Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Бәхетсезләр

da0b321c0710a0adbaefa28cc01516a9_L

Алмазның сабыры тәмам төкәнде. Хыяллары, киләчәккә баглаган өметләре чәлпәрәмә килде. Гел гаилә, хатын, балалар дип чапты ул. Бар булган ирлек горурлыгын таптап, мәхәббәте, балалары хакына түзде: тормыш гөле бөреләнеп кенә килгәндә үк тамырын көйдергән ачы хыянәтне дә гафу итәргә, кичерергә мәҗбүр булды. Алмаз Азнакайда ишле гаиләдә туып үскән. Әти‑әнисе аны бераз астыртынрак, сынаучанрак булырга өйрәтеп үстерсә, болай ук ачык авыз булмас иде, бәлки. Хәер, маңгаеңа язылганны тир белән сыпырып төшереп булмый диләр бит: тормыш күпме генә арт сабагын укытса да, беркатлы булып калган ул.

Танышу
Булачак хатыны Марина белән аны ерак туганы Әхмәт таныштыра. Язмыштыр инде, Марина егеткә бер карауда ошый. Кыз гына аңа ничектер «сөзеп», сынап карый. Алмаз исә кыз аны сала бозавына санап, шәхси мәнфәгатьләрендә файдаланыр, дип башына да китерми – әлеге карашның нәрсә аңлатканына күп еллардан соң гына төшенә ул. Кызлар белән чуалырга өлгермәгән авыл малае мәкер кармагына капканын белми әле. Марина үзенең ялгышканын әйткәч тә, саф гыйффәтле кызга өйләнергә хыялланса да, авыр сүз әйтми, киресенчә, кызны юатырга тырыша, шулай да күңеленең кайсыдыр почмагында кыл өзелгәндәй була. Кыздан кайчак аны алдаган егетнең кем булуы турында сорап куя. Андый чакта Марина әйбер урлаганда тотылган карак кебек сискәнеп китә, акланырга, мескенләнергә тотына, Алмазны гына яратуы турында сөйли башлый, әмма җаваптан кача.

Бервакыт Алмаз Марина яшәгән тулай торакта кунып кала. Тәүге кат татыган исерткеч мәхәббәт уеныннан соң озак та үтми, егетнең хәле мөшкелләнә, табибка күренергә баргач, кулына тире-венерология авыруларын дәвалау диспансерына юллама язып тоттыралар. Алмаз дәваланып чыккач, Марина күз яшьләре белән берничә кат нидер аңлатмакчы була, әмма тыелып кала. Ләкин хәлләре тартып-сузып йөрерлек булмый шул, кыз, җаен туры китереп, үзенең балага узганлыгы турында әйтә. Алмаз туй хәстәренә керешә…

Хыянәт
Үткән тормышын җиз иләктән үткәргәч, ир бер нәрсәгә гаҗәпләнә: хатыны аны яратмаган ич. Күзләрен мәхәббәт томаны каплаган ир күрмәгән генә. Алмаз удар комсомол төзелешендә – Татарстан атом электростанциясен коруда эшләгәндә: «Баланы әнием янында табам», – дип, хатыны Екатеринбургка кайтып китә. Озакламый ир «малаебыз туды» дигән хәбәр ала. Шатлыгыннан канатланган әти кеше сөеклесе янына ашыга. Шунда төпләнеп тә кала. Уралда метро төзелешенә урнаша.

Ул елның беренче мае Алмазның күңеленә шыксыз, караңгы, бәхетсезлек китергән көн булып кереп кала. Болытлы, кар аралаш яңгыр явып торган көнне Казаннан хат килеп төшә. Хатыны белән улы хастаханәдә. Хатны хатыны исеменә Алмазның ерак туганы Әхмәтнең җәмәгате җибәргән. Ник әле Әхмәтнең хатыны Маринага хат язарга тиеш? Алмаз кызыксынуын җиңә алмыйча, хатны ачып укый. «Мин сине яхшы кызга санап, гел Алмаз белән өемә чакырдым. Ә син җир бит, минем ирем белән себерелеп, бала тапкансың. Әле дә оялмыйча аңа хат язуыңны дәвам иттерәсең…» Конверт эченнән Маринаның Әхмәткә үз кулы белән язган хаты да килеп чыга. «Әхмәт, малаебызның фотосын өеңдә саклама, эшеңә алып барып куй, хатының күрә күрмәсен. Коля шулкадәр үзеңә охшаган, суйган да каплаган инде» дип язган Марина.

– Үлеп яраткан улымның чит кешенеке, алай гына да түгел, якын күреп йөргән абыемныкы икәнлеген белгәч, ничек үрсәләнгәнемне белсәгез икән, – ди Алмаз. – Үзе йөреп арыганнан соң, Марина белән мине таныштырып, аның кыздан котылганын аңладым. Ләкин «кияү» итеп ник мине сайлаганына хәзер дә башым җитми. Мин хатларны алдым да җыенып хастаханәгә киттем. Маринага акланырга урын калмаган иде инде. Ул күз яшьләренә буылып, әле дә шул бәндәне яратуын әйтте. Шуннан эшем – эш, ашым аш булмады.

Төннәрен йоклый алмыйча уйланып, таң аттырдым. Ташлыйсы да китәсе бит инде. Юк  шул, булдыра алмадым, яратуым җиңде. Ә Марина мине акча табучы, гаилә йөген тартучы итеп кенә кубул итте шул. Күпме теләсәм дә, аның тарафыннан җылылык тоймадым.
Шулай күпмедер бәргәләнеп йөргәннән соң аерыла Алмаз хатыныннан. Экспертиза ясатып, малаеның да үзенеке түгеллеген исбатлый. Ләкин күпме тырышса да, хатынын оныта алмый, үзенеке булмаса да, малае да төшләренә кереп аптырата. Бер елдан артык аерым яшәгәч, Марина белән Алмаз кабат кавышалар – язылышып, бергә яши башлыйлар.

Сөйкемсез сөяк
Марина бераз Алмазга карата җылынгандай була. Алмазга да күп кирәкми бит – хатыны аз гына елмаеп караса да, иңнәренә канатлар үсеп чыккандай була, таулар күчерерлек көч, дәрман сизә ул үзендә. Кызлары туу шатлыгына икенчесе – өч бүлмәле фатир алу сөенече дә килеп өстәлә. Гаилә бөтен булсын, авырлык күрмәсен дип көне‑төне эшли Алмаз. Машина, гараж сатып ала, шәһәр читендә дача да җиткерә. Бар нәрсә җитеш кебек. Ләкин өйдәге шыксыз тынлык, ике арадагы салкынлык җанын өшетә. Марина торган саен аннан читләшә, ерагая бара. Алмаз күпме генә ярарга тырышмасын, хатынының хисләрен барыбер уята алмый – гомере буе бөтен барлыгы, тәненең бөтен күзәнәге белән яратып та, сөелә алмаудан да авыры юктыр ул. Сөйкемсез сөяк ул хатыны өчен, сөйкемсез сөяк…

Ул вакыттан соң күпме сулар ага. Малае белән кызы да үсеп буй җиткерә. Маринаның эшендә тоткарлануларына да, хезмәттәшләренең яисә дус-ишләренең атна саен булып торган «туган көннәрен» билгеләп үтүләренә дә ияләшеп бара. Ярар аңа игътибар да итмәсен ди, Маринаның балаларда да гаме булмый.

Аның беркем белән дә сөйләшмичә үз эченә бикләнеп йөрүенә гарык була ир. Хатынының тартырга да һәвәсләнеп киткәнен белгәч, сабыры тәмам төкәнә. Ул тавыш куптара. Тегесе шуны гына көткән диярсең, танышларына барып куна. Икенче көнне исә Алмаз ике атналык командировкага китә. Кайткач, хатыны аерылышыр өчен судка гариза илтеп биргәнлеген әйтә.

– Бу хәбәрне  ишеткәч, коелып төштем. Тыштан сиздермәскә тырышсам да, эчем тулы ялкын иде. Үгетләп тә, ялынып та карадым – файдасыз, барыбер үз дигәнен итте, – ди Алмаз.

Аерылышкач та бер фатирда торуларын дәвам итәләр. Марина балалар белән аралашмый диярлек. Күп вакытта бакчага яки әниләренә дип чыгып югала. Бервакыт Алмаз кызы белән бакчага бара. Ләкин ник барганына үкенә. Маринаны ярымшәрә бер ир белән бакчада әвәрә килеп йөрүен күргән кызы агарынып китә – алар йортка кереп тә тормыйча, кире китеп баралар.

Алмаз үзен куяр җир тапмыйча бәргәләнеп бүлмәдән-бүлмәгә йөргән вакытта хатынының көндәлегенә тап була.

– Минем сүзләремә ышанып та бетмисездер, үзегез укыгач, безнең гаиләнең фаҗигасенең асылына төшенерсез, бәлки, – дип, хатынының көндәлеген миңа сузды Алмаз.

17 сентябрь, 2013 ел. Дүшәмбе.
Ял көннәрен бергә үткәрдек. (сүз сөяркәсе турында бара.) Әниләргә барып килдек. Урманга гөмбәгә бардык. Миңа синең белән шундый рәхәт! Шулай да күңелем нидер сизенә. Сине төшемдә күрдем. Яхшыга түгел дип юрадым. Начар уйларны куып таратасым килә, ләкин анда меңләгән уй… Яраткан кешең булу шундый бәхет бит, аңлыйсыңмы шуны! Синнән башка яши алмыйм мин. Бүген иртәдән бирле шалтыратуыңны көтәм. Төштән соң да шалтыратмадың. Борчылам, үземне куяр җир тапмыйм. Түзәр чамам калмады, тизрәк үтсен иде бу эш көне… Без очраша торган мәйданда тиле кеше кебек сине көттем. Килмәдең. Тагын эчеп исергәнсеңдер инде. Әйт әле, күпме «эчмим» дип сүз бирергә була? Ничек кирәк алай кичне үткәрдем. Иртәгә нәрсә булыр? Өйдә хәлләр үзгәрешсез, ирем нервыларымда уйный.

18 сентябрь, 2013 ел. Сишәмбе.
Төшкә кадәр өметемне өзмәдем әле, шалтыратырсың, килерсең дидем. Төштән соң өметем сүрелде. Иманым камил: нидер булган. Сәгать дүртенче яртыда, ниһаять, вокзалдан шалтыраттың. Яратам дип тәкрарладың. Миңа начар, мин эшемне ташладым, дидең. Көндез эшеңә шалтыраткан идем, кичә дә эшкә чыкмагансың. Югары тонда сөйләштек. Вокзалга чакырдың, эштән китә алмыйм, дидем. Түбән Тагилга китәм дип мыгырдандың. 15 минуттан тагын тавышыңны ишетәсем килә, дип шалтыраттың. Сөйләшү барып чыкмады, син китеп бардың. Ә мин сине җибәрүемә, вокзалга бармавыма үкенеп бетә алмыйм. Сиңа биргән кадәр җылыны, игътибарны минем балаларыма да биргәнем юк. Мин торган саен күбрәк тарта башладым.

Кичен улым кухняга сөйләшергә чакырды. Яткан идем инде. Сөйләшәсем дә килеп тормый. Чыкмадым янына. Яшисем килми… Кем – хаклы, кем хаксыз икәнлегенә һич төшенә алмыйм. Гел синең турыда уйлыйм. Мин чыкмагач, гаиләм җыелып йокы бүлмәмә керде. Ирем, балалар минем белән калачак, диде. Тегеләре дә шуны тели. Мин риза түгел. Алмаз үзгәрүемне, акылыма килүемне сорады. Барыбер ул уйлаганча барып чыкмаячак. Ахыргача көрәшәчәкмен. Акылдан гына язмасам ярар иде, Ходаем. Ирем кабат яныма керде. Малаемның минем белән калуын телим. Аныкы түгел бит ул! Бирешмәячәкмен. Мин көчле хатын. Кул-аякларым дерелди, тынычлана алмыйм. Төне буе йокламадым. Улым янына кердем. Йокыга китеп бара иде инде, сөйләшеп булмады.

19 сентябрь, 2013 ел. Чәршәмбе.
Көне буе синең турында уйлап йөрим. Эчемдә ачу, үпкә кайный. Уйларымны рәткә китерә алмыйм. Эшеңә шалтыратып, сине авырый дидем. Кайтуыңа өметемне өзмим. Шалтыратмадың. Үкенәм. Җир аяк астыннан китә төсле. Бер туктамый тартам, баш әйләнә… Беренче планда – малай мәсьәләсе. Улыма, күпме генә яратсаң да, ул синең әтиең түгел, дип тукып торам. Кыз мине күралмый. Иремнең дә ялынып артымнан йөрүе тәмам туйдырды. Яратмыйм бит мин аны, ничек аңламый икән ул шуны?

Көндәлек шул урында өзелә. Укып бетердем дә Алмазга күтәрелеп карадым – күзләрендә яшь бөртекләре.

– Их, бу ярату сүзләре, бу хисләр миңа, балаларга карата булсын иде. Аллага, ник мине аңа мәхәббәтле булып күренерлек итеп яратмадың, дип ялварам, – диде ир.

Кызгандым мин Алмазны. Ләкин аны юатырга сүзләр таба алмадым. Икесен дә жәлләдем. Ир дә газаплана, хатын күңеле дә үрсәләнә. Күпмедер вакыттан Алмаз фатирны бүлеп чыгып китәргә, үткәннәргә бүтән борылып карамаска, яңа тормыш башларга дигән тәгаен генә бер фикергә килгәнлеген әйтте.

 Эльза ХАММАТОВА (Фото: psuh-ololg.ru)

Чыганак: «Шәһри Казан»  16.09.2014



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.