Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ике рәхәт бергә килми

get (1)

Кайсы гына гәзит-журналны ачсаң да хатын-кызлар ирләреннән зарланалар. Берсенең ире хыянәт иткән, икенчесенеке яшь кызга өйләнгән, өченчесе мәңге айнымас ирен каһәрләп яза. Шул хатыннарның моңзарларын укыгач, уйланып йөрдем-йөрдем дә, мин дә язарга булдым. Юк, иремнән, тормышымнан зарланып түгел. Гаилә учагын сүндермичә ничек саклап калуым турында сөйлисем килде. Бәлки, кайбер хатын-кызларга файдасы тияр.

Ирем Фаяз белән без дә яшьли, бер-беребезне яратып өйләнештек. Тормыш башлаганда сыңар калагыбыз да юк иде. Бөтен байлыгыбыз – кая барсаң да безнең белән бергә йөри торган китаплар. Берсе өстенә берсен өеп бәйләгән китапларыбыз өстәл һәм урындык ролен үтәделәр. Фатир турында әйтеп тә торасы түгел инде. Үзебезнең оябыз булганчы кайда очсызракка бирәләр – шулай күчә-күчә яшәдек. Ашарга да каты-коты. Бер-бер артлы балаларыбыз тугач, җитмәүчелек тагын да ныграк сиздерә башлады. Икебезнең дә әти-әниләребез булса да, беркайчан да аларга тормышыбыз турында зарланмадык. Авылга кайтканда, әҗәткә акча алып булса да, әти-әнигә күчтәнәч алып кайта идек. Алар безгә итен, маен-сөтен, яшелчәсен җибәрделәр. Шәһәргә килгәч алар биргән әйберләрне күпмегә җиткерергә икәнен алдан бүлеп куя торган идем.

Ирем белән икәүләп тормышны рәткә кертер өчен тырыштык. Тора-бара ирем гади хезмәткәрдән җитәкчегә күтәрелде. Дәрәҗәсе үсә барган саен иркенрәктә яши башладык. Шулай итеп, әкренләп тормыш итәр өчен бөтен нәрсәбез дә булды. Бер бүлмәле фатир алдык. Балаларыбыз үсә барган саен фатирыбызны зурракка алыштырдык. Аннары инде шәһәр читенә коттедж салдык. Аллага шөкер, гомер уртасына җиткәч булса да рәхәттә яши башладым. Үз капкамны ачып керәм, өстәлем тулы тәмле ризыклар, суыткычлар да шыплап тулган. Шкафлар затлы киемнәрдән сыгылып тора. Балаларның икесе дә чит илдә белем алды. Ирем эшләргә кушмый, хәзер мин өйдә генә утырам. Бакчада казынам, чәчәкләр арасында йөрим. Берәр җиргә барырга туры килсә, гаражда үз машинам тора.

Әйе, мондый тормыш та була икән. Бары тик сабыр итә белергә генә кирәк. Кайчандыр кәнфит-прәннек түгел, ипине дә туйганчы ашый алмадык. Инде тормышыбыз рәтләнә башлагач иремнең башын югалтып читтә йөргәненә дә түздем. Кайчан кайтыр икән дип, тупсага башымны салып көткән чакларым да бик күп булды. Әнием Фаяз белән минем арадагы хәлләрне сизепме, әллә болай гынамы: “Кызым, ир белән торыр өчен Җир характерлы булырга кирәк. Беләсеңме, аңа төкерәләр, какыралар, аны таптыйлар, тырмыйлар, актаралар. Ә Җир барысына да түзә, беркемгә дә ачу сакламый. Шул кешеләрне ашата, табигатендә рәхәтләндереп ял иттерә, матурлыгын бирә. Гөлләре белән тормышыбызны бизи”, – диде. Әниемнең шул акыллы сүзләре мине гомере буена озата барды, инде күңелем кыллары өзелде, тормышыбыз бетте дигән чакларымда яшәргә көч бирде. Ирем читләр янына йөри башлагач та гаепне үземнән эзләдем. Кайчан кайтып керсә дә пешкән ашым әзер булды. Өсте-башын чиста тоттым, тәмле телемне, ягымлы карашымны жәлләмәдем. Исереп кайтып егылса мунча кертеп, эшенә кеше ясап җибәрә торган идем. Яхшылык барыбер үзеңә меңе белән әйләнеп кайта ул. Әгәр мин шул чакларда Фаязның соң кайтуына, мине мыскыллавына түзмичә тавыш, җәнҗал куптарган булсам, ирем әллә кайчан чыгып киткән булыр иде инде. Ничек итсә иттем, аны барыбер читләргә бирмәдем. Хәзер ирем үткәндәге ялгышлыклары өчен үкенеп туя алмый. “Бәгырем, әгәр син шул чакларда түзмәгән булсаң, мин юлдан язган булыр идем бит. Рәхмәт сиңа, акыллым, барысы-барысы өчен дә”, – дип сөеп туя алмый.

Аны эштән көтеп алу минем өчен зур шатлык. Хәзер инде без – әби-бабай. Шулай булсак та әле генә яши башлаган парлар кебек. Һәр көнебез әйтерсең бәйрәмгә тиң. Яшь киленнәр, хатыннар, сезгә әйтәм: ике рәхәт бергә килми ул. Язмышның ачы сынауларына түзеп, яулап алган бәхет, саклап калган тормыш бик кадерле, мәхәббәте татлы була икән аның.

Рузилә М. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №10, 24.07.2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.