Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ирле килеш ирсез мин

get

Яшь чакта ясаган хаталарым өчен гомер буе үкенеп яшим. Чын сөюнең барлыгына ышанып күз-баш тонган чак булгандыр инде. Әти белән әни: «Кызым, юньле ирдән хатыны китми. Шулкадәр чибәрлегең, уңганлыгың белән күрә торып утка керәсең. Ашыкма, юлыңда әллә нинди әйбәт кешеләр очрар әле», – дип күпме үгетләгәннәр иде, югыйсә. «Юк, мин Илшаттан башка беркемне дә яратмыйм. Аңа гына кияүгә чыгам. Мине аңа кияүгә бирергә ризалашмыйсыз икән, гомерем буена ялгыз калачакмын. Бик әйбәт кеше ул, сез аны белмисез генә», – дип кырт кистем. Шулай дигәч, биш малайдан соң көттереп туган кызларына ничек каршы килсеннәр инде, мескенкәйләрем?! Безнең әнинең яраткан сүзе бар: «Әти-әнисе сүзен тотмаган – гомердә рәхәт күрмәгән». Иләс-миләс чакта мондый нәрсәләр турында уйлап тормыйсың шул. Әти-әниеңнең ничек хаклы булуларына яши-яши генә мең тапкыр инанасың. Кайда егылып “башыңны тишәсеңне” алдан белсәң икән иде дә аны…

Югыйсә, барысы да матур башланган кебек иде. Булачак ирем белән клубка кинога баргач танышкан идем. Бөтен халык һинд киноларын кырылып карый торган вакыт иде ул. Кинотеатрга барып билет алулары мең газап иде. Шулай иптәш кызым белән “Зита и Гита”га киттек. Барсак, касса янында әлеге дә баягы кеше өстендә кеше, баш тыгарлык түгел. Берәр көчлерәк ир-атка ялынып карарга инде әллә дип, урамга чыгып, як-ягыбызга каранып басып торганда, авызларына тәмәке капкан, көлешә-көлешә безгә таба килүче ике егетне күрдек. Дус кызым миннән чаярак. Ул тизрәк тегеләрнең каршысына басты да, хәлне аңлатып бирде. Маҗара эзләп йөргән егетләргә шул җитә калды. Касса тирәсендә умарта күче кебек шаулап торган халык арасына кереп киттеләр дә, кулларына билет тотып та чыктылар. Безгә генә түгел, үзләренә дә алганнар! Шулай итеп, дүртәүләп кино карарга кереп киттек. Аннан соң егетләр безне тулай торакка кадәр озата бардылар. Һинд фильмындагы мәхәббәт кыйссаларын карап баш киткән чак. Илшатны шул киноларда уйнап, бөтен хатын-кызны гашыйк иткән артист Капурга охшаттым. Аерылышканда эчемнән генә: “Бу мине очрашуга тагын чакырса ярар иде”, – дип уйлап тора идем, теләгем кабул булды. Шул көннән алып безнең арада “индийский” мәхәббәт башланды. Ул миңа бер елга якын очрашып йөргәннән соң гына инде өйләнеп аерылганлыгын, хатынының үтә дә көнче булуын сөйләде. Авыл баласы беркатлы бит инде ул – сүзләренә ышандым. “Кара син аны, шундый әйбәт ирнең кадерен белмәгән…” – дип, теге «юньсез» хатынны сүгеп алдым. “Мин сиңа бик яхшы яр булырмын”, – дидем. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә сүз куештык. Абыйлар Илшатны бик өнәп бетермәсәләр дә, сеңелләренең бәхете өчен барысын да эшләргә тырыштылар. Зурлап туй уздырдылар. Иремне үзләре янына эшкә урнаштырдылар (абыйларым барысы да эшлекле кешеләр). Ирле хатын булсам да, ярдәмнәреннән һич ташламадылар. Бик бәхетле хатын булыр кебек идем дә, барып чыкмады. Улыбыз туганга Илшатның әллә ни исе китмәде. «Кыз кирәк иде, минем беренче хатыннан малаем бар бит инде», – диде. Аның дорфалыгыннан әллә нишләп киттем. Ир дигәнемнең шуннан соң чын йөзе ачыла башлады инде. Сарык тиресенә төренгән бүре булып чыкты ул. Туганнарымның булышуларына ияләнеп китте. “Болай да яшәп була икән!”– дигәндер инде. Бер дигән эшен ташлап, авырган булып өйдә ята башлады. Ышандым, чирли дип, көйләдем дә көйләдем үзен. Тора-бара кибеткә чыгып тәмәкесен дә сатып алмый башлады. Миңа салынды. Тормыш йөге минем өскә өелде. «Үзе егылган еламый» диләр бит, ничек яшәвем хакында берсенә дә сиздермәдем. Әти-әнигә Илшатны гел мактадым, юк эшләрен дә бар итеп сөйләдем. Зарланып, аларны борчыйсым килмәде. Хәзер улыма егерме ике яшь. Абыйлар ярдәме белән югары белем алды. Бар чыгымнарны алар күтәрде. Әгәр алар булмаса, өстемә юньле кием дә сатып ала алмас идем. Үземнең эшләгәнем ир, көнкүреш өчен китеп бетә. Ә ир дигәнем унбиш елга якын инде өйдә авыруга сабышып, көннәр буе телевизор карап, газета укып ята. Шул «тоткасыз чемодан»ны гомерем буе өстерәп барам. Хатын-кыз теләгән наз турында сөйләп тә тормыйм. Инде ничә еллар бер түбә астында бер-беребезгә ят булып яшибез. Башта үзе минем янга ятмады. Аннан шулкадәр биздем, хәзер күрәсем дә килми үзен. Сөеп-сөелер чаклар узып бара. Гомерем буена яратып һәм яратылып яшәр кебек идем дә… Өйгә эштән соң биш минутка да соңга калып кайтырга ярамый, әллә ниләр әйтеп тавыш чыгара. Шундый чаклар була: рәхәт җиргә – мине кемдер өзелеп көткән җиргә китәсем килә. Кеше карамаслык хатын түгел мин. Сүз катучылар да булды. Ләкин мин: «Азып-тузып йөрисе түгел, төшкән җиреңдә таш бул!» – дип тәрбияләнгән буын вәкиле шул. Бәлкем, кемнеңдер сөяркәсе булып яшәсәм, газапка әйләнгән тормышым бераз җиңелрәк тоелыр иде дә, булдыра алмадым. Ялгыз хатыннар алар ирем юк дип яшиләр. Ә мин ирем булып та ничә еллар ирсез гомер кичерәм. “Аерыл, нигә интегеп яшисең!”– диярсез. Күптән аерылган булыр идем. Туксанга җиткән әти-әнием өчен генә түзеп яшим. Аларны картайган көннәрендә утка саласым килми. Мине бәхетле дип уйласыннар…

Сания И. Әлмәт.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №5, 12.07.2012



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.