Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Гомерлек мәхәббәт

20-polosaaa-

Җәйге матур көннәрнең берсендә Түбән Камадан килүче автобус зур гына авыл янына килеп туктады. Автобустан матур гына киенгән 60 яшьләр тирәсендәге сөйкемле генә хатын-кыз төшеп, туп-туры зиратка юнәлде. Җыйнак кына, матур гына бизәлгән каберлек янына ашыга-сөртенә килеп туктады. Ә бу кабердә моннан 35 ел элек вафат булган сөйгәне – ире Сәлим ята. Саҗидә, сулышы кысылган хәлдә, күз яшьләрен тыя алмыйча, иренә эчен бушатты, аны һаман да оныта алмавын, яратуын сөйләде, аннан, белгән догаларын укып, акрын гына гасырдан артык яшәгән, күпне күргән, күпне ишеткән, күп серләрне үзенә яшергән тал янына килеп утырды. Салмак кына аккан су буендагы тал янында аларның мәхәббәтләре бөреләнеп чәчәк атты, беренче татлы үбешүләргә дә шушы тал шаһит.

Саҗидә белән Сәлим бер үк авылда туып үстеләр. Бер мәктәптә укыдылар, яшьтән үк дуслашып, бер-беренә ярдәм итешеп, 10нчы сыйныфка аяк басуларын сизми дә калдылар. Имтиханнарга бергәләп әзерләнү, кичәләргә бергәләп йөрү аларны бик якынайтты. Бу дуслык кына түгел, ниндидер башка тойгы, башка хисләр иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, әрәмәлеккә яшьләр уенына йөри башладылар. Көннәрдән бер көнне яшьләр уеннан кайтып барганда, Сәлим Саҗидәне матур гына үсеп утырган тал янында туктатты һәм, тотлыга-тотлыга, кызга үзенең мәхәббәтен, күптән инде яратып йөрүен җиткерде. Кыз бик шатланып, үзенең дә егеткә битараф түгеллеген сиздерде. Шул аңлашудан соң алар һәр көнне диярлек шушы тал янында очраштылар, татлы хыялларга бирелеп, киләчәккә планнар кордылар.

Яшьләр бергәләп Казанга укырга китте. Сәлим – авыл хуҗалыгы институтына, ә Саҗидә медицина институтына укырга керде. Аларның мәхәббәте саф, чиста иде, авылга да бергәләшеп кайтып йөрделәр. Шулай итеп, бер ел вакыт үтеп тә китте. Шундый шатлыклы көннәрнең берсендә, аяз көнне яшен суккандай, Сәлимне армия сафларына чакырып, повестка килде. Сәлимнең китәр көннәре җиткәч, төне буе кочаклашып, елашып, бер-берсенә тугрылыклы булырга, бер-берсен көтәргә сүзләр куешып, яшьләр аерылышты. Сәлим Кавказ якларына хезмәт итәргә китте, ярты елдан аны Әфганстанга җибәрделәр. Ике арада хатлар йөрде. Саҗидә укуын дәвам итте, артыннан егетләр йөрсә дә, аларга борылып та карамады, исендә гел Сәлим генә иде.

Ел ярымнан соң, бик әйбәт хезмәт иткәне, үзен гел яхшы яктан гына күрсәткәне өчен, Сәлимне ялга җибәрделәр. Егет белән кызның шатлыгы иксез-чиксез, көн саен күрештеләр, хисләрен тыя алмаслык хәлгә килгәч, Сәлим Саҗидәгә: «Минеке генә бул, бергә булыйк», – дип тәкъдим ясады. Аңа каршы Саҗидә: «Әти-әниләрнең ризалыгын алыйк, никах укытыйк», – дип, шул тал янында ризалыгын бирде. Никах укытып, берничә көн торгач, Сәлим яңадан хезмәт иткән урынына китеп барды.

Тугыз айдан Саҗидә ир бала тапты, балага Сәлих исеме куштылар. Яшьләрнең шатлыкларын тел белән генә аңлатырлык булмый, хатлар ике арада очып кына торды. Саҗидә бер елга укуын калдырып торды, Сәлимнең дә кайтыр вакытлары якынлашты. Шулай шатланып-очынып йөргәндә, Сәлимнең үле хәбәре килде, аннары табутта үле гәүдәсе кайтты. Йөрәк өзгеч, җан өшеткеч хәл Саҗидәне аяктан екты. Кеше күтәрә алмаслык кайгыдан Саҗидә бик каты авырый башлады, хатын үлем белән яшәү арасында көрәште. Табиблар, әти-әнисе, туганнары ярдәме белән ике айдан соң көч-хәлгә аякка басты. Укуын тәмамлады, улын тәрбияләде. Кулына диплом алгач, Түбән Камага терапевт булып эшкә урнашты. Бала белән булгач, бер бүлмәле фатир бирделәр. Бөтен барлыгын баласын тәрбияләүгә һәм эшкә багышлады Саҗидә. Үзен гел уңай яктан күрсәтте, эшендә һәрвакыт макталды. Шулай итеп, ел артыннан ел үтте, ике бүлмәле фатирга күчте. Улы Сәлих әнисе һөнәрен үзләштерде, аерма шунда гына: ул танылган хирург булды.

Тормышлары көйле генә бара. Сәлих укытучы кызга өйләнде, бик матур яшиләр. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Әниләре Саҗидәне бик хөрмәт итәләр. Саҗидә мәхәббәт җимеше Сәлихка карап, шатланып туя алмый, бигрәкләр дә әтисенә охшаган бит, улына караган саен ире Сәлимне күргәндәй була, күңеле тынычланып китә. Күз атып йөрүчеләр булса да, тормышка чыгуны күз алдына да китерми. Һәр елны ире кабере янына кайтып, аның белән сөйләшкәннән соң, күп серләрне үзенә яшергән тал янына килеп, бөтен тормышын күз алдына китереп, туйганчы елап, күңелен тынычландырып, яңадан үзе яшәгән шәһәренә кайтып китә. Шуннан соң да мәхәббәт юк дип әйтеп буламы икән?

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА. Чирмешән районы, Керкәле авылы. (исемнәр үзгәртелде)

Чыганак: «Безнең гәҗит» №37, 2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.