Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Яратам сине, көтүчем!

b8fc1e9c6f2490e96055e6049a98f86a

Шәһәрдә туып үссәм дә, күңелем гомерем буе авылга тартылды. Сабый чактан ук гел авылга кайтып, дәү әнинең тәмле коймакларын, мичтә пешкән бәлешләрен ашау зур бәхет тоелгангамы, әллә авылның гади кешеләрен үз иттемме – белмим. Ләкин, кем әйтмешли, авылны яратуым факт. Әле дә хәтеремдә, көтү каршылагач, дәү әни белән капка төбенә чыгып утыра идек. Мин урамнан узган яшьләрне күзәтәм: матур киенеп, тезелешеп клубка баралар. Минем дә алар белән кичке уенга чыгасым килә. Ләкин бу хакта сүз кузгата башласам, дәү әни: “Әле син кечкенә, үскәч тә җитешерсең!” – дип авызны каплый да куя. Ә унөч-ундүрт яшьләремдә күрше абыйга гашыйк булдым.Көннәр буе аны койма ярыгыннан күзли, ул бераз күренми торса, әллә нинди сәбәпләр табып, өйләренә йомыш белән керә идем. Ә ул, мине баласытып, йә конфет, йә прәннек тоттырып чыгара һәм бу хәл мине нык нәфрәтләндерә иде. Эчемнән генә: “Сукыр мәллә син: яратканымны күрмисең! Мин сине барыбер үземә каратам”, – дип сукрана-сукрана чыгып китә идем. Шулай итеп, еллар уза торды, мин каникулларга әбием янына авылга кайта тордым, ә күрше абыем миңа сыңар күзе белән дә карамады. Шулай да аның өйләнмәве минем өчен зур сөенеч иде. Мине яратканга өйләнми ул дип хыялланып, кысыр өметемә куанып йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керергә дип, үз шәһәребездән башкалага киттем. Вузга кердем, икенче курста укыганда яхшы гына егет белән таныштым. Яшь аермабыз шактый булса да, әти белән әни мине карт егеткә бирмибез дип тормадылар, шаулатып туй ясадык. Тормышыбыз көйле генә башланып китте. Бер-бер артлы ике кызым туды. Яши-яши генә аңладым: мин иремне бер дә яратмаганмын бит! Дөресен әйттем дә, аерылыштык. Ике баламны үзем генә тәрбияләдем. Аллага шөкер, инде алар үстеләр, икесе дә югары белем алдылар, тормыш кордылар. Берсе чит илдә яшәсә дә, җае чыккан саен яныма кайта. Инде үзем өчен яши башладым. Картаерга, тормыш авырлыкларына бирешергә уйлап та караганым юк. Иртән күземне ачу белән көзге каршына киләм дә: “Син – ханбикә, синнән дә чибәр хатын-кыз юк! Син уңган, син булган…” – дип үз-үземне мактыйм. Үземне унсигез яшьлек кызлар кебек хис итәм. Күз атып йөрүчеләр булса да, яңадан кияүгә чыкмадым. Мин үзем яраткан кеше белән генә яши алам икән.

Бервакыт дәү әнием (ул мәрхүмә инде) авылына туган апаларга кунакка кайттым. Авыл сагындырган. Сабый чакта тәгәрәп үскән бәбкә үләннәрендә туйганчы яланаяк йөрдем. Урманнарына кереп адашасым килде. Җырдагыча, авыл урамнарын әллә ничә урадым. Шулай хыял диңгезендә йөзгәндә каршыма теге беренче мәхәббәтем – күрше абыем килеп чыкты. Мине танымый торды. Ә кем икәнемне әйткәч, күтәреп алды да рәхәтләндереп әйләндерде. Битемнән үпте. Аннан соң җитәкләп капка төбенә кадәр алып кайтты. Өйләнмәгән, гомере буе буйдак булып яшәгән икән. Сәбәбен сорагач: “Сине көттем!” – дигән булды. Мескенем, хатын хөрмәте тәтемәгәне күренеп тора: сукбай кыяфәтләре кергән үзенә, картайган, йөзен сакал-мыек баскан, чалбары белән күлмәге каешланып каткан. Күзләренә карагач әллә нишләп киттем: сагыш-моң белән бергә моңарчы беркемгә дә әйтелмәгән назлы сүзләр коеладыр кебек тоелды аннан. Мин аны онытмаганмын, әле дә булса өзелеп яратам икән бит. Көн саен кич белән очрашып сөйләшеп, серләшеп туя алмадык һәм аның яңа яклары ачыла барды. Мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән. Авылда көтүче чыбыркысыннан гайре бер нәрсә дә күрмәгән бу ирнең күңел байлыгына исем китте… Авыл халкы арасында безнең мәхәббәтне хуплаучылар да, хурлаучылар да күп булды. Аларның берсенә дә колак салмадым. Мәхәббәтемнең әнисе: “Безгә шәһәр ялкавы кирәк түгел, улымны аңа мәңге өйләндермим!” – дип колактан-колакка сүз җибәргәч кенә, хәлне ачыклау өчен, өйләренә бардым. Якты йөз белән каршы алды үзе, ни дисәң дә, мин бу апаның элекке күрше кызы бит. Шулай да, ярып ук әйтмәсә дә, улы белән безнең арадагы мәхәббәтне өнәп бетермәвен сиздерде.

Егетем: “Кал, китмә!” – дисә, берсүзсез риза идем. “Әйдә, алайса мин сине шәһәргә алып китәм. Сине монда бернәрсә дә тотмый. Калган гомереңне рәхәттә уздырырсың”, – дип, үзен кыстап караган идем, карт әнисен ялгызы гына калдырасы килмәде, ахрысы. Авылдан киткән чакта ярты йөрәгемне калдырган кебек булдым. Телефоннан аралашып, бер-беребезнең хәлләрен белешеп торабыз. “Яратам!” – ди. Мин дә: “Синсез яши алмыйм!” – дим. Кызларым: “Әни, артыңнан күпме әйбәт кеше йөри, ә синең шул көтүчене яратам дип гомерең узды”, – дип көләләр. Мәхәббәтең бакага төшсә, күл буеннан кайтмассың, дип белми әйтмәгәннәр инде. Хәзер миңа нәрсә эшләргә? Берәр акыллы киңәш бирсәгез иде.

АЛИСӘ.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №60-61, 20.11.2012

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.