Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышлар чатында

izhat-19

Ул аны яратмады, гадәт­ләнде, ияләште генә. Шулай да ул Илгизне үзенә өйләндерергә тели иде. Инде өченче ел бергә булып та, никах турында сүз кузгалтылганы булмады. Ләкин Аидәнең «гаилә» дигән ышанычлы кальга төзисе килә иде. Сөю-назга бай төннәр күп булса да, балага уза алмыйча интекте ул. Уртак бала аларны ЗАГСка барырга мәҗбүр итәр иде дә, Илгиз, Аидәне «саклана» дип, аннан файдалануны гына дәвам итте.

Вакыт бара, яшьләр һаман да язылышмыйча күрешәләр. Хәер, аларның очрашулары турында беркем дә белми. Белергә тиеш тә түгел. Илгиз башка бер кызга сөю хисләре кичерә, ә Аидә яманаты чыгудан куркып йөри.

Яшь кыз, кояшлы матур яз иртәсендә үзендә кыюлык табып, Илгизгә сүз катты:

- Безгә мөнәсәбәтләребезгә ачыклык кертергә кирәк. Әйдә җитди сөйләшик әле.

- Күптән сөйләшәсе бар, — диде егет. — Мин дә араны өзәргә кирәк дип уйлап йөри идем.

- Араны өзәргә?! — аптырады Аидә. — Ничек инде «араны өзәргә»?!

- Мин башканы яратам, аңа өйләнәсем килә, — диде Илгиз. — Без бер-беребезгә җитәрлек ләззәт бүләк иттек, рәхмәт сиңа, ләкин аерылышыр вакыт җитте.

Кыз беразга сүзсез калды. Мизгел эчендә аның күз алдында бергә булган һәр вакыйга кабатланды, күңеле ялкынсынды.

- Ярый әле тәкъдим иттең, — диде Илгиз. — Ничек сүз башларга белми йөри идем.

Егет Аидәне юатып, кочмакчы булды, ләкин Аидә бер читкә тайпылды, әйтерсең лә алар мөнәсәбәтләрен өзделәр дә инде. Аннары, куркыныч төштән уянып киткәндәй, кинәт Илгизнең кочагына ташланды ул. Шулкадәр каты кысты ки, Илгиз, тыны кысылып, буыла да башлады. Ләкин кызның көче озакка җитмәде, егетне кочуын йомшартырга мәҗбүр булды.

- Мин аерылышу турында сөйләшербез димәгән идем. Ә син… менә нәрсә уйлап йөрисең икән. Кемне яратасың соң син? Миңа әйткән сүзләреңне оныттың да мыни?! «Сөеклем-бәгырем, күбәләгем-түгәрәгем», — дип, болай гына дәшеп йөрдеңмени?!

Аидә Илгизне җибәрергә теләмәде. Кулындагы көмеше иде бит ул, әллә кайдагы алтыннарга кызыгып йөрмәде. Шулай да хәзер ул көмешне дә югалту алдында тора.

- Соң… әйткәнмендер инде, — диде Илгиз. — Мәхәббәт уеннары вакытында әйтелә торган гади сүзләр бит ул.

- Син безне «уйнадык кына» дип уйлыйсыңмыни?! — Аидә ярсуыннан ни әйтергә дә белмәде. — Алайсамы!.. Уеннан уймак чыга ул, белеп тор! Уймак чыгарырмын әле, менә күрерсең! — Кызның ярсу катыш куркулы йөзендә яшен чаткысы кабынып алды. Һәрхәлдә, Илгизгә шулай тоелды.

- Нинди уймак чыгармакчы буласың син? — диде ул. — Без бит синең белән тирәнгә китә торган мөнәсәбәтләр оештырмаска килешкән идек!

- Аны син шулай карар кылдың! Минем фикеремне сорадыңмы соң? Юк! Син берәрсе белән булса да исәпләшәсеңме? Юк! Безнең балабызның язмышын да шулай җиңел хәл итмәкче буласыңмы? Һәрвакыттагыча, билгеле! — диде Аидә, ирония төсмерен куертып.

- Нинди бала турында сөйлисең син? Безнең бала булырга мөмкин түгел, үзең әйттең бит!

- Мөмкин!

- Син алай шаяртма!

- Ә мин шаяртмыйм! Безнең балабыз булачак!

- Туктале, башка чүкеч! — Гаҗәп хәлләр турында ишеткәндә, Илгизнең «башка чүкеч» дип әйтә торган гадәте бар.

Аидәсе дә: «Әйе шул, башка чүкеч!» — дип үчекләп кабатлады.

- Кайчан мондый хәлгә төштең син? Ник миңа бу хакта иртәрәк әйтмәдең? Ник мине кисәтмәдең? «Курыкма, безнең бала булмаячак», -  дигән сүзләрең нигә чынбарлыкка туры килми? — дип, бер-бер артлы сораулар тезде егет, аннары аптырап катып калды.

- Әйдә хәзер үк бөтен нәрсәне дә болгатмыйк әле, — дигән тәкъдим ясады Аидә, тынлыктан файдаланып.

Кыз әллә чынбарлыкны яшерергә теләп, әллә Илгизгә ялгыз уйланырга мөмкинлек биреп, анда-монда чәчелгән киемнәрен җыя башлады, ипләп кенә киенде. Ил­гиз исә диванның бер башында аквариум ягына карап, «Башка чүкеч, башка чүкеч…» — дип кабатлап утыра иде.

- Бала белән нишлибез соң әле? — диде ул кинәт, аның йөзе ачылып китте. — Аборт турында уйлаганың юкмы?

- Син нәрсә?! Нинди аборт?! — Аидә балага чыннан да узган хатын шикелле тузынды.

- Болай гына сорыйм. Нәрсә шулкадәр ярсыйсың? Сиңа хәзер бөтенләй борчылырга ярамый. Бала бернәрсәдә дә гаепле түгел. Ходай кушкан — җан өрелгән. Булганны кабул итәргә кирәк.

- Әйе, нәкъ шулай, дөрес әйтәсең. Язмыштан узмыш юк. Син әти булачаксың, мин — әни. Һәм бала ятим булырга тиеш түгел. Безнең аны ятим итәргә хакыбыз юк, — диде Аидә.

- Син иртәгә табибка барып күрен инде. Үзем илтеп куярмын. Сәламәтлек турында иң беренче чиратта кайгыртырга кирәк.

- Ярар, иртәгә үк сәла­мәтлегемне тикшертермен.

- Әйе, — диде Илгиз — Ә хәзер йок­лап алырга кирәк… Башка чүкеч. Йокларсың монда.

«Балага уздым» дигән Аидә уйнаган роленең табигый килеп чыгуына да, ике арада җитди сөйләшүнең, ниһаять, булуына да сөенә иде. Илгиз бу төнне йок­лый алмады, ләкин ул, никадәр төпле егет булса да, ничек кенә аек фикер йөртсә дә, вакыйгалар болай тәмамланмасын өчен әллә нәрсәләр эшләргә, вакытны кире борыр өчен әллә ниләр корбан итәргә әзер иде. «Башканы сөям», — дип ычкындыруына да үкенә иде бугай ул, хәер, Аидә бу сүзләргә игътибар да итмәде кебек тоелды Илгизгә. Юк, ничек кенә игътибар итте әле! Шул сүзләрдән кызып китте дә инде ул. Әйе, бу сөйләшү башка чүкеч белән сугу иде шул, башка чүкеч…

***

Иртәгәсе көнне Илгиз Аидәне акушер-гинеколог янына җитди консультация алырга илтеп куйды. Ялган ай ярым-ике ай гына капчыкта ятачак. Аңарчы бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Ләкин ничек? Төне буе уйланып-үрсәләнеп ятса да, бу сорауга Аидә җавап таба алмады. Арзан чит ил киноларындагы кебек мендәр яшереп йөреп булмас бит инде! Еракка качып китү дә бик күп сораулар тудырырга мөмкин. Ничек тә булса Илгиздән балага узарга кирәк. Ләкин бу планның тормышка ашмаячагы көн кебек ачык: Илгиз хәзер Аидәне якын да китермәячәк.

Илгиз исә, төне буе йокламыйча, яратып йөргән Әлфиянең атасы янына әле шушы кичтә генә кызның кулын сорарга барганына үкенеп ятты. «Нигә шушы вакытта ачыкланды бу көтелмәгән нәрсәләр?» — дип үрсәләнде ул. Аидә үзенең ялганы корбанына әверелсә, Илгиз — моңарчы уртага салып сөйләш­мәүдән зыянлы булды. Икесе бергә яшерен мәхәббәт уеннары уйнаган өчен шушы сынауга дучар ителде. Ләкин яшьләр моны сынау итеп кабул итмәде, җәза урынына күрде.

***

Әлфия кисәтүе буенча аның әтисе Мөхәммәт абый һәм әнисе Саимә апа кичә генә Илгизне кунак итәргә әзерләнә башлаган иде. Мөхәммәт абый Илгизне бик уңган, булдыклы, ышанычлы егет буларак белә, аны кияве итеп күрүгә һич каршы түгел. Саимә апа турында әйтеп торасы да юк. Ул үзенең кызын күптән кияүгә бирергә хыяллана: дипломлы, яраткан профессиясе буенча эшләүче Әлфия ни өчен гаилә бәхетенә ия булмас­ка тиеш ди? Шуның өстенә Илгиз Әлфия күңеленә хуш килеп тә тора, егет тә кызга карата битараф түгел. Ләкин Мөхәммәт абый гаиләсендә Илгизнең проблемалары турында әлегә белмиләр.

- Мин сезнең кызыгызга өйләнергә телим, — дигән иде Илгиз Әлфиянең әти-әнисенә. — Эшем бар, ләкин, Финанслар институтында укыганлык турында дипломым булса да, кемгәдер ялланып эшләмим, үз эшем аркасында хәләл табыш алам.

- Никах укытырга кирәклеген беләсеңме соң? — дип сорады Мөхәммәт абый.

- Белмәскә, минем таныш муллам да бар! Сезнең һәм Әлфиянең ризалыгын алгач та, Хәлим хәзрәтән никах укуын сорарга җыенам.

- Мәџәр турында да беләсез инде алайса, — диде Әлфиянең әнисе, кече якта чәй әзерләгән арада.

- Беләм. Әлфия мәџәр итеп сораган 15 каратлы бриллиант кашлы йөзекне ясатырга куштым да инде, атна дәвамында әзер булырга тиеш. Шушы квитанция буенча кереп кенә аласы, — дип, Илгиз журнал өстәле өстенә кәгазь кисәге куйды.

Мөхәммәт абый кыйммәтле материаллар һәм йөзек ясату бәяләре түләнгәнлеге турындагы кәгазьгә күз салды, аны Әлфиягә тапшырды. Аннары:

- Кайда торырга җыенасыз соң? — дип сорады ул.

- «Яшьләргә ярдәм итмәбез» дигән сүз түгел бу, — дип өстәргә ашыкты Саимә апа.

- Мин әлегә фатирда торам. Өйләнешкәч, ипотекага 2 бүлмәле фатир алырга исәп. Әйткәнемчә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Соңгы елда, Аллага шөкер, эшләр алга китте, ипотекага өметләнергә була.

- Ярар-ярар, — диде Мөхәммәт абый, — монысы булды. Әти-әниең турында да белештем: бик яхшы кешеләр, әйбәт кодалар булырбыз анысы. Әйдә, кече якка чыгыйк, бергәләп чәй эчәрбез.

***

- Миңа ничек тә булса больничный ачарга кирәк, зинһар, ярдәм итә күрегез. — Гинекологына Аидә сүзен шулай башлады.

- Беренчедән, исәнмесез, утырыгыз. Сәбәпсез генә больничный биреп булмый, — диде табиб, аннары: — Бу карталарны регистратурага тапшыр әле, — дип, шәфкать туташына мөрәҗәгать итеп, аны чыгарып җибәрде. — Сиңа ни булды, Аидә? Бик арыган кыяфәтле үзең, агарып та киткәнсең.

- Һаман шул бер сарык башы инде, кызый. Балага уза алмавым интектерә. Җитмәсә егетем дә: «Араны өзик», — дип ычкындырды. Хәйләләдем, алдаштым. «Балага узганмын, әти булачаксың», — дидем. Нишләргә инде хәзер?

- Алдашып бик үк дөрес эшләмәгәнсең, шулай да мәхәббәт өчен кө­рәшергә кирәктер ул, — диде табибә.

- Синең хәлләрең ничек соң? — дип сорады Аидә балачак дустыннан, ләкин, ни гаҗәп, бу дуслык турында шәфкать туташы булып эшләгән рус кызы Клара белми иде.

- Ал да гөл, — диде табиб кыз елмаеп.

- Сөйләп тормыйсың да инде алайса.

- Кызый, тормышымда борчылырлык бер сәбәп тә юк. Монда синең проблемаларыңны хәл итәргә кирәк әле, сиңа кыен булганда мин ничек үземне бәхетле хис итим? — диде Аидәгә җан дусты җавап итеп.

- И, рәхмәт инде, наныем! Ярый әле син бар. Нәкъ сеңелем кебек якын син, — дип, Аидә табибәне кочаклап алды.

Аннары ишектән «Макларен» килеп керде. Эшен тиз һәм төгәл үтәгәне өчен кызлар Клараны үзара шулай атап йөртәләр иде.

***

Көн дәвамында кулыннан эш төшеп, адым саен абынган Илгиз Мөхәммәт абыйларга кич кереп чыгарга карар кылды. Ул Әлфиягә өйләнә алмавы турында хәбәр итәргә исәпләп тора иде. Көне буе ни әйтергә уйласа да, чын дөресен сөйләргә батырлыгы җитмәячәген аңлады ул. «Алайса берәр сәбәп уйлап табарга кирәк», — дип уйлады Илгиз. Шулай да фантазиясен эшкә җигүдә артык уңышларга ирешә алмады, тиз арада кич тә килеп җитте. Нәтиҗәдә сәбәп аңлатмыйча гына араны өзәргә булды егет.

- Мөхәммәт абый, Саимә апа, Әлфия, — дип мөрәҗәгать итте Илгиз табын артында. — Ничек башларга да белмим, шулай да озын сүзнең кыскасы, мин әлегә өйләнмәскә булдым.

- Нәрсә?! — диде Әлфия.

- Ни сөйлисең син?! — Мөхәммәт абыйның реакциясе шундый булды.

- Кичектерүдән ни файда? — дип сорады Саимә апа.

  Илгиз: «Мин үз сүземне җиткердем: мин Әлфиягә өйләнә алмыйм. Гаеп сездә түгел. Хушыгыз!» — диде дә, бер-бер артлы яуган сорауларны җавапсыз калдырып чыгып китте. Әлфия аның артыннан йөгерде.

- Нишлисең син, Илгиз? — дип дәште ул. — Гаеп әти-әнидә булмаса, миндәмени? Туктале! Ник син берни дә аңлатмыйсың?!

- Җибәр мине, үтенәм. Сәбәп бары тик миндә генә, — дип җавап бирде Илгиз. — Син аны ачыкларга тырышма да, барысы да үзе мәгълүм булыр.

- Кызым, өйгә кер әле хәзер үк! — дип кычкырды Мөхәммәт абый.

- Әйе, Әлфия, кереп китүең хәерлерәк булыр, — диде Илгиз. — Ачуланып калма, йөзек — синеке, сау бул.

Аннары егет капка янындагы сирень куаклары артына кереп югалды.

***

- Минем егетем кичә бичәсе белән араны өзгән, «Балабыз хакына гына шулай эшләдем», — диде. — Иптәш кызы янына гадәттәгечә һәр чәршәмбе кич утырырга килгән Аидә сүзен үзе өчен шатлык булган шушы хәбәрдән башлады, аннары болай дәвам итте: -  Ул әле өйләнмәкче дә булган, ышанасыңмы? Берьялгызым утырып калыр идем урмандагы беркемгә кирәкмәс түмгәк кебек… Теге «карама түмгәге»н хәтерлисеңме? — Аидә су буе урамында торып үскән бер егетнең балачак кушаматын искә алды һәм көлеп җибәрде, ләкин хуҗабикә, елмаю түгел, кымшанмады да. — И, кызый, егетем минем янга кайтты бит! Кичә бергә идек! Алла боерса, син әйткән ясалма орлыкландыру алымы белән балага да узып куярмын әле. Аннары ул миннән беркая да китмәс…

Егетләренең исемнәрен дә хәбәр итмичә сөйләшергә килешкән кызларның берсе сөенә-сөенә тормышы көйләнүе турында сайрады, икенчесе һичбернинди реакциясез тораташ булып катып утыра бирде. Аидәнең иптәш кызы үзенең авыр уй-фикерләренә чумып, җилкәсендәге йөге арта барган кеше сыман теш кысып, ходайдан сабырлык сорап, берни дәшмичә тыңлавын дәвам итте. Ул сүз барган егетнең Илгиз икәнен аңлады, чөнки Аидәнең бәхетле булуы турында тыңлап утыручы кыз Әлфия үзе иде.

Иж-Бубый авылы

Чыганак: «Яңарыш» газетасы  11.10.2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.