Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ир китте, Ходай ташламады

????

Гаилә тормышым матур гына башланган иде. Улыбыз үсеп килгәндә, авырып киттем. Иптәшемнең кырын карый башлаганын сизенәм.

– Туйдым бу даруларыңнан да! – ди.

Соң кайта яки кунарга да кайтмый. Шулай итеп, көннәрдән бер көнне ул безне ташлап, икенче хатынга китеп барды. Ул көннәрнең авырлыгын бары тик үз башына килгән кеше генә аңлый. Йокысыз төннәр, күз яшьләре…

Ә яшәргә кирәк. Баламны үстереп, кеше итәргә кирәк.

Кайгы ялгыз йөрми, ди. Шул көннәрдә әтием үлеп китте. Аны озату өчен авылга кайтырга кирәк. Ара ерак. Юлга чыгарга вакыт җитте. Өянәк килеп, инде әтине җирләргә кайта алмыйм дип торганда, Аллаһым ярдәм итте. Дарулар белән айныдым. Әтиемне соңгы юлга озатып килдем. Шулай авыруым дүрт ай дәвам итте. Шул вакытта күршеләрем ташламады. Бар эштә ярдәм иттеләр, чөнки туганнарым ерак иде. Күршеләремә гомерем буе рәхмәт укып яшим. Менә аякка басып эшли башладым. Әле үзем Казан педагогия институтының икенче курсында читтән торып укыйм. Бер ел академия ялы да алырга туры килде. Көн артыннан көн, айлар, еллар узды. Укуымны да дәвам иттем. Аллаһым беркайчан ташламады.

Тормышта күргән авырлыкларны санап чыгу мөмкин түгел. Аның өчен роман язарга кирәк. Вакыт дәвалады. Баламны үстереп, укытып, кеше иттем. Тормышлары гөрләп бара. Оныкларым укый. Лаеклы ялга чыгып, рәхәтләнеп яшим. Кул-аякларым йөри, көне буе хәрәкәттә. Балаларыма мөмкин булган кадәр булышам. Бияләйләр, оеклар бәйлим. Хәзерге көндә кадерле әни, оныкларымның яраткан әбисе булып яшим. Тормышта сыгылып төшмәскә, язмышның якасына тешең-тырнагың белән ябышырга кирәк.

Мин бик күп сынадым. Авырлыклардан соң барыбер җиңеллек килә. Исән-имин булганда, яраткан хезмәтең булганда, син бик бәхетле дип уйлыйм мин.

Һәр көнгә сокланып, аннан ямь табып яшәргә кирәк. Мәкаләмне Фәнис Яруллиның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек белән тәмамларга уйладым.

“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очрактада җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.

Исемем, адресым редакция өчен генә.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №67, 02.06.2009

P.S. Рәсем интернеттан куелды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.