Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

“Яратса, көтәр дидем”

a8effbc70eea

Кулыма диплом алгач, ике дә уйламыйча, үзебезнең районга эшкә кайтып киттем. Шәһәр шау-шуыннан институтта укыганда ук гарык булган идем, укытучыларым аспирантурага калырга кыстасалар да, бәхетемне авылда табармын кебек тоелды. И-и, без яшь чакларда бик күңелле иде бит ул. Кичләрен клублар гөрләп торды. Кинога, дискотекага бару үзе бер бәйрәм кебек иде. Яшь белгеч булып район үзәгендә эшли башлаган чакларымны әле дә сагынып искә алам. Бик күңелле яшәдек. Ул чакта кызлар, егетләр белән аралашыр өчен мөмкинлекләр дә, шартлар да җитәрлек иде. Комсомол өмәләре бар иде, төрле оешмаларда эшләүче яшьләр КВНнарда, мәдәни чараларда бер-берләре белән ярышалар иде. Ярар, болары лирик чигенеш кенә иде. Тормыш иптәшем белән ничек танышканымны язмакчы идем бит.

Яшь чак – җүләр чак дип белми әйтмәгәннәр инде. Кызлар белән кич җиткәнен көтеп кенә тора идек. Клубта һинд киносы күрсәтсәләр, безгә бәйрәм! Этешә-төртешә билет алабыз да, елый-елый фильм карап утырабыз. Залдагы егетләрне дә күзлибез. Килде-китте егетләр сүз катса, эндәшү юк: эреләнеп кенә йөргән булабыз. Мин ярты еллап шулай бер кеше белән дә танышмадым. Артымнан егетләр көтүләре белән йөрде, тик күңелемә ятышлысы гына күренмәде. Шулай бервакыт урам буйлап бара идем, йөзеннән нур чәчеп бер егет узып китте. Таныш түгел. Карашларыбыз очрашты. Шунда миңа әллә нәрсә булды. Гел аның турында гына уйлый башладым. Кая барсам да күзләрем белән аны эзләргә гадәтләндем. Бәхетемә, таныш түгел егет клубта да күренә башлады һәм ул да мине читтән генә күзәткән кебек тоелды. Тик яныма килеп сүз катмады. Шулай күзләр белән генә “сөйләшеп”, ярты еллап вакыт узды. Йөргән кызы юклыгын белгәч, “бәлки әле” дип, өметләнеп көттем. Янына барып сөйләшә алмыйм бит инде, ояты ни тора! Бервакыт дискотекада бу миңа карыймы-карый, мин биергә чакыра гына күрмәсеннәр дип, читтә посып торам. Шулчак Ринат исемле таныш егет килде дә: “Мин сине бүген озата барам, яме”,– диде. Беттем. Блокнот битен ертып алдым да: “Озата күрмә берүк, башны бетерәсең. Без бит синең белән дуслар гына”,– дип язып, Ринатка тапшыр дип, кәгазьне дус кызыма бирдем дә, клубтан тиз генә чыгып шылдым. Берьялгызым гына кайтып киткәнемне гашыйк егетем күреп торды. Караңгы урам буйлап барам шулай, арттан кемдер килгән кебек. “Ул! Ниһаять, мине озатырга уйлаган!” – дигән уйдан йөрәгем дөпе-дөпе килә башлады. Артка борылып карарга оялдым. Хисләргә уралып кайтып, капка төбенә җиткәнне сизми дә калдым. Капка келәсен күтәрәм дигәндә, берәү йомшак кына итеп эләктереп алды. Беттем. Бөтен тәнем буйлап ток узгандай тоелды. “Миләүшә, әзрәк сөйләшеп торыйк әле”, – дигән тавышка әйләнеп карасам, теге, таныш егет Ринат басып тора! Ачуымнан бүселеп чыгып шартлый яздым. Бөтен эшне харап итте бу. “Нигә минем арттан кайттың, мин сиңа татарча яздым бит. Мин башка кешене яратам!”– дип, ачудан аңа әллә ниләр әйтеп бетердем. “Кем соң ул? Кайчаннан бирле үзең генә йөрисең бит син. Исемен әйтмәсәң, кертмим!” – дип, капкага аркылы басты бу. Кемгә гыйшык тотып йөрүемне әйткәч, борылды да, кайтып китте. Икенче көнне эштән кайтып барганда нәкъ беренче тапкыр очрашкан җирдә теге мәхәббәтем белән күрештек. Авызы – колагында. Мин аңа: “Бүген кич клубка чык, яме”,– дип, китеп бардым. Ләкин кичкә оялу хисем көчәйде, клубка чыкмадым. Караңгы төшкәч, капка төбендә берәү сызгыра башлады. Йөгереп чыксам, каршымда мәхәббәтем басып тора! Шул көннән бирле без бергә. Ринат аңа минем сөюем турында барып әйткән икән. Моның өчен Ринатка гомер буе рәхмәт укып яшәдек. Ирем Арслан белән өч бала үстердек. Хәзер дә әле яңа табышкан парлар кебек бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез. Яшь чакларны искә алып, рәхәтләнеп көләбез. “Мин дә бит сине бер күрүдә яраттым. Синең дә миңа битараф түгеллегеңне тоя идем. Сине сынап, юри озатмый йөрдем. Яратуы чын булса, көтәр дип уйладым”, – ди. Менә шундый безнең мәхәббәт кыйссасы.

МИЛӘҮШӘ С. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №9, 24.01.2013

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.

 

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.