Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Эзләп тапкан бәхетем

get (1)

Хатын-кызның канатларын
киссәң, ул себеркегә
күчеп утыра.

Беренче ирем белән нибары өч ел яшәп калдым. Үзе ярыйсы гына кеше иде, әмма әнисе, апалары безгә тыныч яшәргә ирек бирмәделәр. Талаша, кеше белән этләшә торган гадәтем булмагач, мине туйганчы изделәр. Түздем-түздем дә, бердәнбер көнне сабыр канатым сынды, үземнең һәм баламның киемнәрен генә алып, әниләргә кайтып киттем. Аннары – Казанга. Элек шунда шәфкать туташы булып эшләгән идем, элекке эш урыныма барып кердем. Биш куллап алдылар, тулай торактан урын бирделәр. Авылдан улымны алып килдем. Тормыш өчен кирәкләре әйберләрне бөртекләп җыйдым. Килен булып төшкән йортның ыгы-зыгысыннан соң кечкенә генә (12 квадрат метрлы) бүлмәм миңа оҗмахтай тоелды. Шунда улым белән егерме ел яшәдек. Аннары ипотекага ике бүлмәле фатир алып, шунда күчендек. Улым инде ул вакытта җиткән егет иде. Аллага шөкер, нәрсә кирәк – өйдә шул бар. Тик җанга нәрсәдер җитмәгән кебек. Эштән кайтып керәсең дә, болын кадәр өй эче тып-тын. Улым кайтуына ашарга әзерлим дә, ул кайтканчы нишләргә дә белгән юк. Беркөнне шулай компьютерны кабызып, интернетка керергә ниятләдем. Әле моңа кадәр бөтенләй кызыксынганым юк иде. Танышу сайтына үзем турында язып куйдым һәм шунда ук хатлар килә башлады. Монда бер кереп утырсаң, күпме вакыт узганы да сизелми икән. Шулай итеп, үземә бик кызыклы шөгыль таптым. Кемнәр нәрсә язды икән дип, эштән ашыга-ашыга кайта башладым. Танышырга, очрашырга чакыручылар да табылды. Бер-икесе белән күзгә-күз карашып сөйләштем дә. Нигәдер күңелгә ятмадылар. Ә берсе белән ярты елга якын хат языштык. Аннары ул мине очрашуга чакырды. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Сөйләшә торгач, аның миннән яшьрәк икәнлеге ачыкланды. “Кабат очрашмыйк, үз тиңеңне табарсың әле”, – дип тә караган идем, ризалашмады. Шулай очрашып-сөйләшеп йөргәннән соң никах укытып, бергә яши башларга ниятләдек. Дөресрәге, ул минем янга күченеп килде. Фатирын, бөтен малын балаларына, хатынына калдырганына бер сүз әйтмәдем. Бик акыллы, кулыннан эш килә торган кеше булып чыкты ул. Бер елдан артык яшәгәч, эштән кайтып өйгә кереп барганда үзебезнең подъезд төбендә мине таныш түгел хатын туктатты. Ирем Ранасның (билгеле сәбәпләр аркасында исемнәрне үзгәрттем) элекке хатыны икән. Тотынды Ранасны хурларга, теле-телгә йокмый, чәрелдәпме-чәрелди! “Әнекәй генәм, гомер буе мондый хатын белән яшәсәң акылдан язарсың, билләһи”, – дип уйлап, елмаеп тыңлап тора идем, күрәм, Ранас кайтып килә. Аның беренче хатыны миңа: “Дура, нәрсә һаман елмаеп торасың, сөйләшә белмисең мәллә син?” – дип акырган иде, Ранас аның беләгеннән тартып читкәрәк алып китте. Шунда теге хатын нишләде дисез? “Бәгърем, кайт инде өйгә! Синсез яши алмыйм…”– дип, Ранасның муенына сарылып, аны үбәргә маташты. Бу тамашаны озак карап тора алмыйча, өйгә кереп киттем. “Чыннан да, эт икән моның хатыны! Кайдан белгән диген безнең адресны? Әле мине дә таныды бит. Ярар, ни булса да була инде”, – дип, үз-үзем белән сөйләшеп йөргәндә Ранас килеп керде. Хатыны чыгырыннан чыгарган: “Рәшидә, берүк гафу итә күр. Гомер буе шулай усалланды, әшәке роль уйнаучы артисттай яшәде инде ул. Әллә нәрсәләр уйлый күрмә. Мин сине ташлап китәргә җыенмыйм. Нигә элегрәк очрашмадык икән? Син бит сабыр, акыллы – чын татар хатыны”, – дип, маңгаемнан үбеп алгач, өстемнән тау төшкәндәй җиңел, рәхәт булып китте. Хәзер бер дигән итеп яшибез. Шәфкать туташы буларак, пенсиягә иртәрәк чыктым (25 ел стаж белән). Малайны башлы-күзле итсәк, авылга – минем әни янына кайтып китәргә исәп. Анда икебезгә дә эш җитәрлек.

Шулай итеп, ничә еллар ялгыз яшәгәннән соң мин дә үз парымны таптым. Яшьлегемдә күрмәгән ир бәхетенә күмелеп яшим хәзер.

РӘШИДӘ. Казан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №9, 24.01.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.