Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Аерылмагыз, аерылмагыз…

5765

Әлеге җыр юлларын мин үземнең тормыш девизы итеп алдым, чөнки балачакта гаиләбез таркалу аркасында бала өчен бу хәлләрнең газап икәнен аңладым.
Әти әнигә назлы сүзләр белән генә мөрәҗәгать итсә дә, әнинең күз карашларыннан ук әтине яратуы сизелсә дә, ниндидер сәбәпләр аркасында, алар озак еллар гомер кичергәч аерылдылар. Бу хәлләр мин югары уку йортында укыганда булды. “Әтиең белән аерылабыз, кызым, яши алмыйм башка, эчә, кул күтәрә, туйдым мондый тормыштан. Сез дә хәзер зур инде…” – дип, әнием ачыргаланып елагач, беренче мизгелгә аны аңлап, бу хәлнең ни белән тәмамланасын күз алдыма да китермичә: “Ярар соң, әни, үзең беләсеңдер”, — дидем. Әйе, хәзер булса, мин бу сүзләрне әйтер идемме соң!? Ул елларны без кичергән авырлыкларны, кыерсытуларны аңламадылар шул алар!.. Канатлары каерылудан болай да күңелләре яраланган әти-әнигә гаиләбез таркалуын авыр кичерүемне әйтергә кыймый идем. Ул вакытта минем иң якын дустым тулай торак мендәре булды. Бары ул гына минем өзгәләнеп елауларымны, хис-кичерешләремне уртаклашты.

Аерылгач, әни башкага кияүгә чыкты, ә әти ялгызы торып калды. Әни әтине, әти әнине хурлап, һәрберсе безне үз ягына аудармакчы булды. Ә балага әтинең дә, әнинең дә кадерле һәм кирәк булуын аңламыйлар иде шул алар. Бер ялларда әнием янына, әти белмәсә генә ярар иде дип кайтсам, икенче ялларны әтиемдә уздыра идем. Тик хәтта ул вакытта да: “Син әниең янына да, минем янга да кайтып йөрисең икән. Анда кайтсаң, монда эзең булмасын”, — дигән чаклары да еш булды әтинең. Аның бу кызып әйткән сүзләре мине яшен суккандай куырып ала иде. Миңа икесенең дә “балам” дигән назлы сүзе, җылы кочагы кирәк иде бит ул вакытта! Студентка икенче ялларга кадәр ашар өчен ризык, торыр өчен акчасы да кирәк бит. Тулай торакта бергә торучы кызлар мич ашлары, төрле салатлар, сөт-эремчекләр алып килгәндә, мин буш кул белән килимме? Әни яңа иреннән кыенсынып, куркып, ризыкларны да, акчаны да яшереп кенә беразлап бирде. Ә әти исә: “Әниең күпме бирде, мин дә шулкадәр бирәм”, — дия торган иде. Озын яллар, бәйрәмнәр якынлашуга, шуларның барысын да уйлыйм, болай да яралы күңелне яралап йөрмим әле дип, кайтмый калган чакларым да күп булды. Ялгызым буш бүлмәдә уйланып, сагынып, күз яшьләремә күмелеп утыра идем. Ул вакытта күңелнең ничек яраланганын, газапланганын, башкалардан оялганны, бала йөрәгенең ничәгә ярылганын белсәләр иде алар!

Әнинең тормыш иптәше булгач, җиңелрәктер дип уйлап, авылда әтинең ялгыз яшәвен бик авыр кичердем мин. Кайткан вакытта өйне яхшылап җыештырып, әтинең киемнәрен юып, тәмле ашлар белән сыйлап китә идем.

Еллар узса да, йөрәктә яра калды. Мин үз-үземә: “Нинди генә сәбәпләр булса да, балалар хакына гаиләне саклап калырга кирәк. Үз сабыйларымны мондый газапларда яндырмам”, — дип вәгъдә бирдем.

(Исемем редакция өчен генә)

Чыганак: «Яңарыш»  №52,  27.12.2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.