Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Әллә язмышым, әллә…

get

Мин газета-журналлар укырга яратсам да, редакциягә беркайчан да хат язганым юк иде. Күңелем бәргәләнгән чакларда да тешемне кысып, түзеп яшәргә тырыштым, беркемгә дә зарланмадым. Хәер, зарлану ир-атларга хас сыйфат та түгел, анысы. Шулай да бу тормышта кайвакыт эчеңне бушатасы, авыр минутларда хисләреңне уртаклашасы килгән чаклар була. Бәлки, минем әлеге язмамны укып, кемнәрдер гыйбрәт алыр.

Тормышта бит, күп очракта, хатын-кызлар ир-атлардан зарлана. Ләкин хатын- кызларның да барысы әүлия түгел бит! Аларның да төрлесе бар. Ишле гаиләдә туып үскәнгәме, мин балаларны бик тә ярата идем. Өйләнеп, яхшы гаилә корып, без дә өй тутырып бала-чага үстерербез дип хыялландым. Туганнарымның да балаларын якын итеп, яратып, гел аралашып, бик тату яшәдек. Тормышымның авыр минутларында да һәрвакыт ярдәмгә килде алар. Яшь вакытта яратып йөргән Сәлимә исемле авылдаш кызым бар иде. Югары уку йортын тәмамлагач, аны юллама белән ерак бер шәһәргә эшкә җибәрделәр. Һәм шул китүдән озак еллар Сәлимә кире бу якларга әйләнеп кайтмады. Соңыннан аның кияүгә чыкканлыгы ишетелде. Шул сәбәпле, безнең юллар аерылды. Мин дә үз гаиләмне корып җибәрдем. Шулай матур гына яшәп яткан бер мәлдә Сәлимә ялгызы гына энесенең туена кайтты. Әлеге туйга, булачак кәләшнең туганы буларак, без дә чакырулы идек. Менә шушы туй харап итте дә куйды безнең тормышны. Туйдан соң тормышыбызның асты-өскә килде. Сәлимәне күргәч, күңел әллә нишләде, әйтерсең, ул мине яшьлегемә алып кайтты. Аннан, туйга Сәлимәнең ялгыз гына кайтуы хатыныма да көнләшергә зур сәбәп булды. Хатын белән ике арадагы хисләр сүрелә башлады. Өстәвенә, утка керосин сипкәндәй, Сәлимә дә күченеп, без яшәгән шәһәргә кайтып урнашты. Хатын әлеге хәбәрне ишеткәч, бөтенләй чыгырыннан чыкты, өйдә тынычлык бетте. Эштән аз гына соңарып кайтсам да, каядыр барырга кирәк булса да, хатын кара тавыш чыгара иде. Имеш, мин Сәлимә янына барам, аның белән очрашам. Аның бер сәбәпсезгә дә һаман шулай ырылдап торуы минем дә ачуны чыгара башлады. Бервакыт, әни авырып киткәч, аның хәлен белергә дип авылга кайтырга туры килде. Кире килгәндә, үч иткәндәй, тукталышта Сәлимә очрады. Мин, машинаны туктатып, аны да утыртып алып килдем. Кирәк бит! Мин өйгә кайтып җиткәнче, “чыбыксыз телефон” бу хәбәрне инде хатынга килеп ирештергән. Мин дә аның алдында акланып тормадым. Шуннан соң берничә көн тузынды-тузынды да, әниләренә китеп барды. Бер болганган су да тиз генә тынмый дигәндәй, хатынның да тавыш куптарып, чыгырыннан чыгулары күпкә китте. Безнең этле-мәчеле яшәвебезнең ахыры аерылышу белән тәмамланды. Яшьлек мәхәббәтем Сәлимәгә бергә яшик дип тәкъдим ясап карасам да, ул риза булмады. Аңа бергә яшәүгә караганда, очрашып кына йөрү кулайрак иде. Ә минем гаилә белән, балалар үстереп, матур итеп яшисе килде. Шул сәбәпле, Сәлимә белән дә аралар сүрелде. Ике ел ялгызым гына яшәгәннән соң янә өйләндем. Тик аның белән дә бербөтен булып яши алмадык. Башкалар кебек минем дә балалар тәрбияләп, алардан әти сүзен ишетеп яшисем килсә дә, андый бәхетне татырга Ходай насыйп итмәде. Дәваланып та карады хатыным, тик барыбер бәби алып кайта алмады . Озак кына уйлашып, киңәшләшкәннән соң, балалар йортыннан тәрбиягә алып үстерергә булдык. Ярты елга якын барып йөреп, үзебезнең күңелгә ятышлы баланы тәрбиягә алып кайттык. Ул вакытта аңа сигез ай гына иде әле. Мин ул баланы беренче көннән үк үз иттем, яраттым. Тик хатыным гына аңа нигәдер ана назын бүләк итә алмады. Киресенчә, аңа карата көннән-көн суына гына барды. Һәм, көннәрдән бер көнне, хатыным бала белән икебезне калдырып, башкага китеп барды. Югыйсә, торырга менә дигән фатирыбыз, утырып чыгып китәргә машинабыз, нәрсә ашаса, нәрсә кисә дигәндәй, бар да җитешле иде. Акчага да интегеп яшәмәде. Нәрсә җитмәде,нигә шулай эшләде, һич аңламадым. Баштарак, аңына килер дә, кире кайтыр дип уйладым, ә ул кайтмады. Безне йорты-җире булмаган берәүгә алыштырды. Ярый ла, мине генә ташлап китсә, монда бит нинди язмышлы бала да бар! Ничек итеп ул баланы икенче мәртәбә ятим итәргә кирәк ди? Шулай итеп, бала белән икәү генә торып калдык. Әле ярый булышырга апаларым булды, алар гел ярдәм итеп, авыр вакытларда кирәкле киңәшләрен биреп, баланы тәрбияләшергә дә, үземә дә ныклы таяныч, терәк булдылар. Аларга рәхмәтем зур. Инде хәзер балага 12 яшь. Мин аннан башка тормышымны күз алдыма да китермим. Ул да әтием дип кенә тора. Кечкенәрәк чакта:”Нигә минем әни юк, нигә ул безне ташлап чыгып китте?” – дип сорый иде, хәзер, үсә төшкәч, андый сораулар бирүдән туктады. Күрәсең, аңлый, олыларча фикер йөртә башлады. Үзен балалар йортыннан алганны да белми. Мин дә әйтүне кирәк дип санамыйм. Бәлки, кайчан да булса бер уртага салып, чын ирләрчә аңлашырбыз. Анысын киләчәк күрсәтер.

Тулы адресым сезнең өчен генә. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №64, 5.12.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.