Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кәкре казык

???????????????????????????????

Яшь чакта безне авылга ярдәмгә җибәрделәр. Басуда яшелчә җыйдык. Атна буе палаткаларда яшәдек, көндез уйнап-көлеп басуда эшләдек, ә кичләрен җыелышып, төрле хәлләр турында сөйләшә идек. Шундый кичләрнең берсендә сүзебез сихер, бозым, каргыш темаларына кереп китте.

“Кызкайларым, бу хәлләрне үзем күрмәгән-кичермәгән булсам, ышанмас идем, – дип сүз башлады ашчыбыз Зәйнә апа. – Мин яшь чакта булды әлеге хәлләр. Без – авылдаш алты кыз, күрше Утрау авылына укырга йөри идек. Унынчы класста укыганда, шул авылның Нәзир исемле бер егете авыл башындагы буш урынга йорт сала башлады. Без үткән-сүткәндә, яшь хуҗа белән тел чарлап алабыз. Сүзне гадәттә усал да, чая да булган Сәлимәбез башлап җибәрә:

– Ай, абыкаем, болын кадәр бу өеңне җыештырырга ике хатын алсаң гына инде…

– Миңа берәү дә җитә. Әнә, теге кечкенә кызыгызны бирсәгез, – дип, авызын ерып, арабызда иң кечкенә Рабигага төртеп күрсәтә егетебез. Рабига, кып-кызыл булып, безнең артка поса.

Сәлимәнең талканы коры:

– Июнь ахырына Рабиганы соратмасаң, аннан колак кагасың. Мәктәпне тәмамлыйбыз! – ди ул.

Мәликәбез, бераз киткәч: “Ул солдаттан кайткач, бер мари кызы белән йөргән, тегесе авырга узгач, аралары суынган, имеш”, – дип куйды.

Язга таба Нәзир безнең авылда кичке уеннарда күренә башлады. Көз көне без шәһәргә укырга киттек, ә Рабига белән Нәзир матур итеп туй үткәрделәр. Бер-бер артлы ике малай тапты Рабигабыз. Ялга кайткан чакларда без аларга кунакка барып йөрдек.

Ике елдан Сәлимә дә кияүгә чыкты. Рабигалар бу туйга соңлап кына килеп керделәр. Рабиганың йөзе бик борчулы иде. Биергә чыккач, без аның белән бераз сөйләшеп алдык.

– Инде өч айлап җаныма урын таба алмыйм. Теге вакытта Мәликәнең әйткәне дөрес булды ахры. Җәй көне буаз тананы ябарга урын булмагач, ишек алдына кәкре торбадан казык кагып, шунда бәйләп куйдык. Беркөнне Нәзир, кайнатам, әткәй абзар салып маташалар иде. Ишек алдына шәһәрчә киенгән, сигез-тугыз яшьләрдәге ир бала җитәкләгән бер хатын килеп керде дә: “Исәнме, Нәзир, бу – синең улың”, – диде.

Нәзир башта ап-ак, аннары кып-кызыл булды: “Юкны сөйләмә, әнә минем улларым кап-кара”, – дип, якында гына уйнаган малайларга төртеп күрсәтте. Шулчак минем: “Улыңны таны, синең чалымнар ярылып ята бит!” – дип кычкырасым килде, тик тавышым чыкканчы, кайнатам балтасын алып, тегеләрне куалый башлады. Шунда хатын борылды да: “Мин Нәзир янына яхшылык белән килгән идем, болай булгач, дөньягыздан әнә теге кәкре казык кына калыр”, – дип әйтеп, чыгып китте. Артларыннан йөгереп чыгып, кире борасы калган да бит, аяклар кыймылдамады.

Без, алты ахирәт, киңәшеп, Нәзир баласына бүләк илтеп бирсен, дигән фикергә килдек. Беребезнең дә кәефе шәптән түгел иде. Шушы аерылышудан соң Рабиганы шактый вакыт күрмәдек, яз көне кызы тууын ишеттек. Бары тик җәйге каникулга кайткач кына сөйләшә алдык аның белән.

Нәзир теге хатын янына барган икән. Тик үзләрен очрата алмагач, бүләкләрен анасына калдырган. Анасы: “Белмим, үчен алмый калыр микән, минем Аня кара эчле бит ул”, – дип әйткән.

Рабига белән бу күрешүебез аның сау-сәламәт чагында соңгы очрашу булды. Көзге каникулларда авылга кайткач әни шаккатмалы хәбәр сөйләде. Нәзир эчә башлаган. Күп эчкәч, җүләрләнеп, балта белән хатынын куып йөргән. Рабига, нервылары какшап, сырхауханәгә эләккән, Нәзирне дә эчүдән дәваларга салганнар.

Алар икесе дә озак кына дәваланып чыктылар. Рабига: “Эчмәсен генә берүк. Янына кайтам, бергәләп бер дигән итеп яшәрбез”, – дип, Нәзирен гафу итте. Шулай итеп, алар тагын бергә яши башладылар. Берзаман Нәзир районга барган җиреннән улын очраткан. Алар берничә мәртәбә очрашып сөйләшкәннәр, малай әтисен гафу иткән, аның белән гел күрешеп торырга теләвен белдергән. Ә бер көнне Нәзир, Артемны ияртеп, безгә керде (мин ул вакытта ирем белән үзебезнең авылга кайтып урнашкан идем инде). Рабига янына алып кайтып, балалары белән таныштырмакчы икән Артемны, бездән киңәш сорый.

Без аларга бергәләп киттек. Рабига Артемны күргәч бераз сискәнгәндәй булды да, үсмерне иңнәреннән кочып, күз яшьләрен сөртә-сөртә: “Бу, балам, әтиеңнең йорты, синең дә йортың була. Менә энеләрең Илшат, Ирфат, сеңлең Ләйсән”, – диде. Шуннан бирле Артем аларга килеп йөри башлады.

Беркөнне Рабига үзен тагын сырхауханәгә күренергә чакыруларын әйтте. Ул көнгә Артем балаларга күз-колак булып торырмын дигән икән.

Икенче көнне Рабиганы машина белән сырхауханәгә алып бардык. Без килеп кергәч, дәвалаучы врач бик аптырады. Ул бернинди чакыру да җибәрмәгән булып чыкты. Җитмәсә, култамгасы да аныкы түгел икән.

Сырхауханәдән чыкканда Рабига кинәт кенә туктап калды һәм читтәрәк торган сары чәчле хатынга төртеп күрсәтеп:

– Артемның әнисе бу. Нәрсә әйтсә дә әйтер, барып сөйләшеп карыйм әле, – дип, аның янына атлады. Артемның атасын кичерүен, аралашып торуларын, Артемның хәзер дә аларда кунакта булуын әйтте. Моны ишеткәч, Аня корт чаккандай Рабиганы этеп җибәрде дә: “Юк, юк!” – дип кычкырып тышка атылды. Аның бу кыланышына без аптырап калдык, күелгә шом керде, тизрәк кайтырга ашыктык.

Авылга җитәрәк төтен күренде. Рабигалар урамына халык тулган иде. Я Хода! Дустыбызның йорты урынында утлы кисәүләр генә торып калган. Җирдә нәрсәнедер җәймә белән ябып куйганнар. Рабига, үзен тотып торган кешеләрдән ычкынып, шул җәймә янына йөгереп килде. … Анда күмергә әйләнгән дүрт бала гәүдәсе ята иде. Артем, өч туганына ялкын тидермәскә тырышып, барысын бергә кочаклап, җан биргән. Сабыйларын коткара алмыйча өметсез калган Нәзир ишек алдындагы кәкре казыкка асылынган…” – дип сүзен тәмамлады Зәйнә апа.

Кифая ХӘКИМОВА. Башкортстан, Дүртөйле авылы. 

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №20-21 16.02.2010



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.