Cheap Replica Rolex
Cheap Rolex Replica
cheap rolex gold watches
Cheap Rolex Watches Uk
Cheap Rolex Watches
Cheap Rolex Watches Replica
Cheap Rolex Watches
Cheap Rolex Watches
Һәркем парлы була
14 Май, 2017 ел
Сайт авторы
Караулар: 1 760
Сезнең, тау-таш ишелгәндәй, янтайган шкафтан савыт-саба коелганын күргәнегез бармы? Юк, дисез? Булмаса, күрергә язмасын. Бар иде бит элегрәк кече якка куела торган акка буялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” — аслы-өсле ике кисәктән тора иде… Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты. Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ шомлыгы булды микәнни? Тәшвишле хәл. Юрамасаң да, юш килә. Шулай булды да.
Безнең әлеге дусларыбыз кинәт кенә бездән дә алдан аерылыштылар. Ә без исә матур гына, күңелле генә яшәгәндә, дигәндәй, иремнең бер командировкасы вакытында кемдер миңа атап телеграмма юллаган. “Иреңне тартып алырга йөриләр, чарасын күр. Дустың”. Җир ярылып, упкынга таба тәгәрәгәндәй булдым дигән хәл шулдыр инде ул. Дөнья бетте, тормыш тукталды. Тик шулай да, башның кайсыдыр бер ноктасында яктылык балкып алган сыман, бер фикер туа: “Тукта, ашыкма ышанырга, шылтырат үзенә”. Телефон чыбыгының теге башында иремнең шатлыклы тавышы, ә мин исә бернинди хәйләсез-нисез, турыдан-туры телеграмма турында әйтәм. “Сөеклем, көнләшүчеләр юри җибәргән ул нәрсәне, ышанма!” — диде ул. Кы-зы-ык. “Нинди телеграмма, мөмкин түгел, ни сөйлисең син?” дигән гаҗәпләнү сүзләре булмады ич! Менә шуннан соң бәгырь катты. Әллә нәрсә булды. Әйтерсең, мин кияүгә чыкмаган да, булмаган да. Шулхәтле дә көтмәгәндә кылыч белән арттан килеп кадамыйлар ич инде!.. Дүрт ягы кыйбла! Юк- юк, сөеклесе дә түгел, беркеме дә. Бетте. Бетте!
Кич белән балалар бакчасына ничек барып, сабыемны ничек алып кайтуымны әйтә алмыйм. Ә сабыема минем хәл аңлашылган! Өй ишегеннән керүгә: “Әти, әти! Әти кайта?” (“кайтамы?” диюе) дип бүлмәләр буйлап йөри башлады. Менә шунда мин янәдән җиргә төштем. “Берни дә эшли алмыйсың, беркая да селкенә алмыйсың, койрыгың бозга каткан, бала хакына керә алмыйсың, синең язмышың язылган инде”, — дип үземә үзем карар чыгардым.
Тик иремә җылына алмадым. Үземне җиңә алмадым. Үпкә зурдан иде. “Ничек хыянәткә бара алган?” дим дә, хәзерге акылым белән уйлап куям: “Ир-ат хатыныннан аерым бер ай да, бер атна да яшәргә тиеш түгелдер шул, ә тормышта алай гына булмый…”
Әйе, минем бик тә кадерле бер нәрсәмне урлагандай булдылар. Ай, нәрсәм булсачы! Нәрсәм түгел шул, җандай кешемне урладылар. Кайнар мәхәббәт белән өйләнешкәч, айнуы бик ачы була икән.
Шулай итеп, мин, эчтән мәчеләр тырмаса да, килешкәнлек күрсәттем. Ирем ул хатынга өйләнергә ашыкмады, ә мин чынында суынган, аны сөймим, башкалар да күземә күренми иде, андый гадәтем дә юк. Инде телеграмма килгән икән, димәк, бөтен кеше белгән! Хурлыгы ни тора! Менә шуңа күрә дә каты эләкте инде иремә минем тарафтан! Ачыктан-ачык кеше белмәсә, бер хәл иде әле. Ир-ат шулайрак яратылган инде ул, күз-колак булмаганда, туарылып та китәргә мөмкин. Сизсәң дә, кешегә сиздермәскә тырышыр идең…
Эчтән сыкрасам да, иремне элеккечә багам-карыйм, тәрбиялим, тик мәхәббәтем үлгәне күренеп тора ич инде барыбер. Аннан ул башка хатын-кызлар белән танышкалый башлады, аларына инде минем бернинди дә үпкәм юк, алар инде бернәрсәне дә үзгәртә алмыйлар — минем үлгән мәхәббәтне рәнҗетә алмыйлар иде. Без шулай азапланып, озаклап аерылыштык. Мин ничә еллардан соң янәдән кияүгә чыктым. Ә үзебезнең мөселман кануннары нигезендә мин әллә кайчан никахлы булырга тиеш идем. Иремнән аерылып өч ай үтүгә. Бик мөһим кагыйдәдер бу, азынып-тузынып йөрүләргә киртә. Бу икенче иремнең беркем алдында да гаебе юк, читтән
торып кызыгучылар барлыгы сизелсә дә… Ә мин исә чын гашыйкларча аның тирәсендә бөтереләм, үзем эчтән генә моңсу елмаям: көзге кояш бигрәк тә җылы була икән, пешерми, рәхәт иркәли…
Менә шулай, дусларым, Ходай Тәгалә кошларны да юкка гына пар канатлы итеп яратмагандыр инде, һәрнәрсә, һәркем парлы буласы бөек көч — Аллаһы тарафыннан язып куелган. Парлыларга игелек, парсызларга түземлек, сабырлык белән пар канатын табуны телим…
Гөлгенә апагыз.
PS. Язма «Сөембикә» журналының «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Сююмбике Сююмбике» төркеменең авторлары рөхсәте белән кыскартып урнаштырылды.
ОШАШ ЯЗМАЛАР:
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ
Фикер калдыру ябык.