Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Бала табу йортында алышынган улым белән 25 елдан соң очраштым

2012-12-20 14.52.01

Ана белән бала. Шушы ике кеше арасындагы мөнә­сәбәтләр эченә никадәр наз, ярату, бәхет сыйган. Аларны беркайчан, бернәрсә дә аера алмас кебек. Әмма кайчакта тормыш адәм балаларына көтелмәгән сюрпризлар әзерләп куя, чәчләрең үрә торырлык була. Менә көннәрнең берсендә сезгә балагыз үзегезнеке түгел дип әйтсәләр, нишләр идегез? Гомер буе яратып, иркәләп, назлап кына үстергән балагызның чын әнисе башка кеше булуын белгәч, аны эзләп чыгып китәр идегезме, балагызны тугыз ай буе карынында йөрткән кешесе белән очраштырыр идегезме?

…26 ел элек Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 8нче бала табу йортында ике малайны алыштырганнар. Табибларның мәгънәсезлеге, ваемсызлыгы аркасында 1986 елның июлендә ике хатын биләүләренә чит баланы биләгән һәм быелга кадәр бу ялгышлык турында белмичә яшәгән. Бары тик 2012 елның январь аенда гына чын дөреслек ачылган.

Эзләү
Флюра Фазлыева белән Разыя Факарованы “ашыгыч ярдәм” бер бала тудыру йортына алып килгән. Ул көнне Дәрвишләр бистәсендәге бу хастаханәдә 15 малай һәм 1 кыз дөньяга килгән. Балаларны имезергә биргәч, Флюра ханым нидер сизенгән, шәфкать туташына: “Бу минем бала түгел, миңа үземнең баламны китерегез”, – дип чәбәләнгән. Үзе кара кучкыл тәнле булгач, ап-ак тәнле малайның үзенеке булуына ышанасы килмәгән аның. Әмма шәфкать туташы аның белән артык назланып тормаган, кырт кисеп: “Кулындагы язуында сезнең фамилия бит, сезнеке булмыйча, кемнеке булсын!” – дигән. Күңелендәге шикләре таралмаса да, әни кеше баланы куенына кыскан. Җитмәсә, бала табу йортыннан кайткач, баланың бер дә үзләренә охшамавын туган-тумача да сизеп алган. Ире аграк тәнле булгач, сабые аңа охшагандыр дип, Флюра үзен тынычландырырга тырышкан. Әмма үсә төшкәч, Илшатның үз-үзен тотышын, характерын күреп, әни кешенең күңелен теге шикләр тагын да кытыклый башлаган. ДНК анализы ясатып булуын ишетеп белсә дә, хатынның әлеге адымга барырга кыюлыгы җитмәгән. Ничек итеп үзең үстергән баланы җитәкләп хастаханәгә алып барып: “Бу минеке түгел бугай”, –дип әйтәсең инде!
Әмма Илшат өйләнеп, аның баласы тугач, әби булган Флюра ханым тагын сагаеп калган. Анысы булса да, үзләре кебек кара кучкыл тәнле, кара чәчле бала дөньяга килер дип көткәннәр, әмма сап-сары башлы малай туган.
2011 елда Флюра ханым авырып китеп, аңа кан кирәк булган. Шул чакта кечкенә улы Илшат аңа кан бирергә барган һәм табиблар Илшатның каны әнисенә туры килмәвен күреп: “Сезнең балагызда андый төркемле кан булырга мөмкин түгел!” – дип Флюра ханымның котын алган. Шуннан соң хатын ДНК анализы ясатырга тәвәккәлләгән. Әлбәттә, уйлаган эше турында улына әйтмәгән, ниндидер сәбәп тапкан булып, аны кан бирергә алып барган, ә күпмедер вакыт узгач, табиб аларның әни белән ул түгеллекләрен хәбәр иткән.
Шушы мизгелдә Флюра апаның нинди хисләр кичерүен күз алдына да китерә алмыйм. Шикләнүен шикләнгән инде, әмма шикләре чынлыкка туры килгәч, яраткан улында үзенең каны акмавын белгәч, нәрсә уйлады икән ул? Берәү булса, кеше сүзеннән яки улын югалтудан куркып, бу хакта сөйләнеп йөрмәс иде. Ә бу олы йөрәкле ханым җир бетереп Илшатның чын әнисен һәм, ниһаять, үзенең чын улын эзләргә керешкән. Әлбәттә, үзенең нинди эшләр майтарып йөрүен улына сөйләмәгән, ире белән генә киңәшләшкән.
Гөнаһ шомлыгы, теге бала табу йортын 2005 елда ябып куйганнар, җитмәсә, архивны су басып, теге вакытта кемнәр бала табуы турындагы мәгълүмат та юкка чыккан. Таныш-белешләре аша ЗАГСтан ул көнне туган 10 баланың ата-анасының адресларын юнәтеп, гап-гади хатын чын шымчылар кебек эзләү эшләренә керешкән. Бу хатын: “Мин 1986 елның 3 июлендә бала таптым һәм 25 ел узгач, баламның үземнеке түгеллеге ачыкланды. Сез дә балагызны үзегезнеке түгел дип шикләнмисезме?” – дигәч, теге кешеләрнең ничек аптыравын күз алдыгызга китерәсездер. Әмма ул балаларның фотоларын карап, Флюра апа аларда үзенең һәм иренең чалымнарын тапмаган. Әллә кыз бала таптым микән дип, ул хәтта улы белән бер көнне туган кызны да эзләп барган, тик ул кыз бөтенләй аларга охшамаган булган.
Исемлектә бер генә адрес калган. Инде эзләп табуында өметләре сүрелә үк башлаган аның. Теге адрес буенча барып, хуҗаларын тапмаган. Күршеләре Факаровларның берничә ел элек күченеп китүен, ә 1986 елда туган улларының фаҗигале төстә үлүен хәбәр иткән. Шулай да, Флюра ханым үзе белән бергә бала табу йортында яткан Разыя Факарова белән очрашырга уйлаган.
Сигез ел элек 18 яшьлек җиләк кебек улын җир астына илтеп салган Разыя Факарова бу хатын шалтыраткач, ни еларга, ни көләргә белмәгән.
– Телефоннан үзенең улын эзләвен әйткәч, аптырап киттем, – ди Разыя апа. – Үз балалары түгеллеген ничек 25 ел үткәч кенә белделәр икән, дип аптырадым. Төпчек улым Айдарны югалту кайгысыннан башым тәмам томаланды, яшиселәрем килмәде. 8 ел эчендә аны уйламаган, еламаган бер генә көнем дә юк бит! Һәм көннәрнең берендә миңа: “Сезнең улыгыз минеке түгел микән?” – диләр. Бу кешеләрнең хәленә кереп, алар белән очрашырга ризалык бирдем, әмма Айдарымның үземнеке икәненә шигем бөтенләй юк иде, ышанмадым. Карарлар да, үзләренә охшатмыйча, китәрләр дип уйладым. Әмма Флюра мәрхүм улымның фотосын күрүгә: “Бу минем улым!” – диде. Чын улын эзләгән вакытта Айдар аның төшенә кергән икән. Җитмәсә, Айдар Флюраның иренә һәм аларның олы улларына бик тә охшаган.
Фазлыевлар Илшатның фотосын күрсәткәч, Разыя апа имәнеп киткән. Олы улларына шуның кадәр охшаса да охшар икән! Әмма төсмерләр охшашлыгы гына җитми, дәлилләр кирәк! Фазлыевлар Разыя апага ДНК анализы ясатырга тәкъдим иткән, ул ризалашкан. Нәтиҗәләр Илшат белән Разыя апаның аналы-уллы икәнен тәгаен күрсәткәч, хатынның күзләрендә бәхет чаткылары күренгән. Башта ирен, бер елдан соң улын югалтып, тормыш мәгънәсен җуйган хатын чын улы белән очрашу турында хыялланып яши башлаган.

25 елдан соң очрашу
Илшатның чын әнисен тапкач, Фазлыевлар аңа бу хәбәрне ничек җиткерергә дип озак баш ваткан. Тик торганда янына килеп: “Улым, син безнең улыбыз түгел, синең үз әниең бар”, – дип әйтеп булмый бит! Үстергән баласына андый сүзләр әйтү ата-анадан күпме көч, сабырлык сорый! Башта Флюра ханым яңалыкны Илшатның хатыны Ләйсәнгә җиткергән. Ә Ләйсән өчен бу алай зур яңалык та булмаган икән, чөнки ул дөреслекне барысыннан да алдарак белгән.
– Каенанам үзенең шикләре турында аңарчы да сөйләде, – ди Ләйсән. – “Бу безнеке түгелдер”, – дигәнен ишеткәләгәнем булды, әмма моны җитди сүз дип кабул итмәдем. Әмма бер күрәзәче минем кулымны тотып карагач: “Ул аларның үз балалары түгел. Тик син беркемгә дә бу турыда сөйләмә, оныт. Барысы да үз җае белән беленәчәк”, – диде. Мин ул чакта әлеге күрәзәченең сүзенә ышанып та бетмәдем, ул турыда онытырга тырыштым. Әмма каенанам миңа шул хәбәрне җиткергәч, күрәзәче әйткәннәр кылт итеп исемә төште.
Шул ук көнне Илшатның әти-әнисе йортында җыелыштык. Өстәл артында ашап-эчеп утырганда Илшатның әтисе: “Улым, без синең чын әниеңне таптык”, – диде. Мескен  ирем нишләргә дә белмәде, күзенә яшь тыгылса да: “Сез бит минем әти-әнием”, – дип әйтә алды. Ул минутта Илшатның нинди хисләр кичерүен күз алдына да китерә алмыйм, бик авыр булгандыр аңа. Әмма ул бу яңалыкны кабул итә алды, чын әнисе белән очрашырга да ризалашты.
Очрашуга Разыя апа ике улы белән килгән. 25 ел элек йөрәгеннән өзелеп төшкән, әмма бер тапкыр да сөяргә өлгермәгән улы белән күрешергә барганда йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типкән. Олы улы аңа: “Әни, керүгә аның муенына асылынма! Егетнең үстергән әти-әнисе бар!” – дип, бераз хисләренә су сипкән.
– Ул очрашуны мәңге онытасым юк, – ди Разыя апа. – Ишектән килеп керүгә кочаклаштык, аннары аннан күземне дә ала алмадым. Бигрәк олы улларыма охшаган бит ул, ә улы Эмиль койган да куйган безнең нәсел инде! Хәзер ешрак очрашырга, аралашырга тырышабыз. Мин Илшатка “улым” дип дәшәм, әмма ул әлегә “әни” дип әйтә алмый. Мин аны аңлыйм. 25 яшеңдә “бу синең әниең” дип чит хатынны алып килсеннәр әле! Аңа ничек шундук “әни” дия алырсың?! Илшатка җаны белән минем аның әнисе булуымны аңларга кирәк, бәлки соңрак әйтер әле. Минем бик тә аннан бу сүзне ишетәсем килә һәм күпме кирәк, шуның кадәр көтәргә ризамын.
Ни гаҗәп, олы уллары сары булып, кечесе чем-кара чәчле булса да, Факаровлар беркайчан да Айдарда үзләренең каны агуына шикләнмәгән. “Бала табу йортыннан алып кайткач, төне буе йокламады, гел боргаланды, тотып торып та булмады, борчылды. Ул минем үз әнисе түгеллегемне сизенгәндер дим, – ди Разыя апа. – Ун айга кадәр тынычсыз булды, йокы күрмәдем. Аннары гына тынычланды. Айдарым бик яхшы күңелле, әйбәт бала булып үсте. Өченчесе кыз булмасмы дип тапкан идем дә бит, Ходай бирмәде. Төпчек улым миңа өй эшләренә булышып үсте: керен дә юды, өен дә җыештырды, бик тыйнак, оялчан иде. Әмма Ходай шулай язгандыр, 18 яшьлек чагында аны югалттык. Бу кайгыны барыбыз да бик авыр кичердек. Берничә ел ул фатирда газапландым да, аннан күчендем. Аллага шөкер, олы улларым мине ташламады, гел янәшәмдә булдылар. Икесе дә бик акыллылар, хәзер инде менә гаиләбез ишәйде, Илшатыбыз табылды. Бу ачы шатлык дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Чөнки бу хәл барыбызның да йөрәкне яралады. Илшатны үстергән ата-анага да, Илшатның үзенә дә авыр. Әгәр Айдар исән булса, бәлки бу вакыйга шатлыклырак та булыр иде, Флюра үзенең улын күкрәгенә кысар иде…

Әй, язмыш-язмыш…
Разыя апа, Илшатның гаиләсе белән очрашкач, шунысына игътибар иттем: Илшат бик сабыр, тыйнак һәм тәрбияле егет. Ул үз язмышы белән килешкән кешегә охшап тора, ә бәлки эчендәгесен яшерә торгандыр.
– Мин болай булуына бер дә үкенмим, туганнарым күбәйде бит, – ди ул, елмаеп. – Хәзер ике әнием, өч абыем булды. Рөстәм исемле олы абыем белән бергәләп йорт төзибез, бергә эшлибез. Барысы белән дә ярдәмләшеп яшибез, Аллага шөкер.
– Яңа гаиләңне тапкач, искеләрен онытып бетермисеңме? – дип сорадым, түзмәдем.
– Юк, алар белән безнең арада берни үзгәрмәде. Минем өчен әти белән әни элеккечә әти-әни булып кала, абыем да бик якын, – диде Илшат.
Шунысы кызык: бу ике гаилә гомер буе гел якын-тирәдә кайнашкан. Разыя апаның да, Флюра апаның да әти-әнисе Урал якларында яшәгән һәм ике гаилә дә җәй саен шунда кунакка йөргән. Яшәүләре дә бер тирәдә булган: хәтта малайларны бер балалар бакчасына биргән булганнар, тик соңыннан Илшатны икенчегә күчергәннәр. Айдар белән Илшат икесе бер гимназиядә параллель классларда белем алган, якын дуслар булмасалар да, бер-берсен белгәннәр. Фазлыевларның һәм Факаровларның олы уллары күрше йортларда гына яши… Шуннан соң язмыш юк дип әйтеп кара син!
Ә Факаровлар үз улларының каберенә барып йөри икән. Бер көндә – 3 июльдә туып, хәзер чардуган астында яткан Айдар белән аны үстергән әтисе дөреслекне белмичә бакыйлыкка күчкән. Разыя апа икенче улын иренең 35 яшьлек туган көнендә тапкан булган…
Озак еллар узганнан соң да дөреслекнең күзенә карарга курыкмаган Флюра апага сокланам мин. Әллә каян, әллә кемнәрне эзләп табып, барыбер мәсьәләнең төбенә төшкән. Шундый язмышка дучар булган Фазлыевларга да, Факаровларга да түземлек телисем килә. Ә аларның шундый сынаулар аша үтүенә сәбәпче булган, ваемсыз, игътибарсыз медицина хезмәткәрләренә ни дип әйтергә дә белмим. Шулай кеше язмышы белән уйнарга кем рөхсәт иткән аларга? Кем белгән, бәлки үз гаиләләрендә тәрбияләнгән булсалар, егетләрнең язмышы бөтенләй башка борылыш алыр иде. Минемчә, бу зур ялгышны эшләгән кешеләр үз җәзасын алырга тиеш. Хәзерге вакытта Илшат судка гариза бирергә әзерләнә. Гаеплеләрне эзләп табу кыен булыр, билгеле. Әмма тырышсаң, әллә ниләр эшләргә мөмкин. Кем белгән, бәлки бу бала табу йортында бер Айдар белән Илшатны гына алыштырмаганнардыр. Арабызда шул хастаханәдә  бала табып, чит кеше сабыен үстерүчеләр бардыр…

Автор: Рәзилә РӘСИМ

Чыганак: «Акчарлак»  10.01.2013



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.