Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Сабыр төбе – сары сагыш

652f9276ebee1475ec5edaccf5b635d6_L

– Әнием бик-бик кырыс булды – бөтен бәхетсезлегем дә шуңа барып тоташа, – дип сөйли башлады Фирая апа үзенең язмыш борылмаларын. – Үзем ике бала анасы буларак әйтә алам, бала ул ананың шәхси милке түгел – кысылмагыз, ботарламагыз балалар язмышын! Мин дә бүген икеләнмичә әйтә алам – бәхетсезлегемә үзем гаепле булсам, ул бәхетсезлекнең чишмә башын әнием казыды.
Фирая апа – бүгенгесе көндә пенсиягә чыккан, ике кызы да башлы-күзле булган, ике ел элек ирен соңгы юлга озаткан ханым. Гомере буе китапханәче булып эшләгән, тумышы белән Спас районыннан.
– Авылда беренче чибәр булмасам да, яшь вакытта егет-җиләннең күзе төшәрлек кыз идем, – дип хатирәләр яңарта ул. – Радик белән озак вакыт бер-беребезгә күз атып йөргәннән соң, очраша башладык. Ул гармунлы кичләр, айлы төндә капка төбендәге мәхәббәт аңлашулар, беренче кат сөйгәнеңнең иреннәрен тату… Һәр гашыйк кебек мин дә җиденче кат күктә идем. Ике абыем булгач, миңа ул яктан бәхет елмайды – клубтан фәлән сәгатьтә кайт, дигән сүзләр ишетелмәде. Радикны ике абыем да белә – аларның фатихасын бик тиз алдым. Ә менә кем белән очрашып йөргәнемне әнием белгәч!.. «Бөкре Фәхри малае белән йөрисеңмени син, ах, оятсыз, ах, җирбит», – димәсенме… Мин дә, абыйларым да телсез калдык – нишләгән ди бөкре Фәхри? Авылда бернинди яман аты булмаган әлеге гадәти гаиләнең гөнаһын теге яктан да, бу яктан да тапмадык – бөкрелеге дә бабасыннан калган кушамат икән, беркемгә зыян салганы юк.
«Башка ишетмим, – диде әни, кичен клубка чыгар алдыннан. – Бернинди Радик турында хыялланасы да булма. Юкса, мин синең әниең түгел». Радик белән күрешеп аңлашырга туры килде. Әни нигәдер тузына, бераз күрешми торыйк, дидем. Радик ни-нәрсәгә бәйле икәнен аңламаса да: «Ярар, сабыр итик», – диде. Мине шәһәргә җибәрәселәрен белгәч, бөтенләй коелып иңдем – юкса, читтән торып, укытучылык һөнәрен алып, авылда төпләнеп калу иде ниятем. Этеп-төртеп диярлек, имтиханга дип шәһәргә илткәч кенә әнигә ялварырга тотындым: «Әни, яратам мин Радикны, зинһар, йөрәгемне телгәләмә, фатиха бир миңа. Шәһәрдә дә каласым килми!» Шунда гына сернең нидә икәнен аңладым – баксаң, яшьлегендә әни бөкре Фәхрине яраткан булган, әмма тегесе башка кызны үзенә яр итеп сайлаган икән. Әни: «Мәңге кичерәсем юк, минем кызыма кулын да сузмасын!» – диде.
Алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә безнең эшебез дә, гаебебез дә булмауны төрле яклап аңлатып карадык. Радик безнең өй сукмагын еш таптады, сөйләшеп карады. Туй турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Радикның әтисе Фәхри абый да килгән безгә, әни бусагадан да үткәрмәгән: «Сезнең нигезгә килен булып төшәрлек кыз бездә юк», – дигән. Бер сүз белән әйткәндә, әни аңа булган үчен шул рәвешле кайтарды.
Мин шәһәрдә калдым, үз телләрем белән: «Әни хакын атлап чыга алмыйм, миннән башка бәхетле бул», – дип, Радикны елый-елый борып кайтардым. Аның үҗәтлеге, минем кыюлыгым җитмәгән шунда – андагы йөрәк әрнүләремне аңлатып, сүзгә сыйдырып бетерә алмыйм.
Кияүгә чыктым, балалар тугач шулар белән юандым. Әмма яшьлек мәхәббәтемнән, ихлас хисләремнән котыла алмадым. Күз алдыңа китер, сеңлем, тормышымның бер генә көнендә дә аны искә алмый калганым булмады. Үземне җебегән, пешмәгән дип күпме сүккәнмендер. Иремне санлап яшәдем, сабыр иттем, ул да аңлагандыр, яшьлек яраларым турында беркайчан да сүз кузгатмады. Анысы өчен зур рәхмәт аңа. Кызларыбызның икесе дә кияүдә хәзер, бер оныгым бар. Иремне хөрмәтләп соңгы юлга озаттык – ашказаны асты бизе белән китеп барды…
– Әниегезгә булган үпкә хисе бетмәдеме, Фирая апа?
– Үпкә дә, рәнҗеш тә юк, сеңлем. Үкенү хисе җанны кимерә. Сабыр итәм дип яши-яши гомер дә үтеп китә икән ул. Ә без бит ике гомер яшәмибез. Кемдер мәхәббәтен очрата алмый да җанына туры килгәнрәк кеше белән гомер итә – андыйларны да аңлыйм мин. Ә мин яраткан кешем була торып, аның барлыгын белеп яшәдем – хәзер дә аптырыйм, ничек сабыр итә алганмын икән? Сабыр итә-итә аңладым инде – аның төбе ачы сагыш кына икән. Әнием исә соңгы сулышын алганда гафу үтенгәндәй итте: «Бәлки, хаталанганмындыр, әмма мине дә аңларга тырыш», – диде.
– Радик белән күрешкәнегез булдымы?
Авылга кайткач, күрешеп тордык. Аның үз гаиләсе, минем үземнеке дигәндәй. Матур, үрнәк гаилә төзеде ул, хатынын хөрмәтләп яши. Әмма безнең икебез өчен дә кирегә юл юк бит инде, үткән турында хатирәләр яңартканыбыз булмады. Аның җан халәтен белмим, мин исә җанымдагы зилзиләне аңа сиздермәскә тырыштым. Сабыр төбе – сары сагыш икәнен күзләремнән болай да күргәндер…

 Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

Чыганак: «Шәһри Казан»  26.09.2013

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.