Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күтәрмә

1232ce4d9c713d6e9519c16bbcd9b369

Капка тавышы ачылып ябылган тавышны ишеткәч, Әлфия тәрәзәгә күз салды. “И ходаем, тагын кереп килә теге Сәвия кортка, телефонгадыр инде. Керсә чыга белми, йөри шунда эш калдырып”, -дип сөйләнә-сөйләнә Әлфия ишеккә каршы атлады.

Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына күченеп яшисе килми Сәвия әбинең.
“Яшәгән кадәр яшәмәм, үз йортымда җан бирергә язсын,- ди дә, аннан үзенчә матур гына кеткелдәп көлеп: “Бергә булыйк, аерым торыйк”, — дип тә өстәп куя.

Әлфия эченнән генә сукранып, күрше әбисенә болдырдан йортка үтәргә булышты. Болдыр күтәрмәләрен быел иреннән махсус рәвештә текә итеп эшләтте Әлфия. Сәвия кортканы бәлки, кереп йөрүеннән биздерермен дип уйлаган иде. Юкка гына булды тырышуы. Җитмәсә, Әлфиягә тагын бер мәшәкате өстәлде: көчкә генә аякларын өстерәп йөргән Сәвия әби кеше ярдәмсез текә күтәрмәдән менә алмый иде.
“Исәнме, Әлфия балам, син төшке ашка кайткан чагында кереп чыгыйм әле дип кердем. Атна уртасында балалар белән бер сөйләшеп алмасам, тынычлап “Сәвияттәй, балаларыңнан үзеңә телефон керттерер идең, кешегә кереп яфаланып йөргәнче. Мин дә бит яшь кеше түгел хәзер, кеше көен көйләп йөрергә. Өч айдан пенсияга чыгам, аллабирса!
“И-и-и Әлфия балам, сиңа да илле биш тула мени әле” — диде сузыбрак җибәрде Сәвияттәй.  Шуннан соң какча куллары белән яулыгын рәтләгәндәй итеп: “Кызлар кебек бит әле син, сөбханалла, күзләр тимәсен!”, — дип, гадәттәгечә, телефон куелган өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Бер мизгелгә аның күз алдыннан күрше район кызы Әлфиянең килен булып төшкән вакытлары, кайнә тиешле кешенең бик тә усал булып, Әлфияне жәберләүләре, шул чагында Сәвияттәйләрнең Әлфиягә терәк булып яшәүләре, бәбәй тапкан саен, кырык көнгә кадәр мунча ягып юындырулары,  йорт тергезгәндә  акчалата ярдәм итеп торулары, тагын шунда әллә нинди эшләре, сызылып кына үтеп китте.

Сәвияттәйнең: “Әлфия балам, ачуланма инде, телефон кертергә үзем каршымын. Атнасына бер булса да сезне урап чыксам, аякларым язылып китә,- дигәнен Әлфия ишетмәгәнгә салышып, аш-су бүлмәсенә чыгып, табак-савыты шалтырата башлады.

Әлфияне пенсияга озату мәҗлесен ике атна рәттән уздырдылар. Беренче табынга бергә эшләгән коллективын, ә икенчесенә туганнарын җыйдылар. Туганнарын җыясы атна уртасында Сәвияттәй кинәт кенә, йоклаган җиреннән фани дөньяны ташлап китеп барды. Тормыш иптәше Радик: “Әллә кичереп торабызмы бер-ике атнага мәҗлесне, күршедән генә олы мәет чыкты”, — дисә дә, Әлфия ризалашмады. “Аннан бер калса, кала инде ул, тимерне кызуында сугарга кирәк”, — дип җавап кайтарды. Радикның: “Соңгы айларны телефонга да керми башлаган иде мәрхүм, — дигәненә каршы Әлфия бер сүз дә эндәшмәде.

Мәҗлесләр бик күңелле мулча узды. Тәнәфесләрдә Әлфия: “Картлыгымың яшьлегенә генә керәм әле” – дип, очынып-очынып рәхәтләнеп биеп йөрде. Тик торырга яратмаган, энергиясы ташып торган Әлфиянең пенсияга чыккач планнары, кем әйтмешли “наполеонский” иде.
Тик “аллабирса” дияргә онытканмы, әллә башка сәбәп беләнме, пенсияга чыккан беренче айны ук Әлфия аяклары белән яфалана башлады. Шифаханәләрнең дә файдасы булмады: өй эчендә көчкә генә атлап йөрердәй булып китте. Ишек алдына чыгып йөрергә җайлы булсын өчен ире Радиктан текә күтәрмәләрен дә сүттереп ыргытты.

Беркөнне, әбиләр чуагы башлангач, кызышып китеп, култык таякларына таянып, Әлфия капка алдына чыгып утырды. Күзе, Сәвияттәйнең өй алдында кып-кызыл тәлгәшләр эленгән ботакларын күтәрә алмыйча утырган миләш агачына төште. Тел очына миләш ачысы тәме килдеме, Сәвияттәйне исенә төшердеме, Әлфия үзе дә сизмәстән балаларча үксеп елап җибәрде.

Люция Аблеева (18.06.2016)

P.S. Рәсем интернеттан алынды



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.