Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Башта исемен сорыйм

i

Минем язмышым бик сәер. Юлымда Дима исемле егет очраса, барысы да кирегә китә, күңелсез хәлләргә дучар булам. Беренче мәртәбә Дима исемле егет белән 20 яшемдә таныштым. Ул начар холыклы булып чыкты: көнләште, кул да күтәргәли иде. Без аерылыштык. Күп тә үтмәде, юлымда тагын бер Дима очрады. Иптәш кызларым белән Казанга килгәч, Бауман урамында таныштык. Ул ялгызы гына эскәмиядә сыра эчеп утыра иде, мине магнит кебек үзенә тартты. Сүз иярә сүз чыгып, ул Дима исемле икәнен әйтте. Моңа артык исем китмәде. Без очраша башладык. Ләкин Диманың хатыны белән аерылышкан чагы булган икән, ул минем белән күңелен юатыр өчен генә йөргән. Без бергә көннәрне, төннәрне үткәрдек, ләкин арабызда һәрвакыт аның хатыны торды. Шулай итеп, аның белән дә араны өзәргә туры килде.

Берничә айдан соң бер офиска сәркатип булып эшкә урнаштым. Егетләр арасында эшләве күңелле! Арадан берәү миңа гел “күз кысып” йөрде. Исеме Дима булып чыкты. Монысы инде өченче дип уйлап куйдым. Дима белән очраша башлаганда, барысы да яхшы кебек иде. Ләкин тора-бара аның миннән әҗәткә акча сораулары, сыра эчәргә яратканы җенемне чыгара башлады. “Булды, җитте, бүтән килмә. Синең белән очрашасым килми!” – диюемә, аның исе китмәде һәм, шуны гына көткәндәй, “китеп” тә барды.

Күпме егетләр белән танышсам да, берсе белән дә бер генә көннән артык очрашканым булмады.

Бервакыт эшкә барырга дип, юлда машина “тотам”. Килеп туктады бер иномарка. Рульдә сөйкемле генә егет. “Әйдә, утыр, кая барасың?” – дип елмая. “Казанга”, – дидем. Юл буе сөйләшеп бардык. “Менә бу ичмасам ир, мондыйлар безгә карамыйлар шул”, – дип уйлап кына бетердем, бу минем исемемне һәм телефон номерымны сорады. Мин әйттем. “Ә сезнең исемегез ничек?” – дип соравыма, ул: “Дима”, – диде. Гаҗәп! Тагын Дима! “Чираттагы Дима – чираттагы күңелсезлек. Ярамый!” – дидем үземә-үзем. Ул мине Казанга илтеп куйды. Икенче көнне Дима чылтыратты һәм кафега чакырды. Бер атнадан соң, без ресторанга кереп утырдык, тагын бер атнадан ул мине дачасына алып барды. Ул шулкадәр игътибарлы, мине хөрмәт итә. Үзе укымышлы, тыныч холыклы кеше. Моңарчы күпме Дималар белән таныш идем, берсе дә бу Диманың кисеп ташлаган тырнагына да тормый. Димәк, исемдә түгел михнәт! Бәлки язмыш миңа шуны аңлатадыр!

Вера. Югары Ослан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №30, 07.19.2006



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.