Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Бер ялгыш – гомерлек үкенеч…

1

Көне буе уйланып, кәефсезләнеп йөрде Гөлнур. Бүген төнлә күргән төшен уйлады ул.

Имеш, Фаил белән бергәләшеп утырткан пар каеннарның берсе ауган икән. Фаилнең каены ауган. Каян килеп керде соң әле бу төш, һич уйламаганда? Нәрсәгә юрарга моны? Ярар, хәерлегә генә булсын, дип үз-үзен юатырга, барысы турында да онытырга тырышты ул. Ләкин булдыра алмады, ирексездән елап җибәрде. Уйлар Гөлнурны үткәннәргә алып киттеләр.

Фаил белән бер авылда туып үсте алар. Гөлнур күптәннән ошатып йөрсә дә, Фаил аңа игътибар итмәде. Аңлашыла да, яшь аермалары да хәйран бит. Тик гашыйк йөрәкне нишләтәсең, акылга буйсынырга теләмәде, һаман да Фаил дип кенә типте ул. Шулай билгесезлектә сөйгәне армиягә китте. Гөлнур түгел, башка кыз озатты Фаилне. Юк, ачуы юк иде аңа, аны түгел, башканы яратканга да гаепләмәде, чөнки аңлый иде: Фаилнең күзенә ул кечкенә кызчык булып кына күренә. Эх, күпме күз яше түкте ул көнне. Бер ел күрми ничек түзәрмен, дип уйлады. Көтте, айларны, көннәрне санап көтте, хат язарга теләп тә карады, кыюлыгы җитмәде. Китүенә озак та үтмичә, Фаилнең кызы башка белән йөри башлады. Юк, шатланмады Гөлнур, киресенчә Фаил ничек кабул итәр икән, дип борчылды. Бер ел үтеп бара. Гөлнур быел мәктәпне тәмамлый, имтиханнарын да уңышлы бирде.

Көзгә Фаил дә кайтып җитте. Ул кайткан көнне үзен кая куярга да белмәде Гөлнур, йөрәге аны күрергә дип ашкынып типте. Тик, хисләрен белдерә алмады, һаман да шулай читтән генә күзәтеп җавапсыз  белән янып йөрде ул.

Сабантуй көн иде. Гөлнур матур күлмәген киеп, дус кызлары белән бәйрәмгә китте. Сөйләшеп китеп, Фаилнең каршысына килеп басканын абайламыйча да калды. «Бу кечкенә кызчык та үсеп җиткәнмени?» дигән тавышка сискәнеп китте. Ни әйтергә белмичә аптырап калды, хәтта оялудан битләре дә кызарды, бугай. Егет белән кызның күзләре бер-берсенә караштылар, тынлык озак дәвам итмәде: дус кызы ашыктырып каядыр алып китте Гөлнурны. Артына борыла-борыла карады Гөлнур, Фаилнең карашы да аны озатып калды. Күбәләктәй очынып кайтты ул өенә. Болай сөенүенең сәбәбен дуслары да, өйдәгеләр дә аңламады. Кич клубка чыкты. Дус кызлары рәхәтләнеп биеп күңел ачканда, Гөлнур Фаилне күзләде. Тик ул гына аның янына килергә ашыкмады, башка кызлар белән шаярып, Гөлнурның барлыгын сизмәде дә. Ә инде Фаилнең элек йөргән кызы Ләйлә белән сөйләшеп торуын күргәч, бөтенләй үк кәефе төшеп, клубтан чыгып йөгерде. Елый-елый кайтып барганда, артыннан кемнеңдер тиз-тиз атлап куып килгәнен тойды. Кыяр-кыймас кына борылып карады– анда Ул иде!

– Бигрәк кызу йөрисең икән, артыңнан куып җитәр хәл юк. Әллә елыйсың да инде?

– Әйе шул, елыйм. Сине яратканга елыйм. Ишетәсеңме, күптәннән яратам инде! Ә син сизмисең, күрмисең!

Бу сүзләрнең ничек чыгып киткәнен Гөлнур үзе дә сизми калды. Фаилнең күзләренә аңладыңмы, дигәндәй тутырып карады да, өенә йөгерде. Фаил аптырап басып калды, җавап итеп әйтер сүзләр тапмады, Гөлнур артыннан да йөгермәде. Мондый сүзләрне һич көтмәгән иде шул. Ләкин үзендә гашыйклыкка охшаган хиснең бөреләнеп килгәнен сизеп алган иде ул, бер ел эчендә чибәрләнеп үсеп җиткән кыз аның күңеленә кереп урнашты.

Гөлнур берничә көн кич чыкмады, чөнки Фаилгә әйткән сүзләре өчен ояла иде, күзләренә ничек карармын дип борчылды. Бәлки ул аның хисләреннән көлгәндер…

Бер көнне дус кызы кереп, анда сине Фаил чакыра, дип әйткәч, кыз каушап калды. Ни өчен килгән ул, ни әйтер? Куркуын җиңеп, чыгарга булды Гөлнур. Дулкынланудан, йөрәге чыгып китәрдәй булып типте. Фаил дә каушап калды булса кирәк, сүзне нидән башларга белмәде.

– Гөлнур, синең хисләреңнән көләргә килмәдем мин, беләсеңме, миндә дә шул ук хисләр бит. Теге көнне дә үзеннән-үзе чыгып йөгердем синең артыңнан. Тик ул вакытта ни өчен сиңа тартылганымны аңламаганмын, җавап итеп берни дә әйтмәгәнемә зинһар, үпкәли күрмә.

Бу сүзләр ничек канатландырдылар кызны. Әйтерсең лә, дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде бу мизгелдә. Эх, ниләр буласын алдан белгән булса, ул бу сүзләрне ишетмәс өчен ниләр генә эшләмәс иде… Тик юк шул, язмышларны алдан күреп тә, үзгәртеп тә булмый…

Шул көннән башлап очрашып йөри башлады алар. Бәхетле пар өчен сөенүчеләр дә, көнләшүчеләр дә булды, шул ук вакытта яман сүзләр сөйләүчеләр, яшь аермасы өчен гаепләүчеләр дә табылды. Тик бер-берсе өчен янып яшәгән гашыйклар өчен бу киртә була аламыни?

Шулай бер көнне Фаил белән җитәкләшеп болынга төште алар, тирә-юнь чәчәккә күмелгән, кошлар да бу ике бәхетлегә сокланып сайрыйлар кебек. Пар каен утыртырга төшкәннәр иде бит алар ләбаса болынга. Әйе, бик хыялый иде шул Гөлнур. Китаплардан укып, кинолардан күреп, олы саф мәхәббәт турында хыялланды, һәм хыяллары чынга ашты да: янәшәсендә аның өчен үлеп торучы Фаиле бар. Пар каеннар утыртып, сөю хисләрен тагын да ныгытасы килде Гөлнурның. «Ак каеннар да безнең кебек парлашып үссеннәр, сөюебезнең дәлиле булсын, алар янына һәрвакыт килеп йөрербез», – диде ул. Ә Фаил сөйгәненең сүзләренә каршы килмәде. Хәтта каеннарга үзләренең исемнәрен дә бирделәр. Нәфисрәге Гөлнурныкы, нык булып басып торучысы Фаилнең каены булды. Шулай итеп пар каеннар ике гашыйкны озатып калдылар. Бер-берсе өчен сөенеп, көенеп, бер-берсе өчен өзелеп торды алар. Араларына башкалар кердеме, әллә күз тидеме – үзгәрде беркөн Фаиле. Карашлары да башка, үзен дә гаепле кеше кебек тотты. Гөлнур бу үзгәрешнең сәбәбен күпме генә сораса да, егет дәшмәде. Бераздан бөтенләй үк килми башлады. Гөлнур ни дип уйларга да белмәде. Әллә соң Фаил аны яратмый башладымы?

Озак та үтми авылда Фаил өйләнә икән, дигән хәбәр таралды. Элек йөргән кызына – Ләйләгә өйләнә икән. Ничек түзде икән Гөлнурның йөрәге?!

Шәһәргә китеп укырга керде, уку белән бераз онытылып та торды. Үткәннәрне онытырга тырышты, тик барыбер беренче мәхәббәтен сагынды, хисләре сүрелмәде. Фаилнең тормышы турында һәрдаим ишетеп торды. Фаилнең баласы туган, дигән хәбәр Гөлнурны бөтенләй үк аяктан екты. Аңлады ул, ни өчен Фаилнең ул чакта аны ташлаганын аңлады. Тик соң инде…

Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады Гөлнурны, юлында менә дигән егетне очратты. Озак та үтми гаилә дә корып җибәрделәр, бер-бер артлы балалары да туды. Юк, бәхетсез түгел иде ул. Әни дип үлеп торучы балалары, хөрмәт итә, ярата торган ире бар. Хатын-кызның бәхете өчен тагын ни кирәк? Күңелдәге яра гына вакыт-вакыт сыкрап ала… Еллар үтә торды. Тормыш мәшәкатьләре үткәннәрне искә төшерергә ирек бирмәде. Көтмәгәндә генә кабат очрашты алар. Авылга чираттагы кайтуында, Гөлнур Фаил белән бергә утырткан пар каеннар янына барырга булды. Сизенгәндер инде, күңеле үзеннән-үзе тартты аны анда. Болынга төште, ә анда Гөлнурның каенын кочаклап Фаил басып тора иде. Күпме еллар үткәч, менә алар кабат очрашты… Фаилнең чәчләренә инде чал кергән, кыяфәте борчулы иде.

– Нихәл, Фаил?

– Беркөе генә, Гөлнур. Син дә килдеңмени? Ә мин көн дә киләм үткәннәрне сагынып… Килеп йөрербез дип вәгъдәләшкән идек бит. Каеннарыбыз һаман шулай бер-берсенә сыенып үсәләр менә.

– Үткәннәрне сагынудан мәгънә юк, Фаил. Каеннарыбызны күптәннән оныткансыңдыр дип уйлаган идем.

– Юк онытмадым. Барысын да аңлыйм. Тик кылган ялгышларым мина яшәргә бирми. Синең рәнҗешең төште мина, Гөлнур.

– Үзең бит, бары үзең генә гаепле…

– Беләм, мин гаепле, мәхәббәтебезне мин генә җимердем. Гөлнур, мин бит бәхетле була алмадым, хатыным яхшы хатын, балага яхшы ана була алмады. Тормышымны яратмаган кеше белән бәйләмәгән дә булыр идем, аңлагансыңдыр инде мәҗбүр идем, бер ялгышым бөтен гомеремне җимерде. Үткәннәргә кайтып булсамы…

– Үткәннәргә кайту юллары юк шул, Фаил… Үз юлыңны үзең сайладың.

– Бер-берсен өзелеп сөйгән парлар бергә булмый диләр бит, без дә шулай булганбыздыр Гөлнур. Мин бит сине һаман да яратам, бер генә мизгелгә дә уемнан китмәдең, төшләремдә дә һаман сине күреп, саташып уянам. Син дә бит мине яраттың, юк димә, чын йөрәктән яраткан булсаң, һаман да оныта алмас идең. Онытылмый икән шул ул чын саф мәхәббәт… Әле бит соң түгел, бәлки бергә була алырбыз әле?! Кичер мине, Гөлнур, мин үземне дә, сине дә бәхетсез иттем… Зинһар өчен кичер мине…

– Юк, Фаил, син ялгышасың, мин бәхетсез түгел. Ходай синнән, беренче мәхәббәтемнән аерса да, бәхетнең иң олысын бирде. Әйе яраттым, бик яраттым мин сине. Мәхәббәтем синекеннән көчлерәк булган шул, син бит аны бер көндә юкка чыгардың. Юк, мин сиңа ачу саклап яшәмим. Бәхетле генә бул! Ә хәзер инде соң… Сау бул, Фаил…

Бу Гөлнурның соңгы сүзләре иде. Ә чынлыкта, Гөлнур беренче мәхәббәтен гомер буе сагынып яшәде. Төшләренә дә еш керә Фаил, тик бүгенгесе генә сәеррәк иде.

Берничә көннән Фаилнең үз-үзенә кул салып үлүе турында авылдан хәбәр килде. Менә нәрсәне аңлаткан икән бу төш. Гөлнурның күзләреннән яшьләр тамды, Бу хәбәр бөтенләй дә аяктан екты аны. Ни өчен, ни өчен алай эшләгән ул? Фаилне соңгы юлга озатырга кайтмый булдыра алмады, соңгы кат беренче мәхәббәте белән саубуллашасы килде аның. Ире дә аңлады, кайтуына каршы килмәде.

Соңрак күршеләре Гөлнурга Фаилнең соңгы хатын тоттырдылар. Хатта бары шушы сүзләр иде «Мин гомерем буе бары сине генә яраттым… Синнән башка яшәвемнең мәгънәсе калмады… Барысы өчен дә кичер мине…»

Гөлфия ШАКИРОВА. Саба. 

Чыганак: «Безнең гәҗит» №1, 2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.