Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Минем дә бәхет бар икән!

ipHaSgO7swA

“Абыйның баласы миңа үз балам кебек. Үземнекеләр өчен йөрәк ничек янса, ул бала өчен дә шулай ук борчылам. Чаллыда яшәсәк тә, еш кына кайтып йөрим үзләренә. Менә бу атнада да алардан әйләнеп кайткач: “Их, берәр иптәш табасы иде үзенә”, – дип уйлыйм, һич башымнан алып ата алмыйм. Без дә бераз менә шушылай тәвәккәлләмәсәк, эзләнмәсәк, кем ярдәм итәр аңа? Егеткә 26 яшь, ул кечкенәдән 2 группа инвалиды. Бәлки газета укучылары арасында безгә тиң булырдай кыз бардыр? Группадагы кешеләр дә бер-берсен табышып, менә дигән гаилә кора ала бит ул, мин шуңа ышанам.” 

Туганы Азат турында Чаллыда яшәүче Зөлфия апа ул чагында әнә шулай дип сөйләгән иде безгә. Егет турында белдерү “Адашкан мәхәббәтем”нең апрель санында басылып чыкты. “Исән чакта малайны урнаштырып каласы килә” дип атала ул. Чөнки улы турында ата да бик борчыла, үзе исән чакта бердәнбер малаеның тормышта төпләнүен ул да тели. Кыюлык – ярты бәхет дип юкка гына әйтми инде халык. Үзең булмаса, синең өчен туганың әнә шулай йөрү дә зур бәхет бит әле ул. Шушы көннәрдә генә редакциябезгә Зөлфия апа кабат шалтыратты да сөенече белән уртаклашты. Баксаң, газетабызда белдерү чыгып озак та үтмәгән, Азатка тиң табылып, яшьләр 30 июль көнне матур итеп, зурлап никах та укытканнар икән.
Шалтыратучылар, танышырга теләүчеләр бик күп булды, – дип сөйли Зөлфия апа. – Берничәсе белән күрештем дә хәтта. Әмма безгә дигән тиң яр әлләни ерак та яшәмәгән икән бит – кәләшне Чистай районы Дүртөйле авылыннан алып кайттык. Әнисәгә 27 яшь, шулай ук 2 группа инвалиды. Мин Азат өчен ничек борчылып йөргән кебек, монда да Әнисә өчен борчылып яшәүчеләр булган. Шулар шалтыратты да миңа. Телефоннан сөйләштек тә, мин эшне озакка сузмыйча күрешергә дә булдым. Танышырга үзем генә бардым башта, Азатны алмадым. Булачак туганнарымны шунда ук бик ошаттым инде, алар да үз иттеләр кебек. Наилә кодагыебыз безнең кебек бик гади, ачык, аралашучан хатын. Хәзер еш шалтыратышып торабыз аның белән. Туганнары да бик төпле, тырыш кешеләр, диниләр. Әнисәне дә шул күрүдә үк үз иттем. Азат белән бер-берсенә тиң икәнен дә шунда ук чамаладым. Таныштыргач та, бер-берсен ошаттылар алар, Аллага шөкер. Кызганыч, кода тиешле кешебез әле күптән түгел генә үлеп киткән икән. Кодагыйга рәхмәттән башка сүз юк, менә дигән кыз үстергән ул. Хуҗалыктагы бөтен эшне белә, ашыкмыйча, ипләп кенә барысына җитешә. Безнең Азат та нәкъ шулай бит. Ул да гел шулай булды: ипләп кенә, үз җае белән бөтен лапас, терлек эшен башкарып керә торганнардан. Хәзер менә икесе йөриләр инде: сыер саусалар да бергә алар, терлек ашатырга да парлап чыгалар. Киленебезне туйдагы шикелле 3 машина белән матур итеп зурлап барып алдык. Яшьләр икесе дә затлы мөселман киемнәреннән иде. Егетебез хатынын үз өенә күтәреп алдып керде, йомшак мендәргә бастырды. Әнисә дә буш килмәгән: кайнатасына түбәтәй кигерде, әнисенә яулык бәйләде.
Әле менә бу атнада кайтып кунак булып килдем үзләрендә. Сорыйм инде Азаттан: яратасыңмы соң хатыныңны, дим. Елмая инде, яратам, апа, минем дә бәхет бар икән бит, ди. “Берәр чатыр малай алып кайтыгыз инде хәзер”, – дим. Ә алар малай түгел, кыз турында хыялланалар икән. “Безгә кыз кирәк”, – дип елмаешалар. Аллага шөкер инде, өйдәгеләр дә бер-берсенә ияләшеп беткәннәр. Абый да сөенә генә, Илмира апа да шат кына, Әнисә дә ияләшкән. Безгә төште дип, аны бикләп тоту юк, әлбәттә. Абый аны ай саен такси белән әнисе янына кунакка алып барып кайта.
– Мин башта сезгә шалтыратырга куркып тордым, – дип сөйләвен дәвам итә Зөлфия апа. – Ә хәзер аларга карап шатланмыйча калган көнебез юк. Минем үземнең балалар шаярта инде: “Әни, безгә караганда Азат өчен күбрәк борчылдың син!” – диләр. Шулай инде, ничек борчылмыйсың? Бер-бере өчен туган да борчылмаса, тагын кем йөрер бу дөньяда? Әле ярый теге чагында шулай тәвәккәлләп сезгә шалтыратканмын! Чынлап торып уйлап карасаң, кеше-кешене ничек тапсың? Авыл җирендә, өйдән артык чыгып йөрмәгәч, бигрәк тә. Бик зур рәхмәт сезгә, кызлар! Безнең хәзер бер генә теләк: исәнлекләре, тынычлыклары белән, араларына кеше сүзе кертмичә, ахыргача парлап яшәсеннәр алар! Ә тормышта булмаган, ялгыз калганнарга сүзем шул минем: кыенсынып тормагыз, “Адашкан мәхәббәтем” газетасына шалтыратыгыз, сөйләшегез, кавышыгыз!

Зөлфия, Яр Чаллы.

PS. Әлеге язма Айдар Мирсаитов рөхсәте белән

Вконтакте социаль челтәренең «Безнең авыл гыйбрәте»

төркеменнән урнаштырылды.





ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.