Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ата каз каргышы

get

Авылларда каз өмәсе гөрли! Әле бер өйдә, әле икенчесендә уңган апалар, киленнәр каз йолкый, әбиләр тәбикмәк пешерә… Үткән ялларда авылга кайткач, без дә каз өмәсенә эләктек. Шөкер. Тик… Бу өмә узган җәйдә булган күңелсез хатирәләрне яңартты.

Әллә каргыш, әллә язмыш?!

Әллә нинди булды быелгы җәй!

…Июнь башлары иде. Җәйге сесссиянең бер-ике имтиханын биреп, авылга кайтып төштек. Печәнгә иртәрәк әле – өйдә эш юк кебек. Әти белән әнинең генә эчләре поша: ана казыбыз бер туктамый йомырка сала икән. Күрше казлары күптән утырып бәби чыгарган, ә безнекенең 60тан артык йомыркасы бозылып ята. Нишләргә? Әни әтигә: “Урамда каз бәбкәсе сатып йөриләр. Әллә алып, казга кушабызмы?” – диде. Әти: “Ничәне алабыз? Күпме бирим?” – дип, яшереп куйган акчасын чыгарды. Әни дәшмәде. Икесе дә телевизордан бушаган тартманы тотып, урамга ашыктылар. Алганнар: сап-сары 13 каз бәбкәсен өйгә кертеп тә урнаштырдылар. Инде бәбкәләрне ана казга кушасы гына калды.

Нигәдер ана каз башта ук яңа “балаларын” яратып бетермәде: әле берсен чукый, әле икенчесенә “менеп төшә”. Алай дисәң, ата каз бәбкәләрне үз итте – туйганчы биеде!

Икенче, өченче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Дүртенче көндә исә, әни түзмәде – катгый карарга килде: “Ана казны суярга кирәк. Бәбкәләрне ата каз ияртеп йөртер әле”. Әти: “Казны юк итәсең килсә, әнә, башка кешедән суйдыр – мин суймыйм!” – дип, котылды. Әни аптырап калмады, күрше Илкам абыйны чакырып, ана казны теге дөньяга озаттылар. Хуш!

Гөл көтсәң, көл була дигәндәй, сөйгәне җан биреп ятканны, ата каз койма ярыгыннан күзәтеп торган икән. Әнигә бик рәнҗегән иде ул. Менә шунда башланды да инде бөтен мәхшәр! Әни каз чистартканда каз суйган пычак белән бармагын кисте. Әллә ялгыш, әллә язмыш, әллә каргыш инде? Моның белән генә аның газаплары бетмәде. Кичтән әти эшкә иртәрәк китү сәбәпле, бәйдәге бозауны әнигә алып кайтырга туры килде. Без өйдә савыт-саба җыештырып йөрибез, ул бозау артыннан китте. Бер мәлне авырткан бармагын тотып, әни йөгереп керде. Уфтана, сызлана, үзе нидер сөйләнә: “Барысына да ата каз гаепле!” – ди. Баксаң, әни бозауны алып кайтканда, ата каз бозауның койрыгына ябыша да, мескен хайван корт чаккандай алга җилдерә. Авырткан бармак бозауның бавына сыдырылып, җәрәхәтләнә…

Мескен бармак көннән-көн ныграк шеште. Әни ата казны, ата каз әнине күралмады. Без исә бер генә фикердә идек: ата каз каргышы бу!

Әнисез иртә ни китерә?

Әни сырхауханәдә! Иртәгә беренче печәнне алып кайтасы, ике сыерны савып көтүгә озатасы бар, 24 тавык, 50 бройлер, ике үгез, бәбиләр… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, иртәгә әти дә тәүлек буе эштә булачак… Кыскасы, эшле табада биисең килсә, авылга кайт!

Иң беренче эш итеп, бармак калынлыгындагы дәфтәрдә “Эш көндәлеге” ачып җибәрдек. Мондый “бәхет” һәркемгә дә тәтеми, эшләребез тарихка кереп калсын, янәсе!

8 июль, 2006 ел. Беренче эш көне.

Иртәнге 3:40. Дөм караңгы. Күрше егетләре төнге “гулянка”дан кайтып килә. Без ике сыерны саварга чыктык. Кара сыер зәһәррәк – типсә, үтерәм дип тибә торганнардан. Кызыл сыер йомшак холыклы, имчәкләре генә бераз катырак. Апа буларак, карасына үзем алындым. Әй, савабыз инде ярыша-ярыша! Инде савып бетерәм дигәндә генә, китереп типте бит! Миңа түгел, чиләккә… Бозау сөтсез калды. Күрше лапастан сеңлемнең ыңгырашкан тавышлары ишетелгәли: “Акча эшли башласаммы! Беренче эш хакына әнигә сөт саву аппараты алып бирәм, билләһи!” Сыер “кәкәйле” койрыгы белән битен сыйпады, ахры…

5:30. Рәхмәт яугыры, күрше апалары сыерларыбызны көтүгә озата китте. 6 литр сөт сөздек.

6:00. Эткә, ике песигә сөт эчерттек. Су буеннан тавык-чебешкә ике чиләк кычыткан җыеп кайттык – әтинең фәрманы. Сеңлем тавыкларга көрпә болгатырга келәткә кереп китте. Мин бәбиләрне ашатып, ата каз белән урамга чыгарып җибәрдем. Кара син аны, ысылдаган була! Әнине сырхауханәгә “озатты” да…

6:35. Бозауны чыгарып бәйләргә кирәк! Беребез бозауга ипи каптырып барды, икенчебез – бавыннан сөйрәде. Үгез астын тазартып тормадык.

7:10. Телефон чылтырады – әти икән:

– Көтүгә йоклап калмадыгызмы? Ни… Кура җиләген җыярга кирәк, кичтән егетләр печән алып кайтырга тиеш. Ашарга әзер булсын…

– Ярар.

7:13. Тагын телефон. Әти дисәк, күрше Мөнәвәрә әби икән. “Кызлар, иртәгәгә сөт өсте аерта алмассызмы, Петербургтан кызларым кайта”, – ди…

… Төгәл вакытны хәтерләмим, чөнки әбәдкә тикле бәрәңге бакчасында “казындык”, алгы бакчадан кура җиләге ашадык. Әлсерәтте: чәй эчеп алырга кирәк.

13:00. Ихатадагы бөтен мал-туарның әбәд вакыты – “рәхәтләндек”!

14:20. Кыт-кытыйк! Тавыклар җырлый-җырлый йомырка сала. Сеңлем күлмәк итәген бөтереп, 20 йомырка алып кергән. Җитмәсә: “Апам, сәндрәдә кызыл тавык 8 чеби чыгарган. Нишләтәбез?” – ди.

16:45. Печән кайта! Тиз генә токмач киселде, җиләк бәлешенең хуш исе өйгә таралды.

20:00. Тавык-чебине, бәбиләрне, бозауны… – барысын да яптык кебек. Сыерлар инде – биләмче, тугызларсыз кайтмыйлар. Иртәгегә болгатып бирер өчен газга бер чиләк бәрәңге утырттым. Сүндерергә онытмасак инде.

21:00. Чебен-черки ише белән “чиләнеп” сыер саудык. Бу юлы кара сыер типмәде, әллә үзем остардым?

21:40. Сөт сорап күрше апасы кергән. Өч литр сөткә 15 сумын суза. Эх, үз ихтыярым булса, 50 сумга да сатмас идем шул сөтне. Сыер асрап карамаган кеше аңлыймыни аны!?

21:50. Тәрәзәгә карасам, иптәш кызлар эре-эре атлап, дискотекага ашыга. Мин кер үтүклим. Сеңлем… Кухняга чыксам, сепараторның төрле ягыннан сөт сиптерә. Сеңлем сөт әрәм булмасын диптер, өстәл тирәли идәнгә савытлар тезгән. Питер кунакларын сөт өсте белән сыйлыйбыз, имеш!

24:00. Кулым язмый. Йокы килә. Ходаем, иске өйдәге бәрәңгене сүндерергә онытканмын бит!

Икенче көнне әти эштән кайткач, эшләр бераз җайлашты. Шулай да, боларның барысына да әни берүзе ничек җитеште икән?!

Сырхауханәдә

Чибәрләнгән әни: яшәреп киткән, күзләреннән нур бөрки, кытыршы куллары йомшарган. Эштән бөгелгән авыл хатыны димәссең! “Ял сиңа файдага булган, әни”, – дигәч, бүлмәдәше турында бер кызык сөйләде:

– Беркөн бүлмәбезгә күрше авылдан килгән бер хатынны урнаштырдылар. Чирен табалмыйлар гына бит! Теш табибына, гинекологка да кертеп карадылар – юкка. Бер мәлне бу хатын урыныннан гел тормас булды – өч көн рәттән йоклады! Табиблар пошаманга төште. Ә дүртенче көнне ул бер нәрсә булмагандай киемнәрен җыйды да өенә кайтып китте. Бу очрактан соң, табиблар: “Авыл хатыннары сырхауханәгә йокы туйдырыр өчен килә”, – дип, шаярталар.

Чыннан да, табиблар сүзендә хаклык бар ич. Йокыга туена алмаган авыл хатыны нишләсен? Хәер, язмыш уйнавы белән йорт-җир җилкәләребезгә “аумаган” булса, бәлки без моны аңламаган да булыр идек.

Ата каз каргышы берәгәйле булды, күрәсең. Июль ахырында әнинең бармагын кистеләр! Бармаксыз каласын белсә, ул ана казны суйдырмаган булыр иде дә бит… Хәзер казны терелтеп, киселгән бармакны ялгап булмас шул.

Рәмилә һәм Альбина ГАЗИЗУЛЛИНАЛАР, КДУ студентлары.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №60, 18.11.2006

 



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.