Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Гәрәй кайткан, ә Надирә киткән…

669ce410-8p

Күптәнге танышым Фәнүзәне очраттым. Минем кебек ике кулына ике сумка күтәргән, ашыга. “Карале, малай, безнең Гәрәй кайтты бит”, – диде ул, барган шәпкә генә. “Ничек кайтты?” – мин әйтәм.

– Бик каты чирләп киткән дә, картаймыш көнендә балалары карасын дип, китереп куйдылар. Ризалаштык инде, өйнең түренә кертеп урнаштырдык, – диде Фәнүзә.

Аба-ау… Рәхмәттән гайре нәрсә әйтәсең инде боларга? Гәрәйхан егерме еллар элек хатынын, өч баласын ташлап чыгып киткән иде бит. Гаиләгә бик авыр булган иде ул вакытта, Фәнүзә күпме яшь койды! Балаларының күңеленә кимсенү-хурлану хисе оялады. Ярый әле алар бик сәләтле, тере, тәртипле булып үсеп, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзер аякларында нык басып торалар.

Дөреслек хакына шуны әйтергә кирәк: булдыклылыгы, әрсезлеге белән мал табарга өйрәнгән Гәрәйхан, сөяркәсенә күчеп яши башлагач та, беренче оясын онытмады, балаларының проблемаларын хәл итәргә булышты, акчалата ярдәм итеп торды. Аек фикерле кеше буларак, сөяркәләргә ышанып бетәргә ярамаганлыгын аңлагандыр ул, мөгаен. Сөяркә – буйсынучан, сабыр, балалар хакына бөтен уңайсызлыкларга да түзәргә мәҗбүр хатының түгел инде ул сиңа!

Ничәдер ел гомер иткән хатыннарыннан бизеп, яңа мәхәббәт ялкыны эзләп, гаиләләрен ташлаучы ирләр элек тә булган, хәзер тагын да күбрәк. Һәм бу яктан хатын-кызлар да кимен куймый шикелле – замана кызлары уңайсыз шартларда җәберләнеп-изелеп яшәргә һич тә риза түгел. Шулай да, беркадәр артка чигенеп, гаиләсен ташлап чыгып киткән тагын бер ирнең гыйбрәтле язмышын мисалга китерим әле.

Сугыштан соңгы авыр елларда С. авылында яшәүче Габделхәйнең хатыны ел саен бала ташыган. Кечкенә генә өйдә балалар тавышыннан баш кайнарлык булган. Колхозда аз гына хезмәт хакына иртәдән кичкә кадәр балта чапкан иргә гаилә тәрбиясе тәтемәгән. Мохтаҗлыктан, чарасызлыктан, арыганлыктан йөдәп беткән хатынның теле тәмсезләнгән, үзе карачкы рәвешенә кергән. Менә шул вакытта авылга читтән кайткан Гөлниса, ялгыз әнисенең йортын тәртипкә китерү өчен күршесен – күндәм Габделхәйне тегесен-монысын төзәтергә чакыра башлаган. Ире үлгән Гөлниса, эш беткәч, Габделхәйне аракы белән сыйлаган, үзе дә эчкән һәм ялгызлыгыннан зарланып, кияүгә чыгасы килүен әйткән. Габделхәйнең әле гайрәтле, көчле чагы. Тора-бара, серләре килешкән һәм, бөтен авыл халкын шаккатырып, болар икәүләп читкә чыгып качканнар. Габделхәй дистә еллар буе бер хәбәр дә салмаган. Утыз елдан соң картаеп, тешләре коелып, эштән чыгып беткәч, авылга кайтып ауган. Башта туганнары сыендырган аны. Ахыр чиктә, аның “этлеген-хыянәтен” кичереп, ялгызы картайган, әмма балаларын үстереп, кеше иткәч, җан тынычлыгына ирешеп, йөзенә мөлаем нур кунган хатыны кабул иткән. Аннан соңгы язмышларын мин дә беләм: бер-берсен кадерләп, ун-унбиш еллап бергә яшәп калдылар. Сиксәнне узып, гүр иясе булдылар, зиратта каберләре янәшә.

Язмамда хәзерге хатыннарның күбесенең кимсетүләргә түзеп тормавы, тәртәгә бик тиз тибүе турында искәрткән идем. Бәлки, шулай дөрестер дә ул. Ир күрсәткән һәр җәберне бәгыреңә сеңдерә барып, кеше алдында яхшы атлы булып йөргәнче, үз тиңең кызыгырдай матур, сөйкемле чакта гаиләне җимереп, араны шартлатып өзү, кайбер очракта бәлки аклана да торгандыр.

Мин яхшы белгән, чибәрлеге күзгә ташланып торган 34 яшьлек Надирә иренең бүтән хатын белән мавыгуын белеп алгач, аннан гайрәте чикте. Альберт белән бик яшьләй яратышып кавышканнар, ун елдан артык бик уңайсыз шартларда, мохтаҗлыкта яшәп, балалар үстергәннәр иде, югыйсә. Инде Альберт эшкә урнашкач, гаиләгә яңа, иркен фатир эләккәч, бәхетләре түгәрәкләнергә тиеш иде дә бит. Әмма җитеш, уңайлы тормыш кешене башка яктан сыный шул: рәхәткә түзәрсеңме, ди. Сынатты Альберт, көнкүреш проблемалары кимегәч, рәхәткә-муллыкка тиенгәч, үзенә мавыгу эзләп “уҗымга йөри” башлады. Хатыны, белеп алгач, бер кисәтте тегене, ике… Сөяркәсе белән кесә телефоныннан көнгә ун-унбиш тапкыр сөйләшеп, араларында мәхәббәт сигналлары йөреп торуын, уртак тырышлык белән алынган машинада иренең качып-посып “ысвиданиягә” йөрүен белгәч, Надирә араны өзде. Башта, балаларын җыеп, әнисенә китте, ике-өч айдан инде акылы утырган олырак ир табып, балалары белән шунда барып сыенды. Монда төпле акылдан бигрәк әрнү-хурлану тудырган үч алу теләге өстенлек иткәндер.

Альберт, ялгыш юлга кереп китүенә үкенеп, газиз балаларын бер күрергә тилмереп яши. Чөнки бик ярата иде ул аларны. Үзен аздырган сөяркәсе белән кавышып яшәгән була, әмма тормышларының рәте-чираты юк.

Һай, ашыкты шул хатыны ике арадагы күперне яндырырга. Алдын-артын уйламыйча, хыянәткә кергән ирне кичерергә кирәк булгандыр бәлки. Әллә нинди азгын-бозык гадәтләре белән адәм баласын гел ымсындырып торган, җиде түгел, җитмеш төрле сынауга дучар иткән катлаулы-каршылыклы, гыйбрәтле дөнья бит бу. Кайвакыт тормышның уңай күренешләрен, якыннарыңның кадерен алар синнән читләшкәч, ераклашкач кына аңлыйсың. Шуңа күрә бүгенге белән генә фикер йөртергә түгел, алдагысын да уйлый белергә кирәк шул.

Фәридә ШАКИРОВА. Балтач.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №21, 16.02.2013

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.


ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.