да елар, мин элемтә бүлегенә барып Гөлүсәгә акча салып кайтыйм әле, — дип, Илшат киенә башлады. — Ә әни учындагы акчалар? — Акчалар – Гөлүсәнең өлеше. Кайткач, үзенә бирербез. Икенче көнне Бибинур карчыкны җирләргә дип бөтен авыл халкы җыелды. Ике көннән соң Гөлүсә дә кайтып җитте. Суынып бетмәгән кабер туфрагына иреннәрен тигереп елады ул. — Кайталмадым шу-у-ул…

Нәсимә Сипова, Иж-Бубый авылы

Чыганак: «Яңарыш» газетасы 18.02.2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.